• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт
Телефон: +7(843)-669-05-22
E-Mail: sch524@bk.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Ташкичинская ООШ"
Руководитель: Сабирзянова Гулия Радиковна
Год основания учреждения: 1929
У нас учатся: 53 Бездә укыйлар: 53 укучы
У нас учат: 13/Бездә укыталар 13 укытучы

Р.Сальмушевның “Сугыш чоры балалары” китабын тәкъдир итү кичәсе

Опубликовано: 19.02.2015

Сугыш... Ветераннар... Сафлары сирәгәеп бара. Менә Ташкичү авылы җирлегендә бер сугыш ветераны да калмады. Сугыш чоры авырлыкларын искә алырга бары тик сугыш чоры балалары калды.

    Сугыш чоры балалары! Күпме авырлыклар, ачлык, ялангачлык күрергә язган сезгә! Сынмагансыз, бирешмәгәнсез! Тешегезне кысып булса да, түзгәнсез!

   Январь аенда журналист, язучы Р.Сальмушевның “Сугыш чоры балалары” дигән китабы дөнья күрде. 2015 нче елның 18 февралендә шушы китапны Ташкичү авылы китап укучыларына тәкъдир итү кичәсе булып үтте.

    Кичәгә  Татарстан милли музей филиалы Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында теркәлгән “Сугыш чоры балалары” ветераннар иҗтимагый оешмасы рәисе, проект авторы һәм күмәк җыентыкны төзүяе мөхәррир, журналист, 43 китап авторы, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең журналистлар берлеге әгъзасы Рафаэль Хаҗи улы Сальмушев үзе үк кайткан иде. Ул китапның барлыкка килү тарихы белән китап укулыларны таныштырды. Китап тууның авырлыгы, аның кыскача эчтэлеге белән Татарстан милли музее филиалы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы фәнни хезмәткәре , “Сугыш чоры балалары” ветераннар иҗтимагый оешмасы кураторы Әлфия Ленар кызы Шәрипова сөйләде. Дөрестән дә, бу Татарстан Республикасында сугыш чоры балалары күргән авырлыкларны тасвирлаучы бердәнбер китап. Кичәгә шушы оешманың  рәис урынбасары Рәфкать Ибраһимов, оешма әгъзасы Нәсимә Ибраһимовалар да актив катнашты.

    Сугыш чоры балаларының авыр язмышын шушы чор балалары, безнең янда яшәүче Гөлфия Әминова, Мәймүнә Хәбировалар авыннан ишетү, бигрәк тә яшьләрдә, зур тетрәнү тудырды. Китапта язылган барлык авырлыкларны да алар үзләре татыганнар!

   Культура йорты, китапханә, мәктәп коллективы бу кичәне оештыруда үзләреннән зур көч керткәннәр.  Кичәдә балачакның матур вакытын укучы баларның биюләре гәүдәләндерсә,   “Өммегөлсем” фольклор коллективы оештырган ”Кич утыру” күренешендә тырыш хезмәт, хатын-кыз батырлыгы ачып бирелде.

    Кичәдә һәр элемент: җыр, шигъри юллар – барысы да сугыш чоры балаларының  хезмәтенә дан җырлау булды. Җырчылар Л.Абдуллина, Г.Магсумова, И.Бариева, Г.Хакимова, З.Фәтхуллина, И.Хамидуллиннар, Г.Шаһиәхмәтоваларның җырлары,  Ватанга мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт хисләре белән сугарылган иде.

   Ташкичү җирлеге ветераннары советы җитәкчесе “Сугыш чоры балалары” дигән китапны укып чыгуы, бүгенге көндә яшьләрдә патриотик рух тәрбияләүдә зур роле булуга игътибар иттерде.

 

   Кичәнең тагын бер үзенчәлеге – тирә-як авыллары Культура йорты хезмәткәрләре дә бу кичәдә активлык күрсәттеләр.  Иске Ашыт культура йорты җыр бүләк итсә, Хәсәншаех культура йорты хезмәткәрләре дәртле баян моңнарын тамашачыга җиткерде.



К списку новостей