• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт
Телефон: +7(843)-669-05-22
E-Mail: sch524@bk.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Ташкичинская ООШ"
Руководитель: Сабирзянова Гулия Радиковна
Год основания учреждения: 1929
У нас учатся: 53 Бездә укыйлар: 53 укучы
У нас учат: 13/Бездә укыталар 13 укытучы

Район башлангыч класс укытучылары семинары

Опубликовано: 23.03.2012

   Башлангыч класс укытучыларының "Яңа федераль стандартлар керү чорында дәрестән тыш вакытны оештыру" темасына багышланган семинары безнең мәктәптә үтте. Бучарага әзерлек алдан ук башланды,Симетбаш,Мәмсә башлангыч мәктәпләре укытучылары да тартылды.

   1 класс укучыларының дәрестән тыш вакытларын оештыру Яңа Кенәр укучылар йорты хезмәткәрләре Н.Ф.Гимадетдинов, Р.А.Галиева тарафыннан спорт һәм сынлы сәнгать юнәлешендә оештырыла.Моннан тыш бию түгәрәге эшли, укытучылар балаларны тормышка кирәкле сәнгать юнәлешендә дә эш оештыралар.

   Семинар башлангыч класс укытучылары әзерләгән "Тылсымлы сүзләр" музыкаль композициясе белән башланып китте. Укучылар ел буена шигырь сөйләү, җырлау, бию сәнгатендәирешкән уңышларыбелән таныштырдылар. Мәмсәбашлангыч мәктәбе укытучылары Р.А.Загидуллина технология, М.М.Галиева әдәби уку, Симетбаш башлангыч мәктәбе укытучысы Л.З.Гилазова тирә-юнь дәресләрен оештыру буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Аларның дәресләрендә булган уңай яклар семинарда катнашучылар тарафыннан югарыбәяләнде,кимчелекләрне бетерү өстендә ничек эшләргә кирәклек күрсәтелде.

 Яңа ЮГОСбуенча класстан тыш вакытны оештыру буенча "Свтофор -безнең дус", "Серле кошлар" дигән темаларга чараларнв Н.Ф.Гимадетдинов һәм Р.А.Галиева күрсәттеләр.  Бу чараларда дәрестән тыш вакытны оештыруның төрле формалары булу,аларны тагын да интенсивлаштыру буенча фикер алышу оештырылды.

  Ташкичү төп мәктәбендә укучыларның буш вакытын оештыруның үрнәк мисаллары бар. М.М.Камалиева укучыларны дәрестән тыш вакытта квиллинг сәнгате, Г.З.Фазуллина оригами сәнгате белән таныштыру өстендә эш алып бара. Алар семинарга җыелганнарны бусәнгатҗ,аларны оештыру серләре белән таныштырдылар. С.К.Ханафиева 4 класста уку дәресләрен оештыру буенча банк оештыру тәҗрибәсе белән таныштырды. Дәрес өчен кирәкле план,презентация, язучы турында барлык мәгълүматлар тупланган бу банксеминарда катнашучыларда зур кызыксыну уятты.

  1 класста укытучылар Р.С.Шагидуллина әлифба дәресләрен,Мәмсә башлангыч мәктәбе 1 класс укытучысы Р.Г.Галимуллина математика укыту торышында булган уңай һәмпроблемалы яклар турындаүз тәҗрибәләре белән таныштырдылар, семинарда катнашучучыларның фикерләрен тыңладылар. Симетбашбашлангыч мәктәбе мөдире Г.И.Галиева азкомплектлы мәктәптә ФГОСны тормышка ашыру юлларын эзләү тәҗрибәсе белән таныштырды.



Фоторепортаж:
Семинар

К списку новостей