Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сизинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422027, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Сиза, ул. Школьная, д.21 |
| Телефон: | +7(843)-665-12-46 |
| E-Mail: | Ssiz.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сизинская ООШ" |
| Руководитель: | Абдуллин Марс Миннеханович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 38 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сизинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Чаңгы ярышлары 09.01.2015

Бүген мәктәбебезнең яшь чаңгычылары Арча муниципаль районы мәктәпләренең җыелма командалары беренчелегенә оештырылган чаңгы эстафетасы ярышларында катнашып, төп мәктәпләр арасында 3нче призлы урынны яуладылар. Команда составында Рәзифә Тимершаехова, Айсинә Шигабиева, Рәмис Нәбиуллин һәм Эльмар Залялетдинов катнаштылар. Афәрин егетләр һәм кызлар! Чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын үзегезгә!
-
Волейбол 08.01.2015

Мәктәпне тәмамлап, бүгенге көндә төрле уку йортларында белем алучы студентлар да кышкы каникуллар вакытында файдалы ял итә беләләр, төрле спорт уеннарында катнашалар. Мәктәп спортзалының ишекләре алар өчен дә һәрвакыт ачык. Бүген, 8 гыйнвар көнне студентлар белән мәктәп укучылары арасында волейбол буенча дусларса очрашу бәйгесе булды. Бәйгене оештыручылар-Фәрит Нәгыймов һәм Марат Әхмәдиев.
-
Раштуа бәйрәме 07.01.2015

На дворе январь,
Холодно и снежно.
Светят как янтарь,
Звезды безмятежно.Ярче всех одна
Светится, сияет.
Праздник Рождество
Радостно встречает.Пусть же эта ночь
Всем подарит счастье,
И прогонит прочь
Беды и ненастья.Не забывайте, что главное — внимание. Если вы не успеете отправить поздравления с Рождеством Христовым в ночь с 6 на 7 января 2015 года, вы всегда сможете сделать это днем 7 января. С праздником!
-
Йөзү буенча ярышлар 06.01.2015

Бүген укучыларыбыз Арча бассейнында йөзү буенча ярышларда катнаштылар. Спортның йөзү төре сәламәтлекне ныгыта, тәнне чыныктыра, кәефне күтәрә, һәм гомумән, кеше организмына файдалы яктан гына тәэсир итә. Балалар ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар. Укчыларны ярышларга физик тәрбия укытучысы Фәрит Нәгыймов әзерләде.
-
Мәктәп хезмәткәрләре ярышы 06.01.2015

Бүген, 6 гыйнвар көнне Арча укучылар сараенда мәгариф оешмасы профсоюз хезмәткәрләренең зона буенча спорт ярышлары булып узды. Бәйгеләр спортның өстәл теннисы, шахмат һәм шашка төрләре буенча үткәрелде. Шашка уены нәтиҗәләре буенча инглиз теле укытучысы Гөлгенә Җәләлиева 2нче урынны, шахмат уены нәтиҗәләре буенча физика укытучысы Нурзилә Мингазова 2нче урынны яулады. Җиңүчеләрне чын күңелдән тәбрик итәбез!!!
-
Арча Боз Сараенда 05.01.2015

Бүген мәктәбебезнең 7, 8 һәм 9 сыйныфларыннан барлыгы 30 укучы бала Арчаның Боз Сараена сәяхәт кылдылар. Физик культура укытучысы Фәрит Нәгыймов җитәкчелегендәге укучылар тимераякта шуу серләренә төшенделәр, ике сәгать дәвамында рәхәтләнеп ял итеп кайттылар. Балаларга шундый уңай мөмкинлекләр тудырылганы өчен укучылар һәм аларның ата-аналары исеменнән район җитәкчелегенә олы рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Хоккей буенча ярышлар 04.01.2015

Сеҗе һәм Мөрәле авыллары арасындагы хоккей җыелма командаларының дусларча очрашу бәйгеләренең чираттагысы 2 һәм 3 гыйнвар көннәрендә булып узды. 2 гыйнвар матчында Мөрәле җыелма командасы Сеҗелеләрне 11:2 исәбе белән җиңү яуласа, 3 гыйнвар көнне хоккей ярышлары 11:11 исәбенә тәмамланды. Шулай итеп авыллардагы хоккей мәйданчыкларының эше кичке вакытларда да дәвам итә, авыл яшьләренең буш вакытлары сәламәтлекләрен ныгытуга сарыф ителә.
-
Милли көрәш буенча бәйге 04.01.2015

Кышкы каникуллар махсус план нигезендә мавыктыргыч һәм файдалы чаралар белән үрелеп бара. 3 гыйнвар көнне мәктәбебездә милли көрәш буенча бәйге уздырылды. Бәйгеләрдә Сеҗе һәм Сикертән мәктәбе укучылары һәм студент егетләр катнашты. Үз үлчәү берәмлекләрендә җиңү яулаган укучыларга мәктәп дирекциясе тарафыннан Мактау грамоталары тапшырылды. Ярышларны оештыручы - өстәмә белем бирү педагогы Марат Әхмәдиев. Ярышларның хөкемдары - Сеҗе мәктәбен тәмамлаган, бүгенге көндә Казан Дәүләт архитектура-төзелеш академиясенең 4 курсында белем алучы Мөрәле авылы егете Вилдан Абдуллин. Җиңүчеләрне тәбриклибез!!!
-
Имтиханнарга әзерлек 03.01.2015

Кышкы каникуллар вакытында укучы балаларның ялы файдалы һәм мавыктыргыч узу белән беррәттән, укуга да вакытны дөрес бүлә беләләр. Чыгарылыш 9 сыйныф укучылары имтиханнарга ныклап әзерләнәләр. Рус теле укытучысы Гөлнара Мөбәрәкшина һәм математика укытучысы Лилия Нигаматова имтиханнарга әзерлек буенча консультацияләрне махсус график нигезендә даими уздыралар, сынаулы имтиханнар нәтиҗәләрен анализлыйлар.
-
Түгәрәкләр эшчәнлеге 03.01.2015

"Кышкы каникуллар вакытындагы спорт чаралары-сәламәтлекне ныгытуның нигезе"-ди мәктәбебездә уздырыла торган милли көрәш буенча түгәрәкне уздыручы өстәмә белем бирү педагогы Марат Әхмәдиев. Арча спорт мәктәбенең филиалы булып саналган "Көрәш" түгәрәгенә үсмер малайлар бик теләп йөриләр. Район күләмендә үткәрелә торган бәйгеләрдә яшь көрәшчеләребез даими рәвештә призлы урыннарны яулыйлар. Аларга киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!














