МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
E-Mail: | sch524@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
Год основания учреждения: | 1929 |
У нас учатся: | 47 Бездә укыйлар: 47 укучы |
У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
Мәктәп бакчасында көзге өмә уздырылды 07.10.2023
Мәктәп яны тәҗрибә участогын һәм мәктәп бакчасын чистарту, кышка әзерләү максатыннан оештырылган өмәдә 2-9 сыйныф укучылары бик теләп катнаштылар.. Җәй буе ямь биреп үскән чәчәкләрнең орлыклары җыелды, коелган яфраклар да җыелды. Чүпләр түгелде.
-
УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕ БЕЛӘН! 06.10.2023
Хөрмәтле мөгаллимнәребез! Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез, туры юл күрсәтүчеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсыйхәтегез безгә авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Һәрчак укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын! Сәламәтлек, ак бәхетләр, яңа куанычлар телибез! Бәйрәмегез белән!
-
Бәйрәм белән Сезне, остазларыбыз! 06.10.2023
Сезнең тормыш юлы матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
Рәхмәт, дибез, сезгә чын йөрәктән,
Сезнең гомер — безнең горурлык.Бүген бездә кунакта - мәктәбебездә эшләп лаеклы ялга чыккан ветеран укытучыларыбыз. Бүгенге истәлекле көндә барлык мөгаллимнәргә рәхмәт сүзләре белдерәсе һәм хөрмәт күрсәтәсе килә. Сезнең профессиональ, игътибарлы, таләпчән булуыгыз һәм күңел җылыгыз безнең балаларга сәләтләрен һәм талантларын ачарга ярдәм итә.Кем булуыбызга һәм нинди һөнәр сайлавыбызга карамастан, һәрбербезнең тормышында үз Укытучысы булган. Без барыбыз да, барыннан элек, кемнәрнеңдер укучылары, бездә булган яхшы сыйфатлар – алар да шул исәптә зирәк остазларыбыз хезмәте. Чын укытучы – ул белем бирүче генә түгел , ә укучыны шәхес итеп тәрбияләүче дә.
Хөрмәтле өлкәннәребез, сезне бәйрәм белән чын күнелдән тәбрик итәбез, нык сәламәтлек телибез. Картлык көннәрегезне тән һәм җан тынычлыгы белән, балаларыгыз һәм оныкларыгызның сезнең өчен кайгыртуын, җылы мөнәсәбәтләрен тоеп үткәрегез.Рәхмәт сезгә, бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен!
-
Тыл ветераннарын котладык 04.10.2023
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан мәктәбебез укучылары һәм укытучылары зур хөрмәткә ия булган тыл ветераннарын бәйрәм белән котладылар. Без сезне, хезмәтегезне ихтирам итәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез. Һәммәгезгә дә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез.
-
1 октябрь - Өлкәннәр көне 03.10.2023
1 октябрьдә бөтен илебез Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Бу көнне барлык өлкәннәрне - сугышта катнашкан каһарманнарыбызны, аннан соңгы авыр елларда илебезне торгызуда фидакарьләрчә хезмәт куйган ветераннарны, өлкәннәрне кайгырту матур традициягә әйләнде. Безнең мәктәбебез дә бу ункөнлек кысаларында бик күп эшләр башкара.
Мәктәбебездә озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан өлкән буын вәкилләрен бәйрәм белән котладык. -
1 октябрь - Өлкәннәр көне 02.10.2023
Кадерле өлкәннәребез!
Сезне барчагызны да бәйрәмегез белән кайнар котлыйбыз!!!. Гаилә бәхете, балалар, оныклар куанычы, игелеге телибез.Йөрәгебез тулы хөрмәт хисе,
Кадерле Сез безгә ветераннар.
Сездән үрнәк алып эшлибез без,
Тиңләшергә теләп, Сезгә, изге җаннар!
-
Единый классный час: «Одна страна! Одна семья! Одна Россия!» 30.09.2023
30 сентября, начиная с 2023 года, в России отмечается новая памятная дата – День воссоединения Донецкой Народной Республики, Луганской Народной Республики, Запорожской области и Херсонской области с Российской Федерацией (2022 год.) Этот день жители Республики ждали долгих восемь с половиной лет. Сегодня, с учащимися был проведен патриотический классный час. Увлекательный рассказ о важных событиях в истории республики, о значении Донбасса для России, о живых и погибших героях ДНР и СВО, об интересных исторических событиях 1918 года.
-
Соревнование по легкой атлетике 29.09.2023
Учащиеся школы приняли участие в районных соревнованиях по лёгкой атлетике. Цель мероприятия - привлечение детей к спорту и пропаганда здорового образа жизни. Команда нашей школы заняла четвёртое место. Молодцы!
-
«Поэт родного края – родник большого таланта» 28.09.2023
В рамках празднования столетнего юбилея Расула Гамзатова, известного советского поэта из Дагестана, провели для учеников литературный урок «Поэт родного края – родник большого таланта», посвященный изучению творчества и жизни великого писателя.
На уроке школьники не только изучали биографию Расула Гамзатова, но и смотрели видео о его жизни, обсуждали его вклад в мировую литературу. Они также узнали, что стихи поэта переведены на множество языков и пользуются популярностью в разных странах. Это свидетельствует о том, что истинное искусство не знает границ и способно объединять людей разных национальностей и культур.
Такие уроки помогают расширять кругозор, развивать творческие способности учащихся, вдохновлять на новые свершения. Ведь каждый из нас может найти свою историю в творчестве Расула Гамзатова, каждый может найти что-то, что будет его вдохновлять и делать лучше. -
Ата-аналар җыелышы 27.09.2023
26 нчы сентябрь көнне мәктәбебездә ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелыш укучыларның сәламәтлеген саклау , пожар, электр куркынычсызлыгы кагыйдәләре, юлларда, тимер юл зонасында йөргәндә балаларның иминлеге һәм хәвефсезлеге, караңгы вакытта йөрү, яктылык кире кайтаручы элементлар куллану, терроризм, коррупциягә каршы көрәшү юллары, зарарлы гадәтләрне булдырмау, интернет куркынычсызлыгы темаларына багышланды. Җыелышта Арча муниципаль районы хокук бозуларны профилактикалау буенча балигъ булмаган балалар белән эшләүче зона инспекторы Э.С.Усманова , Арча муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе профилактика бүлеге начальнигы Э.Г.Мухаметзяновалар катнашты.