Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Доброгод акциясе 20.04.2018

Доброгод акциясе башланып китте,буген марш добра көне
-
ВПР 19.04.2018

Бүген 5 нче класс укучылары - математика фәненнән, ә 4 нче класс укучылары - рус теленнән Бөтенроссия тикшерү эше эшләделәр.
-
Әти-әниләр җыелышы 13.04.2018

12 апрельдә чираттагы әти-әниләр җыелышы үткәрелде.Җыелышта район башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Нигматуллин Н.К. катнашты.Нил Камбилович әти-әниләр белән җәйге чорда яшүсмерләр арасындагы тәртип бозуларга профилактик әңгәмә үткәрде. Җыелышта шулай ук, “Интернет-зыянмы,әллә файдамы?”дигән тема белән тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шакирова Л.М. чыгыш ясады.Ләйсән Мансуровна “Компьютер уеннарына бәйлелек ни китерә?”,интернет дөньясы белән яшәгән яшь әниләр өчен “Интернетыңны сүндер!”дип аталган гыйбрәтле видеороликлар тәкъдим итте. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гарипова Л.М.укытуга кагылышлы мәсьәләләр турында чыгыш ясады.Директор Нуретдинов Ә.Г.мәктәптәге эшнең торышы турында сөйләде,еллык эшкә анализ ясады.Әти-әниләрне кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.
-
12 апрель- Космонавтика көне 12.04.2018

12 нче апрель - Космонавтика көненә "Күктә ниләр бар икән?" дигән темага рәсем конкурсы үткәрелде.
-
Кошларны каршы алдык 11.04.2018

Күкчә Бирәзә башлангыч мәктәбе укучылары кошларны каршы алырга бик тырышып әзерләнделәр. Аларга булышкан әтиләренә, абыйларына да зур рәхмәт!
-
Кошлар - безнең дусларыбыз! 11.04.2018

1906 елдан башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә. 1906 елның 1 апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела, ә Россия моңа 1927 елда кушыла. Шулай итеп, безнең илдә 1927 елның 1 апреленнән башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән.
Мондый бәйрәм яз көне билгеләп үтелә, чөнки нәкъ менә шушы вакытта канатлы кошлар туган якларына карата бөек мәхәббәт хисләрен уяталар. Яз көне бөтен табигать җанлана, яңадан туа. Кояш яктырак һәм күңеллерәк карый башлый, йомшак җил иркәли, өлгереп җитмәгән чирәм өлгерә, агачларның бөреләре бүртә. Күчмә кошлар туган якларына әйләнеп кайталар.
Шул уңайдан, 11 апрель көнне биология укытучысы Р.З. Гайнетдинова “Безнең уен” бәйгесен үткәрде. Уенда 8 класс укучылары – Г. Нургалиева, И. Минһаҗева һәм И. Шакиров катнаштылар.Укучылар кошлар турындагы белемнәрен аларның тавышлары аша да,халык авыз иҗаты әсәрләре ярдәмендә дә, җырлар аша да күрсәттеләр, баллар тупладылар. Нәтиҗәдә 3 урынга Гөлия, 2 урынга Илинә, ә беренче урынга Илсаф лаек булдылар.
-
Финанс белемнәрен тикшерәбез. 10.04.2018

Бүген Чиканас башлангыч мәктәбе укучылары үзләренең финанс буенча белемнәрен тикшерделәр.Тест биремнәре үтәп, уртача нәтиҗә ясадылар.
-
Финансовая грамотность 09.04.2018

В Верхневерезинской НОШ провели урок финансовой грамотности.
-
Антинаркотическая акция «Будь готов! Скажи, нет!» 07.04.2018

7 апреля члены отряда «LЭViS» здоровьесберегающего проекта «SаМоSтоятельные дети» организовали и провели антинаркотическую акцию «Будь готов! Скажи, нет!», посвященную Всемирному Дню здоровья.
Участники акции с жителями села провели викторину «Знаешь ли ты закон?», объяснили, что любые действия с наркотиками являются уголовно наказуемыми: будь то приобретение, хранение, транспортировка, продажа, организация потребления, изготовление, склонение к употреблению.
Они призвали всех вести активный, здоровый образ жизни, воспитать в себе силу воли и отказаться от вредных привычек. Проведя разъяснительную работу, ребята собрали подписи «С извлечениями из Закона ознакомлен», как подтверждение активной позиции жителей села. -
7 апрель -Бөтендөнья сәламәтлек саклау көне 07.04.2018

Балаларның сәламәтлеген саклау – җәмгыятьтә иң әһәмиятле юнәлеш, чөнки сәламәт бала – ил киләчәге. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы билгеләмәсе буенча, сәламәтлек – авырулар яки физик кимчелекләр булмау гына түгел, ә физик, психик, социаль яктан уңышка ирешү. Кешенең сәламәтлеге , беренче чиратта, яшәү рәвешеннән тора. Сәламәт яшәү рәвешенә түбәндәгеләр керә: 1. Уңай социаль тирәлек 2. Рухи-әхлакый камиллек 3. Хәрәкәт 4. Чыныгу 5. Рациональ туклану 6. Шәхси гигиена 7. Начар гадәтләрдән баш тарту 8. Уңай эмоцияләр. Мәктәптә сәламәтлек саклау технологияләре шәхескә юнәлтелгән технологиягә нигезләнеп тормышка ашырыла.



















