МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
E-Mail: | sch524@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
Год основания учреждения: | 1929 |
У нас учатся: | 47 Бездә укыйлар: 47 укучы |
У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Тренинговое занятие «Давайте дружить» 25.11.2023
В рамках недели психологии, в 8 классе было проведено тренинговое занятие на тему «Давайте дружить». Цель: обучение навыкам выстраивания устойчивых дружеских взаимоотношений, совладания с конфликтными ситуациями, стимулирование заинтересованности в поисках путей выхода из конфликтных ситуаций.
На тренинговых занятиях ученики выполняли различные упражнения: «Что такое конфликт», «Эмоции народов мира», «Не урони», «Как ты хочешь попрощаться».
-
“Әниләр көне белән! ” 25.11.2023
Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен - Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман. Тормышыбыз бизәге булган әниләребез матур да, батыр да, мәрхәмәтле дә, изге күңелле дә.Сез гаилә учагын, тынычлыкны саклаучылар. Мәхәббәтегез, сабырлыгыгыз, назыгыз һәм ниләр генә кылсак та гафу итә белүегез өчен сезнең алда баш иябез.Сезнең иңнәргә бик зур йөк - гаилә мәшәкатьләре дә, һөнәри эшчәнлек тә, балалар тәрбияләү дә төшә.Барысы өчен дә бик зур рәхмәт! Кадерледән кадерлеләребез! Сезгә озын гомер, имин көннәр, балаларыгызның куанычларын гына күреп яшәвегезне телибез. Күңелегез тыныч, килер көннәрегез матур һәм һәрчак бәхетле булыгыз! Мәктәбебездә әниләр көненә багышланган бик матур чара уздырылды.
-
Олимпиада призерларын котлыйбыз! 25.11.2023
6 сыйныф укучысы Багавиева Зәринә математика фәне буенча, 8 сыйныф укучысы Ибатуллина Дилә биология фәне буенча район олимпиадасы призерлары булдылар. Фән җитәкчеләре: Фаттеров Ф.Г., Вафина А.А. Укучыларны зур уңышлары белән котлыйбыз!
-
Игровое занятие для учащихся 1-4 классов «Каждый ценен» 24.11.2023
В рамках недели психологии, с учащимися начальных классов филиала «Мамсинская НОШ», было проведено игровое занятие на тему «Каждый ценен». Цель: развитие навыков общения, укрепление позитивного отношения к окружающим, развитие рефлексии и способности к осознанию своих чувств. На протяжении всей недели ученики проявляли себя активно: рисовали, играли в игры, активно задавали вопросы и дискутировали на тему дружбы, ощущалась большая заинтересованность со стороны учеников и со стороны педагога.
-
“Әдәби мәйданчык”. Яңа китапларга, газета-журналларга күзәтү ясау. 24.11.2023
“Туган телем сагында” атналыгы кысаларында 24 нче ноябрь көнне башлангыч класс укучылары яңа китаплар, газета һәм журналлар белән таныштылар. Яңа китап белән очрашу икеләтә шатлык. Яңа китаплар белән танышу, уку, төсле иллюстрацияләргә соклану, әдәби геройлар дөньясына чуму нинди рәхәт.
-
Әниләр көненә бүләк 24.11.2023
Ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә җылы һәм назлы «Әниләр көне»н билгеләп үтәбез. Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газиз әниләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман. Укучылар бик мавыгып, әниләренә бүләк эшләделәр. Килеп чыккан кул эшләрен күреп, бик куандылар.
-
Татар халкының милли бәйрәмнәре 23.11.2023
Гасырлардан-гасырга, буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балага үзләренең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча тапшырып килгән, һәм алар, күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп, югалып бетә язып, безнең көннәргә дә килеп җиткән. Бу йолалар-халыкны бердәм милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе булып тора. Бүген башлангыч класс укучыларына татар халкының милли бәйрәмнәре, йолалары белән таныштыру чарасы үткәрелде. Яшь буынны милли рухта тәрбияләү һәркемнең изге бурычы.
-
Зона профсоюз ярышлары 23.11.2023
22 ноябрь көнне Ташкичү төп гомуми белем мәктәбендә профсоюз членнары арасында өстәл теннисы һәм бадминтон буенча зона ярышлары булып узды. 6 мәктәптән җыелган хезмәткәрләр матур уен күрсәттеләр.
-
«Туган телем сагында” 23.11.2023
“Туган телем сагында” акциясе һәр айның бер атнасын “Туган тел атналыгы” итеп үткәрү планлаштырылды. Элеге атналык кысаларында үткәрелеп барган чаралар укучыларыбызны тылсымлы тел дөньясына кереп, матур, дөрес сөйләргә, тапкыр әйтергә, фикерне төгәл белдерергә, телебезнең байлыгын, хикмәтен, язмышын аңларга ярдәм итә.
Татар халкы яраткан шагыйре Габдулла Тукайны котлый, шигырьләрен укый, җырларын җырлый. Шагыйрьнең балачагы Кушлавыч, Өчиле, Кырлай авыллары, аның бай табигате белән бәйле. Шушы авылларның матур табигате сабый күңелендә тирән эз калдыра. Шагыйрь бу хәтирәләрне үзенең үлемсез шигырьләренә сала. Тукай әсәрләре белән безнең телебез ачылган, сабый чактан укыган әкиятләре күңелебезгә кереп калган. Тукай кеше күңелендә була торган намуслылык, тугрылык, гаделлек сыйфатларын шигырьләре аша җиткерергә тели.
Еллар үткән саен Тукаебыз безгә якыная, кадерлерәк була бара. Аңа булган чиксез ихтирам безнең күңелләрдә онытылмаслык урын ала. Укучылар өчен оештырылган “Тукай – сүнмәс йолдыз ул!” дип аталган әдәби чарада Габдулла Тукайның тормыш юлы, әсәрләре искә төшерелде. Чара Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Габдулла Тукай иҗаты – күпкырлы, халыкчан, тирән моңлы һәм тылсымлы бер шигъри дөнья ул.
-
Игровое занятие для учащихся 1- 4 классов "Давайте дружить". 22.11.2023
В рамках прохождения недели психологии в МБОУ «Ташкичинской ООШ» прошло игровое занятие для учащихся 1- 4 классов "Давайте дружить". Целью этого занятия являлось обучение навыкам выстраивания устойчивых дружеских взаимоотношений внутри класса, совладания с конфликтными ситуациями, стимулирование заинтересованности в поисках путей выхода из конфликтных ситуаций. В этом мероприятии было создано дружелюбная доверительная атмосфера, позитивное отношение к себе и окружающим, укрепление бережного взаимоотношения друг с другом. Ребята проходили различные испытания, где им необходимо было показать умение взаимодействовать друг с другом. Все успешно справились с испытаниями.