муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
Телефон: | (884366)53443 |
E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
Год основания учреждения: | 1902 |
У нас учатся: | 91 учащихся / Бездә укыйлар: 91 укучы |
У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Новости МБОУ "Среднекорсинская ООШ"
Корайван авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы
Опубликовано: 06.05.2025Бүген безнең Корайван авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы булып узды. Тантананы авыл җирлеге башлыгы Вафина Рәмзия Рамазан кызы башлап җибәрде. Ул авылдашларны бәйрәм белән котлады, хәзерге көннәрдә дә Бөек Җиңүнең әһәмияте турында сөйләде. Аннары сүз авылдашыбыз “Арча хәбәрләре” газетасы журналисты Фәттахов Ильяс Сәхәп улына бирелде. Корайван башлангыч мәктәбе укучылары авылдашларына Бөек Ватан сугышына багышланган җырларын, шигырьләрен бүләк иттеләр. Культура хезмәткәрләренең сугыш тематикасына багышланган чыгышы кайнар алкышларга күмелде.
Урта Курса мәктәбе укучылары сугышта һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлгә венок куйдылар, кунаклар чәчәкләр салдылар. Көннәребез якты, күгебез һәрвакыт аяз булсын дигән теләк белән бәйрәм тәмамланды.
К списку новостей