• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт
Телефон: (884366)53443
E-Mail: Sskor.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Среднекорсинская ООШ"
Руководитель: Яруллин Радик Ракипович
Год основания учреждения: 1902
У нас учатся: 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы
У нас учат: 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы

Новости МБОУ "Среднекорсинская ООШ"

Г. Тукай музеена сәяхәт

Опубликовано: 30.05.2025

Габдулла Тукайны бәләкәй вакытында үзенә сыендырган Яңа Кырлай авылы мемориаль һәйкәл булып тора. Кырлай авылында Сәгъди абзыйлар гаиләсендә Тукай 5 елга якын яши. Тукайның гади крестьян тормышының көндәлеге, ихтыяҗын сиземләве шушы Кырлайдан башлана. Монда ул мәдрәсәгә йөреп белем ала, халык иҗаты гәүһәрләре белән таныша. «Бу Кырлай авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным», — дип язды соңыннан шагыйрь.
Шагыйрь эзләре калган сукмаклар авылда әле дә саклана. Аларның берсе Тукай мемориаль комплексына алып килә. Г. Тукайга Яңа Кырлайда багышланган музей экспозициясе 1960 елларның икенче яртысында авыл китапханәсендә оештырыла. 1971 елның 30 мартында Г. Тукай музее Казанда М.Горький музее филиалы статусы ала. 1976 елдан ТАССР Дәүләт музее филиалы. ТАССРның Министрлар Советының 1978 елның 7 декабрьдәге «Яңа Кырлай авылын һәм Г. Тукай мемориаль үзәген төзекләндерү, архитектура-сынлы бизәү буенча чаралар» карары буенча
Б.Урманче проекты белән яңа музей комплексы бинасы төзелә, яңа экспозиция ачу тантанасы 1979 елның 25 апрелендә үткәрелә. Музей комплексы үз эченә ике экспозицияне ала: мемориаль көнкүреш (Сәгъди абзый йорты) һәм әдәби-нәфис (махсус төзелгән бина). «Г. Тукайның тормышы һәм иҗаты» дигән экспозия Б.Урманче проекты белән төзелгән ике катлы бинада урын алган. Без бүген Сарай-Чокырча, Корайван һәм Алан башлангыч мәктәпләре укучылары һәм укытучылары шушы музей комплекста экскурсиядә булып кайттык. Сәяхәт бик эчтәлекле һәм балаларның исендә калырлык булды.
 



К списку новостей