• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт
Телефон: +7(843)-669-05-22
E-Mail: sch524@bk.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Ташкичинская ООШ"
Руководитель: Сабирзянова Гулия Радиковна
Год основания учреждения: 1929
У нас учатся: 53 Бездә укыйлар: 53 укучы
У нас учат: 13/Бездә укыталар 13 укытучы

12 апрель-Космонавтика көне!

Опубликовано: 12.04.2014

     12 апрель-Космонавтика көне.  1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше-очучы космонавты Юрий Алексеевич Гагарин. Ул илебез хөкүмәте тапшырган эшне үтәде.Узган гасырны галимнәр,язучылар һәм журналистлар төрлечә атадылар: атом гасыры, генетика гасыры, кибернитика гасыры һ.б. Иң еш кулланыла торган торган атама “Космик гасыры”булгандыр. Чыннан да,1957 нче елның 4 нче октябрендә Советлар Союзында Җирнең беренче ясалма иярчененең тиешле орбитага чыгарылуы күпләр өчен көтелмәгән вакыйга, могҗиза булды.Ясалма күк җисеме зур да, авыр да түгел иде: диаметры 580 мм, массасы 83,6 кг. Совет иленең космостагы көмешсыман ак шар рәвешендәге беренче “вәкиле” нең , 15 һәм 7,5 метрлы дулкында эшләгән ике радиотапшыргычы яңгыраган “бип-бип” дигән сигналлары космик эра башлануы турында игълан итте.

            Безнең мәктәбебездә  дә “Космонавтика көне” бик нәтиҗәле үтте. Педагог- организатор Галяутдинова М.И. һәм тәрбия завучы Хабибуллина Ф.Ф.  “Космос һәм космонавтлар” дигән сыйныфтан тыш чара үткәрде.  Чарада  1- 9 сыйныф укучылары катнашты. Укучылар презентация белән космос, планета, космонавтлар турында тулы мәгълүмат бирделәр.

 



К списку новостей