• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт
Телефон: +7(843)-669-05-22
E-Mail: sch524@bk.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Ташкичинская ООШ"
Руководитель: Сабирзянова Гулия Радиковна
Год основания учреждения: 1929
У нас учатся: 53 Бездә укыйлар: 53 укучы
У нас учат: 13/Бездә укыталар 13 укытучы

“Күңелем хәзинәсе” китабы авторы Насибуллина Рузалия Ибраһим кызы белән очрашу

Опубликовано: 01.03.2023

Талант кайчан һәм ничек ачылып китә? Бәлки ул аңа тумыштан бирелгәндер? Аллаһы тәгаләнең кодрәте белән бәлки аның геннарына ук салынгандыр? Һәр яктан да сәләтле кешеләр бик күп булмый. Бүген мәктәптә “Татарстан Республикасының хатын – кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман” региональ проекты кысаларында37 еллык педагогик стажы булганәйдәп баручы укытучы, хезмәт ветераны,югары категорияле җитәкче, “РСФСРның халык мәгарифе отличнигы”, һәвәскәр язучы Насибуллина  Рузалия Ибраһим кызы  белән очрашу үткәрелде.                                                                        Бүгенге очрашуда   Рузалия Ибраһимовнаның 2021 елда чыккан “Күңелем хәзинәсе” исемле китабы белән таныштык. Бу китапта соңгы елларда иҗат ителгән хикәяләр, шигырьләр һәм республика матбугатында урын алган мәкаләләр тупланган. Бу язмалар әхлак, гаиләдә җылы мөнәсәбәтләр, өлкәннәргә ихтирам, табигатькә мәхәббәт кебек матур сыйфатлар тәрбияләүгә багышланган. Укучылар әлеге китаптан шигырь һәм хикәяләрне һәвәскәр язучы алдында зур дулкынлану белән сөйләделәр. Мәмсә авылына багышлап язылган җырның клибы каралды. Рузалия ханым үкучыларга үзенең үгет-нәсихәтләрен, киңәшләрен җиткерде.Укучылар кызыксынып тыңладылар,сораулар бирделәр. Рузалия Ибраһимовнага ныклы сәламәтлек, озын гомерләр, кайгы-хәсрәтсез имин көннәр телибез!

                                                                                                          

 

 

 



К списку новостей