Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Утар-Атынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан-Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Утар-Аты балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, д. Утар-Аты, ул. Школьная, д. 44 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsuaty.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Утар-Атынский детский сад" |
| Руководитель: | Сулейманова Фарида Мазитовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 8 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Утар-Атынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан-Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Утар-Аты балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Китапханәгә экскурсия. 10.05.2017

“Безнең китапханәдә”
Безнең китапханәбез
Җылы , кояшлы, иркен.
Дөрестән дә, эш беткәч,
Шунда киләбез һәр көн.
Гөлләр белән бизәлгән
Якты уку залы бар.
Ул рәсемле журналлар,
Ни телисең, бары бар.
Телисеңме, ал, укы
Космонавтлар турында,
Телисеңме, дөнья гиз,
Утырып бер урында.
Монда һәркем бик тыйнак,
Беркем утырмый уйнап,
Утыралар шым гына,
Барын белеп, тын гына.
Йөреп тора зур сәгать,
Тик тормаучы шул гына:
— Келди-келди-келди,—ди,—
Кем күбрәк белде?— ди. (Зәкия Туфайлова)
-
Бөек җиңү көне белән! Күгебез аяз,тормышыбыз имин, илебез тыныч булсын! 09.05.2017

Озатып вокзаллар каршында.
Озатып вокзаллар каршында
Маңгайдан үптеләр аналар
Тузанлы юллардан үттеләр
Дөньяны күрмәгән балалар
Балалар керделәр утларга,
Балалар сүз бирде тупларга.
Күпләре, төренеп шинельгә,
Калдылар еракта йокларга.
«Балалар, торыгыз, балалар,
Ашыгыз суына табында…»
Ничә ел тормыйлар балалар
Иделдә һәм Дунай ярында…
Уятма, йокласын, син, ана,
Айларны, елларны санап бар:
Күңелдә һаман яшь, гел бала —
Кайтмаган солдатлар, солдатлар
Ана ул йокламый, сабые
Юрганын ачса да уяна.
Аналар йөрәге шикелле
Мәйданда мәңгелек ут яна.
Аналар йөрәге шикелле
Ут яна, уйлана, талпына.
Аналар хәтере шикелле
Җил йөри курганнар артында
(автор:Фәтхерахман Әхмәдиев көе, Роберт Әхмәтҗанов сүзләре) -
Һәйкәл янында. 06.05.2017

“Һәйкәлләргә чәчәк куябыз”
Мәңгелек ут яна мәйданнарда
Ут ялкыны үрли биеккә.
Әйтә сыман болытларга карап:
Без яшибез, без бар, иректә.
Ирек өчен, Ватан өчен,
Корбан булдык яуларда.
Мәңгелек ут булып кайттык
Хәтер булып янарга.
Мәңгелек ут яна мәйданнарда,
Каһарманнарның ул ялкыны.
Бәхет өчен көрәш очкыннары
Килеп кунды күмеп яу кырын.
Мәңгелек ут яна мәйданнарда,
Һәйкәлләргә чәчәк куябыз,
Илләр тынычлыгын, дөнья иминлеген
Бурычыбыз итеп тоябыз.
-
Җиңү бәйрәменә әзерләнәбез. 05.05.2017

Бөек Ватан сугышында ятып калган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл янына кую өчен венок ясыйбыз.
Авылдан бик ерак иде, диләр,
Фронт сызыгын,
Комсыз сугышны...
Алай икән, ник соң ул сугышны
Уйласаң да кыса сулышны?
Йөздән артык солдат
Өйләренә
Ни сәбәпле кайтмый калган соң?
Яшь хатыннар- ирсез,
Ә балалар
Ник әтисез калган аннан соң?
Яудан соң да
Ник солдатлар түгел,
Үлем кәгазьләре агылган?
Йә, кем әйтә ала
Ул сугышны
Узмаган дип безнең авылдан?!
-
Кырмыскалар күзәтәбез. 03.05.2017

“Үзе бәләкәй булса да,
Үзеннән зур күтәрә.”- (кырмыска)
Кырмыска- көчле бөҗәк. Чөнки ул үз авырлыгыннан 10 мәртәбә авыр йөк күтәрә ала. Кырмыскалар үз ояларында зур бер гаилә булып яшиләр. Әни кырмыска йомырка сала. Йомыркадан личинкага, аннан курчакка, курчактан кырмыскага әйләнәләр. Барлык бөҗәкләрнеке кебек, кырмыскаларның да мыеклары бар. Алар ярдәмендә кырмыскалар ис, тәм турында белешмә алалар һәм бер- берсенә хәбәр җибәрәләр. Кырмыскалар шома, авыш урыннардан да бик иркен, егылмыйча йөриләр, чөнки аларның аякларында ике тырнаклары бар, шул тырнаклары арасында кечкенә генә мендәрчектән ябыштыргыч сыеклык аерылып чыга. Кырмыскалар агач бете (тля) белән тукланалар. Аларны шуңа күрә «Урман санитарлары» диеп атыйлар. Кырмыскаларның дошманнары да күп. Алар белән кайбер кошлар, төлке, аю һәм кыргый дуңгызлар тукланалар.
-
Саф һавада уеннар. 02.05.2017

“Туп-туп тубыбыз”
Туп-туп тубыбыз,
Син безнең матурыбыз,
Тишмәбез дә югалтмабыз,
Оста тота кулыбыз.
Рөстәм, сиңа да бирәбез,
Әйдә уйныйбыз бергә,
Кирәк аны, чөеп-чөеп,
Тотып ала белергә.
Туп сикерә, син дә сикер,
Тыпыр-тыпыр тыпырда,
Дуслар белән уйна бергә,
Читтә генә утырма.
Туп-туп тубыбыз,
Сикерәбез, көләбез,
Югары оч, түбәнгә төш,
Без тотып өлгерәбез. (Әминә Бикчәнтәева)
-
1 май- яз һәм хезмәт бәйрәме. 01.05.2017

-
Койма буена чия үсентеләре утырттык. 29.04.2017

-
Чишмә яннарын чистартабыз. 28.04.2017

-
Бакча мәйданчыгында язгы өмә. 27.04.2017






