• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт
Телефон: +7(843)-669-05-22
E-Mail: sch524@bk.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Ташкичинская ООШ"
Руководитель: Сабирзянова Гулия Радиковна
Год основания учреждения: 1929
У нас учатся: 53 Бездә укыйлар: 53 укучы
У нас учат: 13/Бездә укыталар 13 укытучы

Опубликовано: 24.02.2014

 

                                                  Хөрмәтле җитәкчебезнең якты истәлегенә.

         2014 елның 21 феврале гадәти көн иде, югыйсә. Кичен телефон шалтыравы үзәкләрне өзәрлек, ышанып булмаслык, бәгырьләрне теләрлек яңалык җиткерде: Надия Гәптелфәт кызы вафат... Яңа гына 55 яшен тутырган, энергиясе ташып торган, һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы, олы җанлы, кешелекле, акыллы, сабыр  җитәкчебезнең йөрәге тибүдән туктаган. Коллективыбыз, гомумән, авыл халкы өчен авыр югалту бу. Очраклылык микән, болай да сыкрап елаган җаныбызны, тәнебезне сыкы салкыны тагын да өшетеп, телеп- телеп алган кебек булды ул көнне. Әллә табигать тә фәрештәдәй кызы бакыйлыкка күчкәнгә шулай ярсыды микән? Һәрхәлдә безгә шулай тоелды.                                                                             

          Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше тудыра диләр. Хак сүзләр. Надия Гәптелфәтовна бәхетне беренче чиратта үзе өчен түгел, кул астында хезмәт иткән кешеләр өчен тудырырга тырышты. 37 еллык педагогик хезмәт стажы, шуның 24 елын җитәкче булу- хатын-  кыз иңнәре өчен бик авыр йөк булгандыр. Ул аны чын мәгънәсендә югары дәрәҗәдә башкарды. Һәр кешенең шатлыгын да, кайгысын да үзе аша үткәргән кечкенә генә йөрәге түзмәгән, күрәсең.                                                      

          Соңгы 10 елда Ташкичү мәктәбендә җитәкче булып эшләде ул. Шул еллар эчендә коллектив чәчәк атты, җимешләрен бирде. Район, республика күләмендә бик күп җиңүләргә иреште. Бу уңышлар беренче чиратта уйлап эш итә белүче, акыллы, тыйнак, сабыр җитәкчебез аркасында булды, әлбәттә. Хөкүмәтебез дә аның эшен зур бәяләде: бик күп санлы мактауларга лаек булды.                                                       

         Надия Гәптелфәтовна үзе артыннан якты эз калдырды. Без аны ярдәмчел, кешелекле, нур кебек балкып торучы фәрештәбез итеп күңелләрдә озак сакларбыз. Гаиләсенә, әти- әнисенә ходай сабырлык бирсен. Авыр туфрагыгыз җиңел булсын Надия Гәптелфәтовна.

                                                                  Ташкичү мәктәбе коллективы.



К списку новостей