Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Утар-Атынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан-Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Утар-Аты балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, д. Утар-Аты, ул. Школьная, д. 44 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsuaty.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Утар-Атынский детский сад" |
| Руководитель: | Сулейманова Фарида Мазитовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 8 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Утар-Атынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан-Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Утар-Аты балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
Без уйныйбыз. 13.12.2017

Бер дә тик тормыйбыз,
Уйныйбыз,төзибез.
Бик матур бакчада
Күңелле яшибез.
-
Безнең нәниләр. 11.12.2017

Өстәлдә бар да бар,
Тәмле аш та,ботка да;
Бик тәмле пешерә
Безнең пешекче апа.
-
Сюжетлы-рольле уеннар. 08.12.2017

Сюжетлы-рольле уеннар аша бала дөньяны танып белергә,матур сөйләшергә өйрәнә,үзен “зулар тормышына” әзерли. Төрле тормыш шартларын уйнап караганда, балалар бер-берсенә юл куярга,кешеләрдә азрак ялгышырга,конфликтлардан читтә калырга,үзара дус чолганыш тудырырга гадәтләнәләр. Шушы уеннар вакытында баланың шәхесе формалаша, аң дәрәҗәсе үсә,ихтыяр көче арта. Моннан тыш уен балаларның психик үсешен билгеләүче иң ышанычлы диагностик чараларның берсе булып санала.
-
"Түгәрәк" 06.12.2017

Бир кулыңны, бир кулыңны,
Булсын эле түгәрәк.
Әйе шул, әйе шул,
Булсын әле түгәрәк.
Күтәреп кулларыбызны
Чәп-чәп итеп кул чабыйк
Әйе шул, әйе шул,
Чәп-чәп итеп кул чабыйк.
Ягез, хәзер бергәләшеп
Тыпырдап биеп алыйк.
Әйе шул, әйе шул,
Тыпырдап биеп алыйк.
-
Әвәләп ясау: "Кызылтүшләр миләш ботагында" 04.12.2017

Максат һәм бурычлар:
- Балаларның кышлаучы кошлар, аларның яшәү шартлары турында күзаллауларын үстерү.
- Кызылтүш ясарга өйрәнү( гәүдә төзелеше, баш, канат, койрык формалары, аларга хас төс үзенчәлекләре)
- Пластилинны стека ярдәмендә берничә кисәккә бүлү, тәгәрәтү, сылап ясау алымнарын ныгыту.
-
Юбилеегыз белән! 01.12.2017

Хөрмәтле Фәридә Мәҗитовна!
Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз. Хезмәтебезгә ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп, озын гомер итүегезне телибез.
Туган көнегез – юбилеегыз белән
Чын күңелдән сезне котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Сезгә булган чиксез хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык-куанычлар зур бәхетләр,
Юлдаш булсын гомер-гомергә.
-
На полянке зайки танцевали. 29.11.2017

На полянке зайки танцевали,
Зайки танцевали, зайки танцевали
Так красиво ушками качали
Ушками качали так
На полянке зайки танцевали,
Зайки танцевали, зайки танцевали
Так красиво лапки выставляли
Лапки выставляли так
На полянке зайки танцевали,
Зайки танцевали, зайки танцевали
Так красиво хвостиком виляли
Хвостиком виляли так
На полянке зайки танцевали,
Зайки танцевали, зайки танцевали
Так красиво лапками стучали
Лапками стучали так. (Автор- Арина Чугайкина.)
-
Илназга-2 яшь! 27.11.2017

С днём рождения тебя!
Пусть сияют в небе ясном
Солнца яркие лучи
И сбываются, как в сказке,
Все желания твои! -
Бәйрәм белән Әниләр! 26.11.2017

Әни (Н.Дәүли)
Менә син иртә белән йокыдан уяндың да күзләреңне ачтың. Бүлмә кояш нуры белән балкып тора. Өйдә тәмле аш исе аңкый. Синең өc-баш киемнәрең урындыкка пөхтәләп җыеп куелган. Сиңа рәхәт-рәхәт.
Син шул вакытта үзең дә сизмәстән «әни» дип эндәшәсең. Нигә? Чөнки хәзер бу иртәнге сәгатьтә синең йөрәгеңдә шатлык тыпырчына һәм ул менә хәзер «әни» дигән сүз булып синең күкрәгеңнән очып чыкты да ананың күңеленә барып кунды. Ананың йөзе елмайды, күзләре энҗе ташлары кебек ялтырап китте. Нигә? Чөнки «әни» дигән сүз белән аңа бу иртәнге сәгать тагы да матуррак булып китте. Аның күңеле татлы хисләр белән тулды. Тормыш синең телең аркылы шулай үзенең иң бөек юлдашын, армас-талмас хезмәтчесен котлады.
Әни. Нинди зур сүз бу!
Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки «әни» дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!
-
Әниемә-бүләк. 22.11.2017






