МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Чәчәк фестивале 22.08.2026

Бүген, 22 август, Ташкичү төп мәктәбе коллективы Арча шәһәрендәге чәчәкләр фестивалендә «Арча - туган ягым, минем тарихым» исемле арт‑объектны тәкъдим итте. Бу экспозициядә без туган ягыбызга булган мәхәббәтебез белән бер рәттән Арча районының үсешен дә күрсәтергә тырыштык. Катнашкан укытучыларга бик зур рәхмәт!
-
Ярминкәдә 22.08.2026

Бүген безнең мәктәп коллективы шулай ук Арча шәһәрендәге ярминкәдә дә катнашты. Ярминкәбез үзенчәлекле, матур булып аерылып торды, чөнки ул «Халыклар бердәмлеге елы»на багышланган иде: туган ягыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләренең бердәм булып, бер‑берсенә ярдәм итеп яшәүләрен күрсәтеп торды. Үзебезнең хезмәт җимешләребезне нәкъ менә шушы ярминкәдә тәкъдим иттек. Бу матурлыкны тутырган һәрбер кешегә бик зур рәхмәт!
-
Һәйкәл янында 15.08.2026

Бөек Жиңугэ багышланган обелиск барыбыз өчен дә кадерле санала. Без hәрберебез дә өлкәннәребезгә рәхмәтле. Әлеге обелискны карап чистартып тору безнен бурычыбыз булып тора. Шуна курә мәктәбебез укучылары аны hәрдаим карап чистартып торалар.
-
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” республика хәйрия акциясе 10.08.2026

Ел саен “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” республика хәйрия акциясе кысаларында аз керемле, күп балалы гаиләләрдән булачак беренче сыйныф укучыларына, инвалид балаларга, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына хәйрия ярдәме күрсәтелә. Ташкичү мәктәбе базасында Яңа Кырлай, Яңа Кишет, Ташкичү мәктәпләренә укырга керә торган 10 укучы ярдәм акциясе кысаларында матур букчалар, бүләкләр алдылар! Укучыларыбызны Арча районы яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе урынбасары Таджибаева Венера Разумовна сәламләде, теләкләрен җиткерде!
-
Яна уку елына әзерлек 28.07.2026

Бу көннәрдә мәктәпләр һәм балалар бакчалары яңа уку елына әзерләнә. 27 июль конне бездә дә, мәктәпнең яңа уку елына әзерлеген билгеләү буенча, комиссия эшләде һәм уңай бәя бирде. Бу укытучылар, техник хезмәткәрләр һәм укучыларның бердәм хезмәт нәтиҗәсе.
-
Родительский патруль 26.07.2026

Родительские патрули в деле: спасибо всем, кто поддерживает эту инициативу.
-
Памятка для родителей 20.07.2026

-
Тырышып эшлибез 18.07.2026

Җәйге яллар дәвам итә. Мәктәп яны бакчасында эш тукталып тормый.
-
"Сөлгеле капка"га әзерлек 16.07.2026

"Сөлгеле капка" фольклор фестиваленнән мәктәп хезмәткәрләре читтә калмады, тырышып эшләделәр.
-
Җәйге практика 12.07.2026

Җәй көне дә мәктәптә эш туктап тормый. Укучылар мәктәп бакчасында практика үтәләр: чүп үләннәреннән арындыралар, үсемлекләргә сулар сибәләр, төпләрен йомшарталар. Техник хезмәткәрләр мәктәпнең эчке ягында төзекләндерү эшләрен башкаралар.












