• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт
Телефон: +7(843)-669-05-22
E-Mail: sch524@bk.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Ташкичинская ООШ"
Руководитель: Сабирзянова Гулия Радиковна
Год основания учреждения: 1929
У нас учатся: 53 Бездә укыйлар: 53 укучы
У нас учат: 13/Бездә укыталар 13 укытучы

"Уңыш бәйрәме"

Опубликовано: 25.10.2011

  21 октябрь көнне мәктәптә традицион "Уңыш бәйрәме" кичәләре узды. Бу бәйрәмгә әзерлекне алдан ук башладык. Мәктәп тирә-ягын чистарттык, ялгыз әбиләрнең өйләрендә булдык, булыштык. Төрле табигый материаллардан күргәзмәләр әзерләдек. Ташкабак - бакча каравылчысына, кишер - тычканга, кызыл чөгендер - Чипполинога әверелде. Һәрбер класс үз композициясен яклады.

    Башлангыч класслар бәйрәмне көзге матурлык, кошлар, чәчәкләрне өйрәнүгә багышлады. Алар матур шигырьләр, җырлар башкардылар, табышмакларга җавап бирделәр, бер-берсен сынадылар, ярыштылар. Бәйрәмгә нәни дусларын - балалр бакчасына йөргән балаларны да чакырганнар иде.

   5-7 класс укучыларын бәйрәмдә тылсымлы Көз кызы сәламләде. Укучылар үз осталыкларын Тылсымлы кызга күрсәттеләр: көз турында музыкага бию әзерләгәннәр, көз көне була торган кызыклы вакыйгаларны тасвирладылар, матур җырлар, шигырьләр башкардылар. 

   Бәйрәмнең иң күңелле өлеше кичке 5 тә башланды. Башка елдан аермалы буларак, бу бәйрәмне 8-9 класс укучылары оештырды. 8 класс укучылары өчен аеруча истәлекле көн булды - алар өлкән класс укучылары сафларына бастылар. Укучылар бәйрәмгә Яңа Кенәр лицеенда укучы 10-11 класс укучыларын да чакырганнар иде. Кунаклар да буш килмәгән - алар котлау сүзләре, матур җырлар бүләк итте.  

   Бәйрәмнең күрке - дискотека булды. Укучылар рәхәтләнеп биеделәр, күңел ачтылар.



К списку новостей