• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт
Телефон: +7(843)-669-05-22
E-Mail: sch524@bk.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Ташкичинская ООШ"
Руководитель: Сабирзянова Гулия Радиковна
Год основания учреждения: 1929
У нас учатся: 53 Бездә укыйлар: 53 укучы
У нас учат: 13/Бездә укыталар 13 укытучы

Опубликовано: 26.01.2015

 

   2015нче елның 26 январенда Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы “Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясендә татар теле һәм татар әдәбияты укытучыларының “Төп мәктәптә ФГОСка күчү чорында татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләр куллану” темасы астында район күләмендә семинар уздырылды.  Бу семинарда миллилек,  телгә мәхәббәт, татар рухы традицияләрен үстереп, яңа технологияләр куллану шартларында балаларга белем һәм тәрбия бирү мөмкинлекләре ачып бирелде. Семинар “Рәхим итегез!” дип аталган әдәби-музыкаль кичә белән ачылды. Кичәдә милли рухтагы бию,  җырлар, сәнгатьле сөйләм – болар барысы да семинарда катнашучыларның рухын күтәрде.

    ФГОС нигезендә оештырылган башлангыч класслардагы дәресләр, 5,6 классларда татар теленнән узган дәресләр яңа технологияләр кулланып оештырылды. Укучыларга уйланырга, үз фикерләрен әйтергә, ялгышырга, ялгышларны төзәтергә мөмкинлекләр тудырылды.

   Семинар ахырында татар теле һәм әдәбияты укытучыларына 8 класс укучылары өйрәнгән Р.Батулланың “Кичер мине, әнкәй!” спектакле күрсәтелде. Тормыштагы гыйбрәтле хәлләр, яшьлектәге хаталарның төзәлмәс ярага әйләнүе, тормышта үз кыйблаңны таба белү кебек мөһим проблеманы чишү һәркемне тетрәнде. Семинар татар теле һәм әдәбияты укытучыларында тирән тәэсир калдырды.



К списку новостей