Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сизинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422027, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Сиза, ул. Школьная, д.21 |
| Телефон: | +7(843)-665-12-46 |
| E-Mail: | Ssiz.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сизинская ООШ" |
| Руководитель: | Абдуллин Марс Миннеханович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 38 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сизинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Җиңүнең 70 еллыгына 09.02.2015

8 нче сыйныф укучылары Әхмәдиева Динә һәм Гаптерашитов Илсаф "Нур" балалар телестудиясенә быелгы уку елыннан йөри башладылар. Туган телне яхшы белгән, матур аралашкан, сөйләм сәнгатенең нечкәлекләренә төшенгән бу балалар районда үткәрелгән чараларда актив катнашалар. Соңгы вакытларда алар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тапшырулар төшерүдә катнашалар, район ветераннары белән очрашалар. Үз авылыбыздагы бердәнбер сугыш ветераны Шәйхулла бабайның да тормыш юлын өйрәнделәр, сугыш истәлекләрен барладылар.
-
Җиңүнең 70 еллыгына 09.02.2015

Политинформация сәгатьләре "Сталинград сугышы"на багышланды.Икенче Бөтендөнья сугышындагы төп борылышның башлангычы булып торган Сталинград шәһәрен азат итү өчен халкыбызның тиңдәшсез көрәше хәтерләрдә мәңге сакланачак. Максат: Икенче бөтендөнья сугышында борылыш чоры булган Сталинград сугышының барышы һәм әһәмияте турында аңлату иде.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы 08.02.2015

Укучылар һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлне чистарттылар, кардан арындырдылар.
-
Республиканская зарядка 07.02.2015

В школе продолжается проект "Республиканская зарядка"
-
Дәрестән соң 07.02.2015

Дәрестән соң да укучылар спорт белән актив шөгыльләнәләр. Һәр авылда хоккей мәйданчыклары актив эшли. Ялларда укучылар авыллар арасында хоккей матчлары оештыралар. Мәйданчыкларны үзләре карап, тәртипләп, чистартып торалар. Ялларда чаңгы шуалар. Балаларга ияреп, спорт белән дуслашучы гаиләләр саны да арта бара.
-
Учебная эвакуация 06.02.2015

Учебный день начался с тренировочной эвакуации. В коридорах здания прозвучал учебный тревожный сигнал, оповещающий о возникновении пожара. Все учащиеся, педагоги, техперсонал быстро и без паники покинули здание и уложились в норматив времени. Такие тренировки очень важны и необходимы, так как у людей вырабатываются определенные навыки безопасности, и в случае реальной чрезвычайной ситуации они будут действовать спокойно. Эвакуация была учебная, а пожарные-настоящие.
-
"Созвездие-Йолдызлык" 06.02.2015

6 нчы сыйныф укучысы Гаптерашитова Илләрия һәм 7 нче сыйныфтан Тимершәехова Язилә "Созвездие-Йолдызлык" конкурсының муниципаль этабында вокал номинациясендә чыгыш ясадылар. Җырлар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап сайланды.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына 05.02.2015

Хәрби-патриотик айлык кысаларында, һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә Батырлык дәресләре үткәрелә. Бүген шуларның беренчесе булды.Укучыларны Бөек Җиңү һәм Ватан сугышы турында алган белемнәрен тирәнәйтү, сугыш һәм хезмәт батырлары , аларның батырлыклары турында мәгълүмат бирү; укучыларга Афганистан һәм Чечня сугышлары, илебез халкы югалтулары турында төшендерү; гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиренә, халкына, милләтенә карата мәрхәмәтлелек, горурлык хисе тәрбияләү- дәреснең максаты әнә шулардан гыйбарәт иде.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына 04.02.2015

Авылдашыбыз Шәйхулла ага Шәйдуллин - бүгенге көндә безнең арабыздагы җирлегебездән бердәнбер Ветеран. Без аның янында еш булабыз.Менә бүген дә мәктәбебез вәкилләре аның өенә барып хәл-әхвәлен белделәр, Шәйхулла бабай үзенең истәлекләре белән уртаклашты. Укучы балалар үзләренең матур җырларын җиткерделәр, очрашу мизгеле итеп Шәйхулла бабайга истәлекле бүләк тапшырдылар. "НУР" телестудиясе тупланган материаллардан видеоязма яздырып, махсус тапшырулар әзерләячәк.
-
Экскурсия 04.02.2015

4нче сыйныф укучылары Арча янгын сүндерү оешмасының Сеҗе бүлекчәсендә булдылар. Оешма хезмәткәрләре пост буенча экскурсия оештырдылар, эш тәртибе белән таныштырдылар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрделәр, балаларның кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр. Сәяхәтне оештыручы - сыйныф җитәкчесе - Гөлнур Загафарова.














