Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Ташкичү балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, Республика Татарстан, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36 |
| Телефон: | 88436690522 |
| E-Mail: | dstash.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Гараева Гульнара Мидехатовна |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 4 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Ташкичү балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80
-
Хуш киләсең, Нәүрүз! 20.03.2015

Агымсулар кичтем мин,
Сезгә килеп җиттем мин,
Нәүрүз әйтеп үттем мин,
Нәүрүз мөбарәк булсын.
Газиз кызларым, улларым! Көн белән төн тоташкан, тигезләшкән көнне кешеләргә бәхет теләгез, бер-берегезгә ягымлы булыгыз, кешеләр белән ике кулыгызны биреп күрешегез. Шундый матур теләкләр белән кичәбез түренә Нәүрүзбикә килде. Нәүризбикә белән балалар җырладылар, биеделәр. Нәүрүзбикә балалрның белемнәрен дә сынады. Нәүрүзбикә балаларга зур үтенечен дә белдерде: “ Табигатьне саклагыз, елгаларның суы саекмасын, урманнардан киек кошлар китмәсен, зәңгәр күгебезне болыт капламасын, үләннәр гел яшел булсыннар”.
-
Музейга сәяхәт 13.03.2015

Бакчабызда Җиңүнең 70 еллыгына багышлап төрле чаралар, әңгәмәләр еш үткәрелә. Бүген балалар белән Ташкичү мәктәбендәге музейга сәяхәт кылдык. Балалр андагы экспонатлар белән таныштылар.
-
"Иң, иң кадерлеләребез!" 06.03.2015

Бүген бакчабызда "Иң, иң кадерлеләребез!" дигән бәйрәм иртәсе оештырылды. Бәйрәмчә бизәлгән залга балалар, әниләр, әбиләр җыелды. Әниләргә "Иң матур язгы букет" дип аталган өй эше бирелгән иде. Һәрбер әни эшне матур итеп башкарган. Балалар әниләренә матур җырлар белән үрелгән бәйрәм кичәсе тәкъдим иттеләр. Әниләребез дә үз чиратында үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Бәйрәм ахырында әниләренә һәм әбиләренә балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәмнән һәрбер кеше шатланып кайтып китте.
-
Кадерле әниләребезне куандырырга уйладык! 03.03.2015

Тиздән әниләребезнең бәйрәме җитә. Балалар әниләрен үз көчләре белән эшләгән бүләкләре белән куандырырга уйладылар. Әниләренең куанычлы йөзләрен күрү өчен балалар бик тырышалар.
-
Рәхәт тә соң саф һавада! 26.02.2015

Балаларның сәламәтлеген кайгырту максатыннан, бакчабызда һәрдаим чаралар, әңгәмәләр үткәрелеп килә. Бүген дә балалар белән табигать кочагына уйнарга чыктык. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнау балаларга бик тә ошый. Аларның урамнан кергәндә күңелләре күтәренке булу һәрберебезне куандыра.
-
23 февраль - әтиләр бәйрәме 19.02.2015

Бакчабызда бүген зур бәйрәм узды. Әтиләр һәм балалар катнашында ярышлар, уеннар, бәйгеләр үткәрелде. Әтиләребез үзләренең яшь чакларын исләренә төшерделәр. Балаларыбыз әтиләренә багышлап матур концерт номерлары тәкъдим иттеләр. Ахырдан Һәр бала әтиләренә үз көчләре белән әзерләнгән истәлекле бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәмнән барлык әтиләр һәм балалар канәгать калдылар. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
Тәрәзә төбендә витамин 13.02.2015

Балалар белән 13 январь көнне суган утырттык һәм күзәтүләр алып бара башладык. Ай дәвамында күзәтүләр алып бардык, суганның файдасы турында сөйләштек. Ак тамырлары барлыкка килде, кыяклары күренә башлады. 12 нче февральгә безнең суганнарыбызның озынлыгы 18 сантиметрга җитте.
-
2015 ел - Парклар һәм Скверлар елы 05.02.2015

Татарстанда Президент Указы нигезендә 2015ел -Парклар һәм Скерлар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан бакчабызда шул теманы яктырткан күчмә почмак оештырылды. Тәрбияче балаларга табигатьне ярату һәм аның матурлыгын саклау өчен үзебезнең көчтән килгән кадәр ярдәм итәргә кирәклеген аңлатты. Балаларга әдәби әсәрләрдән табигатьнең матурлыгын яктырткан өзекләр укылды.
-
Юл йөрү кагыйдәләре 30.01.2015

" Юл йөрү кагыдәләрен өйрәнүдә төрле алымнар куллану" темасы астында бакчабызда 27.01.15 -30.01.15 га кадәр тематик тикшерү үткәрелде. Әти-әниләрнең бу темага карата балаларына игътибарлыгын һәм таләпчәнлеген тагы да арттырырга кирәклеге искәртелде. Балаларга бу төр эшчәнлек бик ошады.
-
Бөек Җиңүгә - 70 ел 20.01.2015

Бакчабызда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан балалар белән бик күп әңгәмәләр уздырылды. Бөек Җиңүгә багышланып ясалган почмак - балаларда һәм әти-әниләрдә зур кызыксыну уятты. Бу почмак балаларда туган илне ярату, олыларга карата кадер-хөрмәт хисләре тәрбияләү максатыннан эшләнде.





