• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт
Телефон: +7(843)-669-05-22
E-Mail: sch524@bk.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Ташкичинская ООШ"
Руководитель: Сабирзянова Гулия Радиковна
Год основания учреждения: 1929
У нас учатся: 53 Бездә укыйлар: 53 укучы
У нас учат: 13/Бездә укыталар 13 укытучы

Әнием, бәгырем!

Опубликовано: 26.11.2012

   24 нобрь көнне Ташкичү авылы мәдәният йортында алма төшәрлек тә урын калмаган иде. Бу көнне анда "Әнием, бәгырем!" дип аталган, әниләр көненә багышланган зур концерт булды. Концерт программасын 2009 нчы елда мәктәпне тәмамлаган Алинә Хәнәфиева төзеде һәм алып барды.

  2011 нче елның июнь ае. автоавария. Шул авариядә Алинә зур җәрәхәт алды. Мәктәптә укыган чорда концертлар алып барган Алинәнең яңадан сәхнә түрләренә менәсе, авылдашларына кирәкле булуын күрсәтәсе килә. Үзенә авыр чорда ярдәм иткән авыл халкына зур рәхмәтен шушы конөерт аша белдерәсе килә аның.

   Зал шыгрым тулы. Әнә Шушмабаш авылы җырчы-йолдызы Э.Гобәйдуллина, Яңа Кенәр авылыннан апалы-сеңелле Хәбибуллиналар, Илдус, Шекә авылыннан килгән үзешчәннәр, Ташкичү авылы егетләре һәм кызлары. Барысы да Алинәнең уй-фикерләре, аның тазару шатлыгы белән уртаклашырга килгәннәр. 

   Бик рәхәтләнеп ял иттеләр авылдашлар. Алинә әниләрне бәйрәм белән котлады, авыр вакытта үзенә зур ярдәм күрсәткән авылдашларына рәхмәт белдерде, армый-талмый үзен тазарту өстендә эшләгән әнисенә баш иде. Әниләрнең һәрвакытта да бөек булып калуларына дан җырлады.

   Рәхмәт сиңа, Алинә! Авыр чакларда баш имәвең, кыен минутларны җиңеп чыгуң өчен зур рәхмәт! Без сине яратабыз!



К списку новостей