Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне. 06.11.2023

6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне. Моннан 28 ел элек, 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә, Татарстанның Дәүләт Советы республикабызның төп канунын кабул иткән иде. 6 нчы ноябрь – милләтебез өчен олы һәм һаман да әле мөһимлеген югалтмаган көн буларак билгеләп үтелә. Барлык милләттәшләребезне әлеге истәлекле көн белән котлыйбыз!
-
4 ноябрь- халыклар бердәмлеге көне! 04.11.2023

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә.
Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.
Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән.Шул уңайдан, классларда “Халыклар дуслыгы-тынычлыкның нигезе” дип исемләнгән мәгълүмати-танып белү сәгате уздырылды. -
"Нәрсә? Кайда? Кайчан?" 31.10.2023

"Нәрсә?Кайда?Кайчан?" уенында катнашып, 8 сыйныф укучылары Зиятдинов Мирсәит һәм Вәлиев Рүзәл 1 ,3 урыннарга лаек булдылар.Молодцы,балалар!
-
Уңыш бәйрәме. 27.10.2023

Башлангыч сыйныф укучылары белән "Көзматурда кунакта"булдык.
-
"Көзге батл" 26.10.2023

Укучыларыбыз бүген "Көзге батл"да очрашты.Алар командаларга бүленеп,көз темасына булган сорауларга җавап бирделәр,ребуслар,кроссвордлар чиштеләр,яшелчәләр турында сөйләделәр,аларга реклама ясадылар,шигырьләр иҗат иттеләр,җырладылар.
-
Очрашу. 26.10.2023

Психолог Э.Р. Хадиева белән очрашу.
-
Кабатлыйбыз. 25.10.2023

Укучылар каникулга китәр алдыннан юл йөрү кагыйдәләрен кабат исләренә төшерделәр
-
Ата-аналар җыелышы 25.10.2023

Бүген чираттагы өти-әниләр җыелышы үткәрелде.Җыелышта уку-укыту,тәрбия һәм бу өлкәләрдәге яңалыклар белән таныштырылды
-
Котлыйбыз! 21.10.2023

Район күләмендә үткәрелгән волейбол ярышларында укучыларыбыз 1 нче урын яулап кайттылар. Котлыйбыз!!!
-
Молодцы! 20.10.2023

Участвовали в районных соревнованиях по армспорту среди учащихся общеобразовательных школ Арского муниципального района. Заняли призовые места Нуриев Инсаф 1 место, Валиев Рузаль 1 место, Зиятдинов Мирсаит 3 место, Гарипова 3



















