• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Утар-Атынская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422017, РФ, РТ, Арский район, с. Утар-Аты, ул. Школьная, д. 44
Телефон: +7(843)-665-03-11
E-Mail: Sua.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Утар-Атынская ООШ» Арского муниципального района Республики Татарстан
Руководитель: Низамов Руслан Султанович
Год основания учреждения: 1971
У нас учатся: 62
У нас учат: 16

Нуриахметова Дания

            Сугыш  елларының кайбер истәлекләре. Нуриәхмәтова Д. И.

   Бисмил-ләһир-рахмәнир- рахим.( Бу  язманы балалык елларында рәхимсез сугыш  афәте елларын татыган  Нуриәхмәтова Дания Ибраһим кызы сез тәкъдим иткән сорауларга җавап рәвешендә яза).

“Киләчәгең беләсең килсә, үткәнеңә борылып кара”, - ди халык. Чыннан да бу дөнья кемнәр кулында булган, алар ничек яшәгән, без йөргән сукмаклардан кемнәр йөргән? Алар ничек гомер иткәннәр? Дөньяга карашы гамьсез булмаганнарны уйландыра торган сораулар.

Һай, бу Кеше күңеле! Дөньяда аннан да катлаулырак әйбер юк, ул океан чоңгылларыннан да тирән, алмаз, гранитлардан каты, балавыздай йомшак. Анда кан саркып торган җәрәхәт булса да,кеше яши, эшли, дөньяның бөтен мәшәкатьләрен тартып бара.  Кеше гомерендә кичергән хәсрәтләр йөрәккә уела.

1941 нче ел. Кара шәлен сөйрәп, җирне-күкне кара кайгыларга төреп, сугыш афәте килде. Радиолар юк, ләкин яшен тизлеге белән килеп җитте бу хәбәр. Әнинең елаган тавышына сискәнеп уяндык без. Без әле аның чын мәгънәсенә төшенеп тә бетмибез. Әтинең абыйсы Барый абыйның фин сугышыннан герой (аны фин сугышыннан герой булып кайта дип авыл саен җигүле атларга утыртып кайтарганнар иде ) булып кайткач сөйләгәннәре аша сиземли идем. Кешеләрнең , күршеләрнең курыккан йөзләре, күзләреннән аккан яшьләре аша да  без, сабыйлар, аның нәрсә икәнен чамаладык.

Авылның каймагы, иң  өлгергән, таза ир-атларның беренче төркеме сугышка китте. Тирә-якта дан тоткан батыр көрәшче минем әти дә шулар арасында иде.

7-8  атка төялеп, сагыш-хәсрәтне эченә алган җырлары, аерылу сагышларын ишеттереп тарткан тальян моңнары астында, мин дә әни белән тегермәнгә кадәр (ул авылдан 2 чакрым ералыкта) озата бардым. Әти мине кочаклап үпте дә: “Кызым, мин озак тормам, тиз кайтырмын, син үсә тор”, - дип хушлашты. Ә без алар Салавыч тавын менгәнче озатып калдык. Иң соңгы кулъяулык болганып, үр төшеп киткәч кенә авылга борылдык. Әтиемне башка иптәшләре белән бергә Мари урманнарындагы, исемен ишетүгә үк җаннарны өшетә торган, Суслонгер лагерына җибәрәләр . Соңыннан әтием сөйләве буенча, андагы хәлләрне сурәтләү өчен китап язарга кирәк булыр иде. Әни анда, үткенрәк хатыннарга ияреп, 2 мәртәбә барды. Сохари киптереп, бавырсак пешереп, булган азык-төлекне алып барды ул. Андагы хәлләр турында әни болайрак сөйли иде: “ Поезддан төшүгә, ач солдатлар йөгерешеп, ашарга сорап килә. Алар юынтык сулар түгелгән урыннан өшегән бәрәңге кабыклары эзләп ашый иде. Үзләре ябык, тире белән сөяк кенә, ә көне буе бүрәнә ташыйлар. Шалашта йоклыйлар. Ас юеш, өстән яңгыр явып тора. Йокларга яткач, күз йомып та өлгермәдек:  “Подъем, тревога!” -–дип 2 мәртәбә уяттылар. Икенче көнне без кайтып киттек”. Бу бит әле үз илебездә булган хәлләр...???

1941 елны көн саен якыннарыбызның хатларын көтеп, хат өләшүченең килгәнен капка төбенә чыгып каршы ала идек. Күршеләр белән , кемгә килсә дә, бергәләшеп укыйбыз, кайгы-хәсрәтләрне уртаклашабыз. Без дә бер әнигә 3 бала булып калдык, ярый әле өчесе дөнья куйды. Әле бу елда аз гына булса да ашау, ягу запасы булган. Шулай да кыш бик тә салкын килде. Сәке өстендә, булган киемнәрне киеп, бер-беребезгә  елышып йоклый идек. Тәрәзәләр эче- тышы боз-кар белән капланды, урамны күрү өчен, телләребез белән җебетеп, кечкенә генә тишек ясый идек. Шулай да көн саен җиңү хәбәрен көтеп яшәдек. Солдат хатларында да: “Без җиңәчәкбез, Гитлер җиңеләчәк, “ – дигән сүзләр бик күп кабатланды. Фашизмга карата нәфрәт хисе дә бик көчле иде. Болар барысы да авырлыкларны күтәрергә көч биргәндер дип уйлыйм мин.

 Ничек кенә үзебезне юатсак та, җиңү алай тиз генә килмәде шул. Дошманның Мәскәүгә якынлашуы, Волгоградка килеп җитүе Татарстанда яшәүчеләрне  дә куркуга салды, фашист самолетлары очканы да ешайды (без аларга, немец самолетлары дип, ачулы җырларны кычкыра идек, әллә алар үзебезнекеләрнеке  дә булгандыр).  Шул көннәрдә күпме саклану чаралары үткәрелде. 600 хуҗалыклы Янгул авылында берничә урында озын-озын окоплар казылды. Мескен әниләребез казыды аларны, ә без нәни кулларыбыз белән кечкенә савытларга аның балчыгын тутырып  тау ясый идек (сугыш беткәч, без ул  окопларда кача-кача уйнадык). Ә кичләрен сукыр лампа яндырсак та, әниләр тәрәзәләрне каплыйлар иде.  Авылда бер генә яктылык та калмый (күрсәтмәләр бирелә иде) . Өметсезлекне җиңәргә әниләребезнең кич утырып Көрьән укулары, Аллаһудан ялварып сораулары,  фал китабы ачып,  гел аны яхшыга юраулары да, ( Минем әни гыйлем иясе иде. Ул Йосыф-Зөләйха китабын, фал китабы кебек ачып, шунда язылганнар буенча юрый иде) Аллаһуның ярдәменә ихластан инанулары да көч биргәндер, өметсезлекне җиңәргә ярдәм иткәдер дип уйлыйм.

Сугыш үлемсез булмый. Авылдан киткән ирләрнең бер-бер артлы үлем хәбәрен китерүче кара пичәтле хатлары килә башлады. Әтиемнең энесе Барый абыем турында да килде андый хат. Бәһаләп бетермәслек кеше иде, Балтач районы үзәгендә колхоз рәисе булып эшләгән җиреннән , 3 балалы гаиләсен калдырып, сугышның беренче көннәрендә үк, үз теләге белән фронтка китә ул. Майор булып, күп батырлыклар күрсәтеп, геройларча һәлак була. ( Әтиләр – 4 малай, 1кыз, бик яшьли  әти-әнисез калалар. Тиф авыруыннан башта әби, 40 көннән бабай үлә. Ә әтинең абыйсы гражданнар сугышында катнашып, басмачылар тарафыннан үтерелә).

Үлем дигән мәңгелек югалтуны беркем дә тыныч кичерә алмый. Бер гонаһсызга, Ватанны саклау өчен өзелгән гомерләр бит алар! Исән калганнар хөрмәтләнде, ә үлгәннәргә, аларның ятим үскән балаларына дәүләтнең игътибары, ярдәме дә булмады бит.

Минем әти дә 3 ел сугышып , Смоленск шәһәре янында барган сугышларда яраланып кайтты.  Инвалид булып, тимер ярчыкларын тәнендә саклаган хәлдә,  Аллаһ хозурына күчте. Аның инвалид хәлендә өйгә кайтуы да безнең өчен әйтеп бетергесез шатлык булды.  Әти дигән кадерле сүзне күпме бала әйтә алмады.  Бүгенгедәй хәтеремдә, миңа сөенечле хәбәрне башлангыч класс укытучым җиткергәч, “Сугыштан кеше кайтамыни, үләләр алар,” – дип ышанмыйча тордым.

Сугыш башлангач , тормыш бөтенләй үзгәрде. Беренчедән, ярым ятим калдык. Икенчедән, дәүләт безне түгел, фронтны кайгыртты. Өченчедән, һәр гаилә булган әйберсен фронт өчен бирде. Дүртенчедән, әниләр бер тиенсез бушка көне-төне эшләделәр. Сугыш вакытында коралландыруга акчалата ярдәр итә алмадык, чөнки акча авылда юк иде. Бары тик азык-төлек белән генә ярдәм итте авыл халкы.

Иң авыры ачлык булды. Ипи юк, бәрәңгенең дә уңышы түбән булды. ( Аны тәрбияләп үстерергә кешенең вакыты юк, иртәдән кичкә кадәр колхоз эшендә). Ул вакытта ирләр башкара торган эшләрне тол хатыннар, карт-коры, бала-чага башкарды бит. Безне үлемнән бәрәңге, җир астында калып чергәне дә, сөт һәм Аллаһ үстергән үләннәр саклап калды. Шулай да күршебездә генә  яшәүче күп балалы гаиләдә ачлыктан  шешенеп үлүчеләр булды.

Истәлекле вакыйгалар мәктәп елларына барып тоташа. Класста 28 бала иде. (әле бу 1 класска, без ике класс идек). Иң авыр еллар иде бит. Дәреслекләр җитми, дәфтәр юк, кара, ручка, каләмне әйтәсе дә юк. Караны үзебез ясыйбыз, буялып бетәбез, дәфтәр урынына иске китаплар булса, сөенеп язабыз (юл араларына). Дәресләргә йөрү начарланды, кайсы көнне 10 ар бала килми. Кайсысының өстенә, аягына кияргә юк.

Равил дигән малаебыз атнадан артык мәктәпкә килмәгәч, укытучыбыз белән, берничә баланы ияртеп, өйләренә бардык. Әнвәрия апа безне елап каршы алды. Ире Сәйфи абый әсирлеккә төшкән икән, хәбәрсез югалган дигәннәр. Кечкенә генә иске йорт(бу язгы як иде). Өч баласы да ваклар. Иң олысы Равилнең мәктәпкә барырга аягына юк икән. Өйләре салкын, әниләре чана белән кырдан әрем җыеп кайткан. Равил мич башында,  аякларын төреп, калтырап утыра. Үзе ябык. Без аны шундый кызгандык, икенче көнне, сыңар-сыңарсыз булса да, чабаталар алып килеп, үзебезчә парлап, аңа илтеп бирдек. Әз генә әйберләрне дә уртаклаша белә идек без ул елларда.

 Сугыш еллары- ул безнең мәктәп еллары. Шулай да, без хезмәтсез тормадык. Дәрестән соң укытучыбыз белән бергә, фронтка посылка салу өчен, өйдә булган чүпрәкләрне алып килеп тәмәке янчыклары тегә идек. Нәни кулларыбыз белән тегелгән янчыкларга тәмәке итеп тартырдай үләннәрне тутырып, күп кенә (саны хәтердә калмаган) посылкалар салдык. Фронттан  яраланып кайткан Юныс абыйның (ул  безнең укытучы апаның егете иде) ящикка адрес язганын карап тора идек. Ә көз көне без, урып киткәннән соң калган, башакларны җыйный идек.

Мин башта Балтач районы Янгул җидееллык мәктәбендә, аннан район үзәгенең урта мәктәбендә укыдым. Аннары Алабуга  дәүләт педагогия институтын тәмамладым. Урта мәктәптә уку да, институтта уку да түләүле иде. Комсомол, профсоюз оешмаларында уку һәм эш дәвамында хезмәт итәргә туры килде. Группаның комсомол секретаре, институтның профком рәисе булдым. Сугыштан соңгы еллар сугыш елларыннан тыныч булуы белән генә аерылды. Ул еллар турында, утырып, озын бер китап язасы килә. Кыскасы, сугыш безнең сабыйлыгыбызны, балачагыбызны урлады. Институтны бетереп 1957-58 уку елында  Арча районы  Субаш-Аты урта мәктәбенә эшкә килгәч тә татыдык әле без аның авырлыгын. 4 югары белемле укытучы бер әбинең  (Минзифа әби, бик әйбәт иде ул) тавык кетәклеге кадәрле  өендә тордык.  Кырдан салам җыеп, капчыкларга тутырып түшәк ясадык, сукыр лампа яктысында 4 тел белгече план төзибез, дәфтәр тикшерәбез. Шуларның берсе - Луиза Бәйрәмова  университет профессоры булды.

Шулай да зарланмадык, бөтен барлыгыбызны, белемебезне, көчебезне, вакытыбызны балалар тәрбияләүгә бирдек. Шуңа күрә  үзләре 60-70 не тутырып килсәләр дә онытмыйлар, хәбәрләшеп, бүләк-күчтәнәчләрен җибәреп торалар.

Иң сөенечле хәбәр – сугыш бетү. Икенчесе – култык таягында әти кайткан көн. Өченчесе – шикәр шакмагы кадәр генә булса да ипи ашаган көн.

Хәтеремдә, Мәскәүгә куркыныч яный башлагач, безнең авылга Мәскәүдән эвакуацияләнгән бик күп гаиләләр кайтты. Күршебездәге Гайникамал әбидә (аның өе зур иде) 4 гаилә яшәде. Аның берсе белән без туганнар кебек яшәдек. Мәрьям апа 3 балалы япь-яшь хатын иде. Олы кызы Сара минем белән  яшьтәш, ә Хәсәнә, Рәшит тагын да кечерәкләр иде. Мәрьям апа язга чыгуга , минем Наилә апам, әнием белән бергә безнең бәрәңге бакчасын казый, чыккан черек бәрәңгеләр үзенә була. Ул бәрәңгеләр ап-ак, кабыклары юка, коймак пешерү өчен менә дигән. Коймагы бик тәмле була иде. Эвакуация белән кайтучыларга карточка белән ипи бирәләр, Мәрьям апа аз гына булса да безгә дә өлеш чыгара. Әнинең миңа апа- абыйлардан яшереп  бер кечкенә кисәк ипи биреп: “Бар, яшереп кенә аша, туганнарыңа күрсәтмә”,- дип биргән ипинең тәме әле дә авызда.  Мин  аны сәке өстенә өелгән урын-җир астына посып, бик вак кына капкаласам да бик тиз бетте шул ул. Безнең сыерыбыз бик мул сөтле иде. Әни иртә-кич 15 литрлы чиләкне күбеге белән тутырып сава иде. Мәрьям апаның 3 баласы , Мәскәүдән алып кайткан кружкаларын тотып, сөт эчәргә әзерләнеп торалар иде. Һәр сауган саен эчертте ул аларга. Бик юмарт хатын иде шул минем әни. Куркыныч  янавы беткәч, алар кире киттеләр. Шуннан соң да хатлар белән аралашып яшәдек. Наилә апам барып та кайтты.

Сугыш бетте! Җиңү турында шул көнне үк ишеттек. Яраланып кайткан әтинең ничек шатлануы әле дә истә, ул кеше саен кереп тә, урамга чыгып  кычкырып та йөрде. Ә без бу көнне бөтен мәктәп балалары, укытучылыр,  байраклар, флаглар, лозунглар күтәреп, барабан кагып, быргылар кычкыртып, “Сталинга дан! Совет солдатына дан!”  Тагын әллә нәрсәләргә дан кычкырып, “Ура!” тавышлары астында бөтен авыл урамнарын әйләнеп чыктык та Себер юлы буендагы киң мәйданга җыйналдык. Авыл халкы шунда иде. Тантаналы җыелыш... Кемнәрдер бик шат, кемнәрдер елый. Кайгы һәм шатлык яшьләре бергә кушылды.  Ник шулай булмасын?! Күрше Сәрби апаның 5 баласы сугышка китеп, 4 се яу кырында ятып калды, берсе – Зиннур абый, яраланып кайтып, авылга  кайтуга үлде.

Сугыш барлык кешеләрнең дә психикасын, рухын гарипләде. Сугыш чоры балалары кичергән гаделсезлекләр, аларның яшәешенә генә түгел, балаларының тормышына да тискәре йогынты ясады. Сугыштан соңгы безнең буын, тиешле тәрбия алмаганлыктан, төрле тискәре тәэсирләргә тиз биреште. Минем яшьтәшләрем, сыйныфташларымның балалары төрле сәбәпләр аркасында дөньядан вакытсыз китүләре әнә шуның турында сөйли.

Күтәртмәле чабаталар белән

Бозлы сулар ерып үттек без.

Алабута ипие, яфрак ашы ашап,

Михнәт йөген тартып үстек без.

 

Киләчәк буынга әйтер сүзләремнең иң мөһиме: сугыш афәте күрмәсеннәр, чөнки сугыш елларын узганнар Җиңү көнен бәйрәм итеп түгел, чиксез кайгылар китергән  олы афәтнең беткән көне дип хәтерлиләр. Хәзерге буын яшьләре үткәннәрне онытмасын, бүгенге тыныч тормышның кадерен белсен,киләчәк тормышка әзерләнсен. Киләчәк буынга ихластан бәхет телим. Аның беренче шарты күңел тынычлыгында, йөрәк сафлыгында, кешедән курыкмыйча яшәүдә икәнен аңласыннар иде. Моңа иманлы балалар гына ирешә ала.

Тормыш бүген бик рәхәт, бай яшибез. Шуңа күрә канәгать булып  яшәргә кирәк.  Канәгатьсезлек-  бәхетсезлеккә, тынычсызлыкка  илтә. Бәхетле булу өчен булганының кадерен белеп яшәү кирәк.  Байлык артыннан кумасыннар иде. Ул кешенең күзен томалый, сугыш афәтләре китереп чыгара.

Киләчәк буыннар! Алдагы көннәрегез һәрвакыт сәламәтлек, җылылык, өлкәннәргә хөрмәт хисләре белән, изге  эшләр калдырырдай гамәлләр кылып үтсен, шатлыклар белән балкып торсын,  имин  һәм якты булсын.  Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәүләр насыйп булсын иде сезгә.

Иң изге теләкләр  белән 80 яшьлек  мөгаллимә апагыз Дания Ибраһим кызы .

2014 ел, март.