• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт
Телефон: +7(843)-669-05-22
E-Mail: sch524@bk.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Ташкичинская ООШ"
Руководитель: Сабирзянова Гулия Радиковна
Год основания учреждения: 1929
У нас учатся: 53 Бездә укыйлар: 53 укучы
У нас учат: 13/Бездә укыталар 13 укытучы

Заяга узмаган гомер...

Опубликовано: 12.01.2019

 

Заяга узмаган гомер...

Хөрмәткә һәм  данга лаек була,

                                                                      Саф намуслы хезмәт кешесе.

                                                                   Җирдә үз урынын таба ала

                                                                   Йөрәген ул бирсә эш өчен.

Бүген,  12 январь көнне, Ташкичү төп гомум белем  мәктәбендә зур бәйрәм уздырылды. Үзенең  40 елдан  артык гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган хөрмәткә лаек олы шәхес – Гарифжанов Мәсхүт Зариф улы үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.  Юбилярны котлауда  Арча районы мәгариф идарәсе начальнигы Мөхәммәдияров Рамил Данил улы, мәгариф хезмәткәрләренең  профсоюз оешмасы рәисе  Харисов Вакыйф Вагыйз улы, Ташкичү авыл җирлеге  ветераннар советы рәисе Насыйбуллина Розалия Ибраһим кызы, Г. Тукай исемендәге  Ашитбаш урта мәктәбенең элеккеге директоры Шавалиева Рәмзия Азат кызы һәм ветеран укытучылар  катнаштылар.

Моннан 60 ел элек, кышның иң салкын көннәренең берсендә , Арча районы Мәмсә авылында, Зарифҗан абый һәм Гөлбикә апалар гаиләсендә,  6 нчы бала булып дөньяга  аваз сала ул. 1959 елның  12 нче гыйнвары –Мәсхүт Зариповичның тормыш дәфтәренең беренче бите ачылган көн.

Мәсхүт абый башлангыч белемне Мәмсә  авылының башлангыч мәктәбендә ала,  төп белем алуны Ташкичү сигезъеллык мәктәбендә  дәвам итә. 1974 нче елда,  кулына өлгергәнлек аттестаты алып,   Арча педагогия училищесына юл тота. Аның күптәнге хыялы – укытучы булу - тормышка аша.

Арча педучилищесын 1978 нче елда тәмамлагач, Яңа Кенәр урта мәктәбенә комсомол секретаре итеп эшкә кайта. Шул мәктәптә эшләгән вакытта  Казан  Дәүләт педагогия институтының география  факультетында читтән торып укуын дәвам итә. 1980 нче елда  Совет Армиясе сафларына чакырыла. Ике елдан соң яңадан Яңа Кенәр урта мәктәбенә кайта, башлангыч классларда укыта башлый. Үзенең бөтен көчен, энергиясен балалар укытуга һәм тәрбия бирүгә куя.

1990  нчы елдан 2004 елга кадәр Мәсхүт Зариповичның тормышы һәм эшчәнлеге Ашытбаш урта мәктәбе белән бәйле. Биредә ул география укытучысы, класстан тыш эшләр завучы, укыту эшләре буенча директор урынбасары вазыйфаларын башкара. Шушы чорда аның барлык таланты ачыла. Район, республика күләмендә узган бәйгеләрдә катнаша, “Ел Укытучысы – 1996” республика конкурсы лауреаты, 1998 нче елда “Татарстан Республикасы атказанган укытучысы” исеменә лаек була.

2004 нче елдан Мәсхүт Зарипович үзе укыган  туган Ташкичү урта мәктәбендә хезмәтен дәвам итә. География фәне укыта, укыту эшләре буенча директор урынбасары вазыйфаларын башкара. Шушы чорда мәктәп коллетивы милли мәгарифне үстерүдәге уңышлары өчен Татарстан Республикасының  Каюм Насыйри исемендәге премиясенә лаек булды. 2018 елда  тырыш хезмәте өчен Мәсхүт Зариповичка “Татарстан Республикасы Халык укытучысы”  дигән мактаулы исем бирелде.

Ул белем биргән, тәрбияләгән укучылары – күпләгән профессия ияләре  - бүген дә аны үзләренең якын дусты, киңәшчесе дип саныйлар.

Мәсхүт Зарипович - бәхетле. Ул бүген үз укучылары, хезмәттәшләре янәшәсендә. Алдагы көннәрдә дә Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе  коллективының таянычы, ышанычы, маягы булып озак еллар кулга кул тотынып эшләргә насыйп булсын Сезгә!

Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе коллективы.




К списку новостей