муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
Телефон: | (884366)53443 |
E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
Год основания учреждения: | 1902 |
У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
Солдатка хат 20.02.2025
23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 5 нче класс укучылары махсус хәрби операциядә булган якташларыбызга хатлар яздылар. Әлеге хатларында укучылар бүгенге тыныч, бәхетле көннәребез өчен рәхмәт сүзләрен белдерделәр һәм батыр абыйлары белән горурлану хисләрен чагылдырдылар.
-
23 февраль-Ватанны саклаучылар көне белән котлау 19.02.2025
Бүген Алан башлангыч мәктәп укучылары махсус хәрби операциядән ялга кайткан Шакиров Ришат Ринат улын якынлашып килүче 23 февраль-Ватанны саклаучылар көне белән котладылар. Укучылар үзләре ясаган открытка һәм изге теләкләрен җиткезделәр. Бүгенге көндә хәрби операциядә катнашкан ир-егетләребезне бәйрәм белән котлыйбыз. Илләребез тыныч булып, исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде дигән теләктә калабыз.
-
«И туган тел, и матур тел!» әдәби сәгате 19.02.2025
Һәр кешенең тормышында туган теле мөһим роль уйный. Туган тел аша без дөнья белән танышабыз. Туган үскән илнең якынлыгын, Ватанның газизлеген тоярга да безгә туган тел ярдәм итә. Халыкара туган тел көне уңаеннан 4-6 нчы сыйныфларда «И туган тел, и матур тел!» дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды. Укучылар туган телгә багышланган шигырьләрне сәнгатьле итеп укыдылар, мәкальләр, санамышлар әйтелде, шаян сорауларга, табышмакларга җаваплар тыңланды. Укучылар башваткычларны да яратып чиштеләр.
-
Всероссийская акция “Письмо солдату” 18.02.2025
Ученики 6 класса присоединились к Всероссийской акции “Письмо солдату”, приуроченной ко Дню защитника Отечества. Уже в ближайшее время письма будут отправлены участникам специальной военной операции. Учащиеся надеются, что к 23 февраля наши земляки, герои и защитники получат сердечные весточки.
В каждой строчке звучат слова благодарности, искренние добрые пожелания солдатам. Весточка из дома от родных, а иногда и вовсе незнакомых людей согревает сердце солдата в непростые боевые будни. Мы думаем, нашим солдатам будет приятно получить поздравления из родного края! -
23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне 18.02.2025
23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне. Әлеге көн батырлык, көч, фидакарьлек, туган җиргә карата мәрхәмәтлелек бәйрәме дә. Шушы дата уңаеннан 2-4 нче класс укучылары ясаган рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды.
-
“Түбәтәйне һәм калфакны бизә” уены 18.02.2025
Халыкара туган тел көне уңаеннан 1 нче сыйныфта “Түбәтәйне һәм калфакны бизә” уены үткәрелде. Балалар татар милли киемнәре, татар бизәкләре белән таныштылар, бизәкләр төзеделәр, татарларда милли киемнең аерылгысыз өлеше булып саналган түбәтәй һәм калфакны бизәделәр. Уен балалар күңелендә милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләргә ярдәм итте.
-
Разговоры о важном 17.02.2025
2025 год объявлен Президентом РФ Годом защитника отечества. Это решение было принято в честь 80 летия Великой Отечественной войне и в знак уважения к участникам СВО.
Сегодняшнее занятие "Разговоры о важном" с учениками 2 класса было посвящено теме "Что значит служить Отечеству?" Цель занятия: развитие у обучающихся представлений о гражданском долге и служении Отечеству на примере адмирала Ф. Ф. Ушакова, ценностного отношения к историческим традициям, чувства патриотизма и ответственности за судьбу Родины; развитие потребности в самовоспитании таких нравственных качеств, как честь, добросовестность, ответственность, стремления следовать нравственным примерам. -
Что значит служить Отечеству? 280 лет со дня рождения Ф. Ушакова 17.02.2025
Сегодня, 17 февраля, в нашей школе прошел очередной урок из цикла «Разговоры о важном» на тему «Что значит служить Отечеству? 280 лет со дня рождения Ф. Ушакова».
Занятие было направлено на развитие у обучающихся представлений о гражданском долге и служении родной стране, основываясь на примерах жизни и подвига адмирала Ушакова.
Во время занятия ребята окунулись в героическую эпоху, посмотрев видеоролик "Жизнь и подвиги Фёдора Ушакова", который рассказал о трудных, но славных страницах истории, связанных с адмиралом. Эта аудиовизуальная экскурсия была не только познавательной, но и вдохновляющей, пробуждая в детях искреннюю гордость за своего легендарного соотечественника и важность осознания собственных гражданских обязательств перед Родиной. После просмотра видеоролика состоялась увлекательная беседа, в ходе которой школьники обсудили ключевые аспекты понятия патриотизма, уважения к историческим традициям, а также нравственные уроки.
В завершение мероприятия детям было предложено выполнить интерактивное задание, призванное закрепить полученные знания на практике. -
“Газиз туган телем” исемле викторина-уен 17.02.2025
Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел - үзенең туган теле. Әйе, аңардан да көчле, татлы, назлы тел бармы икән? Һәркем өчен туган тел газиз, чөнки тел – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел ул зур бер кибет кебек: анда һәркем үзенә ни дә булса таба. Туган тел – Ватан, туган җыр, ата- ана сүзләре белән янәшә бергә торган бөек, изге һәм кадерле сүз!
6нчы сыйныфта Халыкара туган тел көненә багышлап үткәрелгән “Газиз туган телем” исемле викторина-уен әнә шундый матур сүзләр белән башланып китте. Алга таба укучылар ике командага бүленделәр, аларга төрле биремнәр һәм сораулар тәкъдим ителде: алар шигырь дә яздылар, мәкаль һәм әйтемнәрне никадәр дәрәҗәдә белүләрен тикшерделәр, җырлар җырладылар, Халыкара туган тел көненә багышлап үзләре чыгарган газетаны тәкъдим иттеләр. Викторина бөек Тукаебызның “Туган тел” җыры белән тәмамланды. -
15 февраль – шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне 15.02.2025
Муса Җәлил – татар халкының сөекле улы, шигырьләре белән фашизмга каршы аяусыз көрәш алып барган бөек шагыйрь. Аңа 1956 елда Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул шулай ук әсирлектә язган «Моабит дәфтәрләре» җыентыгы өчен Ленин премиясенә лаек була.
Тоткынлыкта язган шигырьләре 2 дәфтәр булып туган илгә кайта. «Моабит дәфтәрләре» дип йөртелә алар. Дәфтәрләрдәге шигырьләрдә җиңүгә ышаныч, туган илгә мәхәббәт, фашизмга нәфрәт хисләре чагыла. Муса Җәлилнең көрәштәшләре дә батыр. Туган илләрен нык яратучы, Ватанга тугрылыклы кешеләр булган. Бу исемнәрне беркайчан да онытмыйк: Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Галләнур Бохараев.
Бүген 5-6 сыйныф укучылар белән шагыйрьнең иҗаты, тормышына багышланган " Үз уеның" дигән интеллектуаль уен уздырылды.