• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Утар-Атынская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422017, РФ, РТ, Арский район, с. Утар-Аты, ул. Школьная, д. 44
Телефон: +7(843)-665-03-11
E-Mail: Sua.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Утар-Атынская ООШ» Арского муниципального района Республики Татарстан
Руководитель: Низамов Руслан Султанович
Год основания учреждения: 1971
У нас учатся: 62
У нас учат: 16

Галимова Мадина (с.Утар-Аты)

Галимова Мәдинә Мухаметзяновна истәлекләре: “Сугыш башланганда, мин бала гына идем, әниләрдән ишетеп кенә белдем. Якыннарым сугыш башлану турында  хәбәрне бик авыр кичерде.

Әниемнең ике энесен сугышка алдылар, бөтен авыл белән елый-елый озаттылар. Бер энесенә  “кара кәгазь” килгәч, әни аңып югалтып егылды, атнадан артык авырып ятты.

Сугышның беренче елын бик авыр кичердек, ачлы-туклы, өскә кияргә кием булмады. Черек бәрәңге ашап тордык, ашарга аннан башка бернәрсә дә булмады. Басудан бәрәңге яфраклары җыеп пешерә иде әни. Өйдә әз-мәз булган йомырка,  майны әниләр сугышка озаттылар

Сугышчыларга фронтка бияләйләр, оекбашлар бәйләп җибәрә идек.

Орнашбаш башлангыч мәктәбендә укыдык. 4 классны тәмамлагач, Субаш-Аты мәктәбенә киттек. Шунда 7 класс укыдык. Урта Атыда артелдә читекләр чигеп эшләдек.  Сугыш беткәч тә тизз генә туйганчы ризык булмады.

“Сугыш беткән”  дигән хәбәрне ишеткәч, әниләр, әбиләр җыелып , тау төбенә төшеп, кайткан солдатларны кочаклап каршыладылар, елау күп булды ул вакытта.

Әтиебез олы яшьтә ииде, шуның өчен аны сугышка алмадылар, ләкин окоп казырга җибәрделәр.  Анда алар ачка үлә язып, хәлдән таеп кайттылар. Кайтканнан соң да берничә ай аякка баса алмады.

 

Киләчәк буынга теләгебез шул: сугышлар булмасын, дөньялар тыныч булсын, киләчәк буыннар рәхәт яшәсен, безнең әтиләр, абыйлар күргәнне алар күрмәсен”.