МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
“ Сәламәт ана – сәламәт бала”
Опубликовано: 25.11.201425 нче ноябрь көнне мәктәбебездә “ Сәламәт ана – сәламәт бала” дип аталган акция үткәрелде. Ташкичү төп гомуми белем мәктәбенең “SаMоSтоятельные дети” проектында катнашучы укучылар акция үткәрү өчен зур плакат, котлау сүзләре ясалган йөрәкләр, “ Синең исерткеч эчемлекләргә һәм начар гадәтләргә карашың нинди?” дигән темага анкеталар һәм сары төстәге тасмалар әзерләделәр. Акцияне мәктәптә, балалар бакчасында һәм медпунктта эшләүче әниләрдән башладык. Алар белән анкета үткәрелде, сәламәт яшәү рәвеше алып баруда алар нинди эшләр башкарулары белән уртаклаштылар. Соңыннан аларга балалар котлаулар язылган йөрәк - открыткаларны тапшырып, кулларына җылылык символы булган - сары тасманы бәйләделәр. Аннары акция үз эшен урамда дәвам итте. Бу акция, аналар һәм балалар арасында булган җылы мөнәсәбәтләрне ныгытырга, начар гадәтләрнең кеше гомерендә урын алмаска тиешлеген аңларга бик нык ярдәм итте.
К списку новостей












