Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 31 / Бездә укыйлар: 31 укучы |
У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Үзебезнең уен" 06.02.2025
Бүген юл йөрү кагыйдәләре буенча, гомумән, юл, транспорт чараларына бәйле сораулардан төзелгән "Үзебезнең уен" интеллектуаль викторина үткәрдек. Викторинада укучыларыбыз әти- әниләре белән төрле темадагы сорауларга җавап бирделәр. Иң күп балл җыеп, Нуриевлар командасы җиңүче булды.
Уенны яшь ЮИДчыларыбыз матур җырлары белән бизәде.
Барлык катнашучыларны Арча районы ГБУ «БДД» профилактика бүлеге начальнигы Мухаметзянова Энҗе Газизовна котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Викторинада катнашкан Абдрахмановлар, Мингазовлар, Мостафиннар, Нуриевлар гаиләләренә олы рәхмәтебезне җиткерәбез!Сегодня мы провели интеллектуальную викторину "Своя игра", составленную из вопросов, связанных с правилами дорожного движения. На викторине наши ученики вместе с родителями ответили на вопросы на разные темы. Победителем стала команда Нуриевых, набравшая наибольшее количество баллов. Игру украсили красивыми песнями юные ЮИДовцы. Всех участников поздравила начальник отдела профилактики ГБУ «БДД» Арского района Мухаметзянова Энже Газизовна и вручила памятные подарки.
Большое спасибо семьям Абдрахмановых, Мингазовых, Мустафиных, Нуриевых, принявшим участие на викторине! -
"Чишмә башы" 31.01.2025
Даими чыгып килүче "Чишмә башы" газетасының гыйнвар санында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына карата мәкаләләр, укучыларыбыз иҗаты, кызыклы мәгълүматлар урын алган. Газета белән тулырак биредә таныша аласыз.
-
“Тату сыйныф серләре” 28.01.2025
Бүген Яңа Кенәр мәдәният йортында “Тату сыйныф серләре” конкурсының зона этабы булып узды. Әлеге бәйгедә мәктәбебезнең 5 нче сыйныф (сыйныф җитәкчесе Сибагатуллина Р. Р.) һәм аларның әниләре катнашты. Әлеге чарада катнашкан әниләргә, укучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Ленинград блокадасы 27.01.2025
1944 нче елның 27 гыйнвары - Ленинградның камалыштан чыккан көне. Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр - 872 көнгә камалышта кала. Анда яшәүчеләр өчен бу үлем исе аңкып торган иң авыр 872 көн була. Зур шәһәрләрне шулай озак саклауга мисаллар хәтта дөнья тарихында да юк. Шәһәрдә 2,5 миллион кеше кала. Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм геройлыгы эпопеясы булып кереп калды.
Бүген барлык классларда да "Мөһим сөйләшү" үткәрелде һәм Ленинград блокадасы турында фильм карадык.
-
Ашханәдә 22.01.2025
Укучыларыбыз ризыкларны бик яратып ашыйлар.
-
Котлыйбыз!!! 22.01.2025
"Полиглот" район конкурсында 4 сыйныф укучысы Абдрахманова Камилә Гран-прига лаек булды. Камиләне чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәк бәйгеләрдә дә җиңүләргә ирешүен телибез!
-
Всероссийская киноакция 21.01.2025
Всероссийская киноакция, приуроченная к 81-й Годовщине со Дня полного освобождения Ленинграда от фашистской блокады.
-
Лыжный сезон -2025 18.01.2025
Открытие лыжного сезона. Участвовали в соревнованиях по лыжным гонкам среди учащихся общеобразовательных школ.
-
Ата-аналар җыелышы 17.01.2025
Бүген 2 чирек нәтиҗәләре буенча әти- әниләр җыелышы үтте.
-
"Туган телем сагында." 16.01.2025
Татар драматургиясе эчтәлекле, кызыклы сюжетларга корылган әсәрләргә гаять бай. Ни кызганыч, бүгенге көн баласының күбесе спектакльләр карамый да диярлек. Укучыларга татар драматургиясенә кызыксыну уяту, төрле театрлардагы танылган артистлар белән таныштыру максатыннан, атнаның бер көнендә "Мин театрда" дип аталган 15 минутлык тәнәфес игълан иттек.
Бүген укучылар Г. Зәйнәшеваның "Чиккән яулык" спектаклен карый башладылар. Карауны өйдә дәвам итәләр. Алдагы "Мин театрда" тәнәфесендә бу әсәр буенча әңгәмә үткәреләчәк.
Гөлшат Зәйнәшеваның бу әсәре Бөек Җиңүгә багышлана.