МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 ( 159 ) 160 >>
-
Мирас булып калсын 26.03.2021

“2021 нче ел – Татарстан Республикасында туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннанТашкичү мәдәният йортында һәвәскәр язучы Р.И.Насибуллинаның “Мирас булып калсын” исемле китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Бу китапта фольклор күренешләр һәм спектакль сценарийлары тәкъдим ителгән. Элеккеге заманнардан безнең көннәргә килеп җиткән бәйрәмнәр, йолалар, гореф-гадәтләр бар. Бу бәйрәмнәр гасырлар буе халкыбызның рухи бердәмлеген, дуслыгын, туганлыгын ныгыткан. Халык бәйрәмнәре – шул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Әлеге чарада мәктәбебез укытучылары, укучылары катнашты.
-
Туган җир сулышы 26.03.2021

“2021 нче ел – Татарстан Республикасында туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан 25 март көнне Кукмара районы Янил урта мәктәбендә V Республикакүләм “Туган җир сулышы” дип аталган фәнни-гамәли конференция булды. Бу конференциядә 9 нчы класс укучысы Галәветдинова Фирдинә «Мин журналист булсам...» секциясе эшендә уңышлы чыгыш ясап, җиңүче булды. Котлыйбыз, Фирдинә!
-
Волейбол ярышы 25.03.2021

Каникуллар файдалы һәм күңелле үтә. Бүген 7-9 класслар арасында волейбол ярышы узды.
Каникулы проходят с пользой и удовольствием. Сегодня прошли соревнования по волейболу среди 7-9 классов.
-
Без бергә 24.03.2021

Арча муниципаль районында “Без бергә” Республика милли балалар фестиваленең муниципаль этабы узды. Хакимовлар гаиләсе фестивальдә катнашып, III дәрәҗә лауреат булды.
-
“Шушы яктан, шушы туфрактан без” исеме астында уздырылган республика укуларында катнашу 23.03.2021

“2021 нче ел – Татарстан Республикасында туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан Сарман районы Җәлил исемендәге 2 нче урта гомуми белем мәктәбендә уздырылган Сарман районыннан чыккан язучыларга багышланган “Шушы яктан, шушы туфрактан без” исеме астында уздырылган республика укуларында катнашып 9 сыйныф укучысы Галимҗанова А. һәм “Мизгел” видеостудиясе беренче урынга лаек булдылар.
-
Туфан Миңнуллин исемендәге VIII республика конференциясенә катнашу 22.03.2021

-
Каникуллар башланды - Начались каникулы 22.03.2021

Бүгеннән укучылар өчен язгы каникуллар башланды. Бу чорда да укучылар өчен төрле чаралар оештырыла. 9 класс укучылары бүген математикадан ОГЭга әзерләнделәр, 8 класс укучылары рус теленнән ВПР материалларын чиштеләр.
Для учащихся начались каникулы. Во время каникул учащимся проводятся разные мероприятия. Так для учащихся 9 классов проводились занятия по математике, а для учащихся 8 классов - подготовка к ВПР по русскому языку.
-
Котлыйбыз! 20.03.2021

19 март көнне Яңа Кенәр урта мәктәбендә Татарстан республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан районара "Мәгърифәт йолдызлыгы" дип аталган фәнни-гамәли конференция узды. Бу конференциягдә мәктәбебезнең өч укучысы катнашты һәм җиңүгә ирештеләр. 9 класс укучылары И.Ахмадуллин һәм Ф.Галяветдинова инша язу номинациясендә призер булсалар, шул ук класс укучысы А.Галимзянова фәнни эш яклау номинациясе җиңүчесе булды. Котлыйбыз!
В Новокинерской средней школе прошла научно-практическая конференция "Мәгърифәт йолдызлыгы". На ней участвовали учащиеся 9 класса И.Ахмадуллин, Ф.Галяветдинова и А.Галимзянова. А.Галимзянова стала победителем в номинации "Защита научного труда", И.Ахмадуллин и Ф.Галяветдинова - призерами в номинации "Сочинение". Поздравляем!
-
“Нәүрүз” бәйрәме 20.03.2021

21 март – көн белән төннең тигезләшкән вакыты. Шушы вакытта төрки халыклар “Нәүрүз” бәйрәме оештырганнар. Бу бәйрәм безнең якларда да билгеләп үтелә. Укучылар бәйрәмгә алдан әзерләнделәр. Башлангыч класс укучылары “Нәүрүз мөбәрәкбад” дип исемләнгән җырлы-биюле тамаша әзерләделәр. Барлык укучылар да карга боткасы өчен төрле ярмалар җыйдылар. Бәйрәмдә татар халкының җырлы-биюле уеннары уйналды, көч сынашулар булды. Бәйрәм карга боткасы ашау белән тәмамланды. Бу көн Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар дуслыгы елына багышланды.
-
Казан шәһәре белән бәйле танылган шәхесләр 19.03.2021

Татарстан башкаласы Казанилебез тарихында аерым урынны алып тора.Казан электән үк фәнни, мәдәни һәм сәнәгәть үзәкләренең берсе булып саналган. Казанда күп кенә танылган шәхесләр яшәгән, белем алган. Алар арасында танылган язучылар, җәмәгать эшлеклеләре,химиклар, сәнгать әһелләре дә бар.Танылган язучылар: Е.А.Боратынский, А.С.Пушкин, А.М.Горький, В.В.Маяковский, Л.Н.Толстой, М.А. Цветаева,тәнкыйтьче Н.Г.Чернышевский,бөек җырчы ФИ.Шаляпин исемнәре Казан шәһәре белән бәйле.Бугенге кичә шул шәхесләрнең исемнәрен, иҗатларын барлауга багышланды.Укучылар аларның Казанда яшәгән еллары,шул елларда иҗат ителгән әсәрләре белән таныштылар












