Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
Год основания учреждения: | 2003 |
У нас учатся: | 33 |
У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Педагогик киңәшмә 10.01.2020
Бүген,10 нчы январь көнне,мәктәптә педагогик киңәшмә булып узды. Киңәшмәдә беренче яртыеллык буенча чирек нәтиҗәләре, тикшерү эшләренә әзерлек һәм авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү алымнары буенча чыгышлар тыңланды, нәтиҗәләр ясалды, алдагы чиреккә бурычлар билгеләнде.
-
Туризм буенча район бәйгесе 09.01.2020
8 нче гыйнвар көнне мәктәбебез укучылары туризм буенча район бәйгесендә катнашып, 3 нче класс укучысы Гобәев Р. 4 нче урынга, 5 нче класс укучысы Гарипов Ә. 4 нче урынга, 9 нчы класс укучысы Сафин И. 2 нче урынга лаек булдылар. Аларга киләчәктә уңышлар телибез!
-
Кышкы каникулның соңгы көннәре 08.01.2020
Кышкы каникулның соңгы көннәренә аяк басабыз. Тиздән янәдән укулар башланыр. Тик әлегә укучыларыбыз рәхәтләнеп ял итәләр. Ялларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү максатыннан төрле кызыклы чаралар үткәрелеп тора. 9 класс укучылары консультацияләргә, спорт яратучылар төрле ярышларга йөриләр. Ә кемнәрдер башка шәһәрләргә, башка районнарга сәяхәт итәргә дә өлгерәләр. Мәктәбебез дә ялларда балалар шавыннан тынып тормый күңелле чаралар белән гөрләп үз эшен дәвам итә.
-
Чана шуабыз... 07.01.2020
Каникулның һәр көне сизелмичә үтеп бара. Безнең мәктәп укучылары ялларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрәләр. Чана, чаңгы шуалар, саф һавада рәхәтләнеп күңел ачалар.
Урам матур, чип-чиста,
Уйнавы рәхәт тышта.
Тәгәрәшеп тау шуабыз
Рәхмәтләр әйтеп кышка.
-
Ялларыбыз күңелле үтә 05.01.2020
Кышкы каникуллар укудан ял итәргә, якыннарың белән очрашырга, төрле кызыксынуларың белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә.
Балаларыбыз гаиләләре белән күңелле дә, файдалы да сәяхәтләргә барып торалар. Башкалабызның иң матур чыршысын карап, яңа ачылган зоопаркта булып, Арчабыздагы балалар өчен оештырылган Кыш бабайның мастер-классында катнашып, күңел ачалар.
-
Имтиханнарга әзерләнәбез 02.01.2020
Кышкы каникулларда имтиханнарга әзерлек тулы көченә дәвам итә. 9 нчы класс укучылары төп дәүләт имтиханнары биреләсе фәннәр буенча консультацияләргә йөриләр,сынап карау эшләрен башкаралар. Бүген шуларның чираттагысы география буенча үтте.
-
Яңа ел белән! 01.01.2020
Декабрь бураннары алып килгән Яңа ел белән котлыйбыз! Бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, яхшы хәбәрләр, саулык-сәламәтлек алып килсен Яңа 2020 нче ел. Эшләрегез уң булсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын да бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен.
-
Конкурс "Учитель года - 2019" 30.12.2019
Учитель географии нашей школы Сагидуллина Ч.Р. приняла участие в районном конкурсе "Учитель года - 2019". Пройдя первый, зональный этап конкурса, она участвовала в заключительном этапе районного конкурса "Учитель года - 2019" и стала победителем в номинации "Творчество в профессии", награждена Грамотой МУ "Управление образования" исполнительного комитета Арского муниципального района РТ. От всей души поздравляем с победой в конкурсе и желаем дальнейших профессиональных и творческих успехов!!!
-
Шахмат-шашка зона ярышлыры 30.12.2019
Бүген дүрт укытучыбыз шахмат-шашка зона ярышлырында катнашып, призлы урыннар яуладылар: Набиуллин Р.Р. - 1-нче урын, Хисматуллин И.И. - 2 урын; Бадриева Ф.Х. - 4 -нче урын, Шаймарданова А.Р.- 4-нче урын. Укытучыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!!!
-
Рус теленнән имтиханга әзерлек 30.12.2019
Кышкы каникулда да мәктәптә эш тукталмый. 9-нчы сыйныф укучылары рус теленнән консультациягә килделәр. Алар тырышып имтиханга әзерләнәләр.