• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт
Телефон: +7(843)-669-05-22
E-Mail: sch524@bk.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Ташкичинская ООШ"
Руководитель: Сабирзянова Гулия Радиковна
Год основания учреждения: 1929
У нас учатся: 53 Бездә укыйлар: 53 укучы
У нас учат: 13/Бездә укыталар 13 укытучы

“Шәҗәрәләр - нәсел агачы”

Опубликовано: 20.11.2014

   20 нче ноябрь көнне Буа шәһәренең академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбендә нәкъ менә шул исем астында мәктәп укучылары арасында төбәкара фәнни-гамәли конференциянең финал өлеше узды. Әлеге конференцияне уздыру максаты – тарих, әдәбият өлкәсендә сәләтле балаларны барлау, укучыларда фәнни-эзләнү күнекмәләре формалаштыру һәм татар  тарихына кызыксыну уяту, нәсел шәҗәрәләрен барлау.  Конференция 2 этапта узды. Биредә 7-11 класс укучылары катнашты. Беренче этапка эшләрен тәкъдим иткән 246 укучының 83-е йомгаклау этабында чыгыш ясау мөмкинлегенә ия булды.

    Шул укучылар арасында безнең  Ташкичү төп гомуми белем мәктәбенең 7 класс укучысы Гарипов Айбулат үзенең эзләнү эшен тәкъдим итте.  Ул “Җиде буын җылысын сакла” номенациясендә үзенең нәселендәге укытучылар династиясе шәҗәрәсе белән таныштырды. Укучының әлеге хезмәте кызыклы һәм бай мәгълүматлы булуы белән жюри әгъзаларын да җәлеп итте. Әлеге бәйгедә Гарипов Айбулат Татарстан Республикасы мәгариф һәм министрлыгының сертификаты белән бүләкләнде.

 

    Айбулат киләчәктә дә фәнни эзләнү эшчәнлеген дәвам итәр дип ышанабыз һәм уңышлар юлдаш булуын телибез.



К списку новостей