• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт
Телефон: +7(843)-669-05-22
E-Mail: sch524@bk.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Ташкичинская ООШ"
Руководитель: Сабирзянова Гулия Радиковна
Год основания учреждения: 1929
У нас учатся: 53 Бездә укыйлар: 53 укучы
У нас учат: 13/Бездә укыталар 13 укытучы

Район китапханәчеләре семинары

Опубликовано: 15.02.2012

   2012 нче елның 15 февралендә район мәктәпләре китапханәчеләре семиары булып узды. Семинарга әзерлек алдан ук башланды. Әзерләнү чорында үз алдыбызга түбәндәге максатларны куйдык:

1.Эш тәҗрибәсе белән таныштыру.

2.Укучыларны китапханәгә тарту юлларын күрсәтү.

3.Алган белемнәрне тормышта куллану торышы белән таныштыру.

   Килгән кунакларны татар халкының милли биюләре белән каршыалдык. Чөнки милли традицияләрне кире кайтару,милли йолаларны өйрәнү буенча эш алып баруга зур игътибар итәбез. "Сабантуй","Сөмбелә", "Нәүрүз" кебек бәйрәмнәрне оештыру тәҗрибәсе белән район,республика, бөтенроссия вәкилләре ,хәтта кытай яшьләре алдында да имтихан тотканыбыз бар.  

   Башлангыч класстан ук укучыларны китапханәгә тарту буенча эш алып барыла. Яңа кайткан китаплар белән танышу,тематик кичәләр оештырабыз.Укучылар үзләре район китапханәчеләрен "Тылсымлы сүзләр" дип аталган чарада  котладылар.Тылсымлысүзләр бигрәк күп икән! Бары тик аларны әйтергә генә онытмаска кирәк.

  Иртәнге чәйдән соң кунакларны 5-6 класс укучылары каршы алды.Татар теле укытучысы Алсу Ахмадуллина белән алар "...Шул чагында мин кулымакитап алам" дип аталган класс сәгатенә җыелдылар. Китап барлыкка килгәннән алып хәзерге чорга кадәр сәяхәт иттеләр алар.Күпме яңалык белделәр! Гади генә дип уйлаган  китаплар ташка да, тирегә дә, каен тузына да язылган икән бит!

   15 февраль-каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне бит. 2-9 класс укучылары бу истәлекле вакыйганы да онытмадылар. Алар "Гомрем минем моңлы бер җыр иде" дип аталган музыкаль композиөия оештырдылар. Мусаның кече яшьтән һәлак булганчы тормышы, иҗаты,язмышы күз алдына килде. Күздән яшьләр тамды.

Бу чаралар барысы да яңа технологияләр куллануторышын чагылдырдылар.

  Соңыннан китапханәчеләр үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

   



К списку новостей