Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
Мөхәммәт Мәһдиевкә багышланган VII Районара Мәһдиев укулары 01.12.2022

2022 нче елның 1 нче декабрендә Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә РСФСР ның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күп санлы әсәрләр авторы – Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиевкә багышланган VII Районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары булып узды. Шул уңайдан мәктәбебезгә мөхтәрәм кунаклар да кайтты: Кәримов Камил Әдһәм улы, язучы-сатирик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан язучылары берлегенең Фатих Хөсни исемендәге әдәби премиясе лауреаты, Гамил Афзал исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты; якташыбыз Нуриев Вакыйф Вәкил улы - татар язучысы, журналист, “Казан утлары” журналының баш мөхәрриренең урынбасары, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең А. Алиш исемендәге әдәби бүләге иясе, Ф. Хөсни исемендәге әдәби премияләр иясе; Кәлимуллина Зөлфия Риф кызы - Арча муниципаль районы Мәгариф идарәсе муниципаль учреждениесе җитәкчесенең урынбасары; Мостафина Энҗе Габдуллатҗан кызы - Арча муниципаль районы Мәгариф идарәсе муниципаль учреждениесенең милли мәсьәләләр буенча җаваплы методисты. Арча муниципаль районы Мәгариф идарәсе муниципаль учреждениесе җитәкчесенең урынбасары Кәлимуллина Зөлфия Риф кызы укучыларның иҗади сәләтләрен ачуда М.Мәһдиев укуларының зур этәргеч булуын билгеләп үтте.
Фәнни-гамәли конференциянең максаты:
- Мөхәммәт Мәһдиев иҗатын тирәнтен өйрәнү, пропагандалау;
- укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру;
- халкыбызның тарихы, мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән кызыксыну тудыру;
- укучыларда әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү, сәләтле балаларның иҗади эшләренә бәя бирү һәм аларны бүләкләү.
Конференция барышында Кашапова Г.Ф. ның Бөек Ватан сугышы тылларына багышланган “Кызыл алмалар” сәхнә күренеше тәкъдим ителде. Бу күренештә мәктәбебезнең укытучылары һәм укучылары катнашты.
VII Районара Мөхәммәт Мәһдиев укуларында фәнни-гамәли эшләрнең 5 төрле юнәлеше тәкъдим ителде. “М.Мәһдиев - авыл баласы” юнәлешендә 3-4 нче класс укучылары катнашты. Укучылар үзләренең чыгышларында М.Мәһдиев турында истәлекләр белән уртаклаштылар. “М.Мәһдиев иҗатында мәдәни мирас сакланышы” юнәлешендә 5-7 нче класс укучылары катнашты. Укучылар үзләренең чыгышларында М.Мәһдиев иҗатында мәдәни мирасның чагылышы белән таныштырдылар. “М.Мәһдиев иҗатын беләсезме?” юнәлешендә 8-9 нчы класс укучылары М.Мәһдиев әсәрләрендәге туган җир, туган нигез, туган як белән бәйле өлешләрнең күп кенә язучыларның иҗатында чагылыш алуы турында сөйләделәр. “М.Мәһдиев иҗатында күтәрелгән проблемалар” юнәлешендә 10 нчы класс укучысы Мөхәммәт Мәһдиев иҗатында күтәрелгән проблемалар турында сөйләде. “М.Мәһдиев иҗатында публицистика өлеше” юнәлешендә укытучылар түгәрәк өстәл артында М.Мәһдиев әсәрләрендә публицистикага кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Хөкемдарлар укучыларның талантын югары бәяләде, җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар. Җиңүчеләрне мәктәбебезнең укучылары җыр һәм биюләре белән сәламләделәр.
Туган авылының үткәненә гашыйк булган, халкыбызның гореф-гадәтләрен чын күңелдән ихтирам иткән, каләмен чарлаганда алардан илһам тапкан язучыбыз, туган ягыбызнын горурлыгы, авыл җырчысы Мөхәммәт Мәһдиевкә багышлап үткәрелгән чара һәр кешенең күңелендә матур истәлек булып сакланыр! -
Я б в рабочие пошел... 30.11.2022
Учащиеся нашей школы приняли активное участие на районном этапе Республиканского детского конкурса на лучший рисунок «Я б в рабочиепошел». Ученица 1 класса Шаймарданова Г.И. заняла II место (Руководитель Шаймарданова А.Р.), ученик 4 класса Шаймарданов И.И. занял III место(руководитель Гарипова А.А.). От всей души поздравляем и желаем дальнейших творческих успехов!Эшче буласым килә...Безнең мәктәп укучылары “Эшче буласым килә” дип исемләнгән иң яхшы рәсемнәр конкурсының район этабында катнаштылар. 1 нче сыйныфукучысы Шәймәрданова Г. И. II урынны яулады (җитәкчесе Шәймәрданова А. Р.), 4нче сыйныф укучысы Шәймәрданов И. И. III урынга ия булды(җитәкчесе Гарипова А. А.). Катнашучыларны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез! -
Конкурс военно-патриотических театральных постановок "Защитникам Родины посвящается..." 28.11.2022
Сегодня на базе МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» состоялся отборочный тур районного конкурса военно-патриотических театральных постановок "Защитникам Родины посвящается...", приуроченный Дню Героев Отечества. Свою театральную постановку стихотворения Мусы Джалиля "Ана бәйрәме" представила и наша школа."Ватанны саклаучыларга багышланган ..." хәрби-патриотик сәхнәләштерү конкурсыБүген Курса Почмак урта мәктәбендә "Ватанны саклаучыларга багышланган ..." дип исемләнгән хәрби-патриотик сәхнәләштерү конкурсының район сайлап алу туры булып узды. Безнең мәктәп укучылары Муса Җәлилнең "Ана бәйрәме" шигырен тәкъдим иттеләр. -
«Татарча диктант ЯЗ» акциясе 25.11.2022
Инде берничә ел дәвамында «Татарча диктант ЯЗ» агарту акциясе катнашучыларны бөтен Җир шарыннан җыя. Аның максаты-татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыру, татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштыру. «Татарча диктант» акциясе грамоталы язуга, үз-үзеңне тикшерүгә юнәлдерелгән. Теләге булган һәркем үз көчен татар телендә диктант язуда сынап карый ала. Диктант бердәм көнне Россия Федерациясенең барлык субъектларында, чит илләрдә һәм Татарстан Республикасы районнарында үткәрелә. Бүген мәктәбебез укытучылары, укучылары һәм хезмәткәрләре әлеге акциядә актив катнаштылар. -
“Һәрвакыт булсын әни!” дип исемләнгән рәсемнәр бәйгесе 24.11.2022
Якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан безнең мәктәп укучылары сәнгать укытучысы Шәймәрданова А. Р. һәм башлангыч сыйныфлар укытучылары Загидуллина Г.Д. һәм Гарипова А. А. җитәкчелегендә “Һәрвакыт булсын әни!” дип исемләнгән район рәсемнәр бәйгесендә актив катнаштылар. Рәсемнәр иң кадерле кешеләргә – әниләренә багышланды.Районный конкурс рисунков «Пусть всегда будет мама!»В связи с наступающим светлым праздником Днём матери учащиеся нашей школы под руководством учителя искусства Шаймардановой А.Р. иучителей начальных классов Загидуллиной Г.Д. и Гариповой А.А. приняли активное участие в районном конкурсе рисунков «Пусть всегда будет мама!»Рисунки они посвятили самым дорогим людям – своим мамам. -
“Без коррупциягә каршы” 23.11.2022

Антикоррупция айлыгы кысаларында мәктәбебездә “Без коррупциягә каршы” дигән темага рәсем конкурсы үткәрелде. Әлеге чарада 5-9 нчы класс укучылары катнашты. Рәсемнәрнең эчтәлеге буенча нәтиҗәләр ясалды.
«Мы против коррупции»В рамках антикоррупционного месячника в нашей школе был проведен конкурс рисунков на тему «Мы против коррупции». В мероприятии приняли участие учащиеся 5-9 классов. Были подведены итоги по содержанию рисунков. -
22.11.2022
Күпкырлы үсеш алган шәхес формалаштыру - катлаулы бурыч. Шахмат уены яшь буынны тәрбияләүгә һәм укытуга актив һәм максатчан юнәлеш бирә. Гомуми белем бирү мәктәбе системасында шахмат дәресләре мәктәп укучысының индивидуаль сәләтен ачыклап һәм үстереп, шәхеснең прогрессив юнәлешен формалаштыруда, гомуми үсешенә һәм тәрбиясенә зур этәргеч ясый. Шул уңайдан мәктәбебездә ачылган “Шахмат уйнарга өйрәтү почмагы” бу көннәрдә бер генә дә тынып тормый. Укучылар ел дәвамындатүгәрәктә алган күнекмә һәм белемнәрен кулланып, мәктәп беренчелегенә узучы ярышларда көч сынашалар. “Иң оста шахмат уйнаучы – 2022” исеменә кем лаек булыр? Сорауга җавапны ярышлар төгәлләнгәч белербез. Әлегә һәр яшь спортчыга уңышлар телибез.Формирование разносторонне развитой личности - сложная задача. Игра в шахматы дает активную и целенаправленную направленность на воспитание и обучение подрастающего поколения. Уроки шахмат в системе общеобразовательной школы выявляют и развивают индивидуальные способности школьника, способствуют формированию прогрессивнойнаправленности личности, общему развитию и воспитанию. В связи с этим “Уголок обучения игре в шахматы”, открытый в нашей школе, в эти дни не утихает. Учащиеся, используя полученные в кружке навыки и знания, соревнуются в соревнованиях на первенство школы. Кто получит звание "Лучший шахматист 2022 года". Ответ на вопрос узнаем по окончаниисоревнований. Желаем успехов каждому молодому спортсмену. -
Әниләр көненә багышланган класс сәгатьләре 21.11.2022

Якты, матур бәйрәм - Әниләр көне якынлаша. Ул Россиядә инде 10 ел дәвамында бәйрәм ителә. Төрле илләрдә Әниләр көне елның төрле вакытында билгеләп үтелә. Бу көнне әниләргә һәм әбиләргә котлау сүзләре әйтелә, бүләкләр бирелә. Якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан бүген сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Аларда укучылар әниләре, әбиләре, аларның яратулары һәм кайгыртулары турында сөйләделәр. Класстан тыш үткәрелгән түгәрәкләрдә укучылар үз куллары белән әниләре һәм әбиләре өчен бәйрәм открыткалары ясадылар.
Классные часы, посвящённые Дню матери
Приближается светлый праздник - День матери. Он празднуется в России уже 10 лет, воздавая должное материнскому труду и бескорыстной жертве ради блага детей. В разных странах День матери отмечается в разное время года, но одно остаётся неизменным - слова благодарности и подарки маме. В России в этот день, по традиции, поздравляют всех мам и бабушек.
В связи с приближающимся Днём матери сегодня были проведены классные часы. На них учащиеся рассказали о своих мамах, бабушках, об их любви и заботе. Также на кружковых занятиях учащиеся сделали своими руками праздничные открытки для мам и бабушек.
-
«Неделя безопасности дорожного движения 18.11.2022

С 14 по 24 ноября 2022 года в нашей школе проходит «Неделя безопасности дорожного движения», приуроченная к Всемирному дню памяти жертв дорожно-транспортных происшествий. Сегодня с учениками 2,4 класса прошла интеллектуальная игра «Почему нужно соблюдать ПДД?» Цель данного мероприятия - привить детям уважение к себе и другим участникам дорожного движения, быть внимательными на дорогах и беречь свою жизнь и здоровье! Учащиеся участвовали в викторине на знание правил дорожного движения, сигналов светофора, правил поведения в общественном транспорте и на дороге. По окончании мероприятия дети сделали вывод, что не стоит подвергать свою жизнь опасности, необходимо соблюдать правила дорожного движения, быть внимательными на дороге.
-
Международный день борьбы с коррупцией 17.11.2022
В рамках плана мероприятий, приуроченных Международному Дню борьбы с коррупцией, был проведён конкурс сочинений на тему «Что такоекоррупция…», «Различия людей в обществе, или Что такое социальные слои?». В конкурсе приняли участие ученики 5-8 классов. Были определеныпобедители. Желаем всем дальнейших творческих успехов!Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнеХалыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар кысаларында “Коррупция нәрсә ул?”, “Җәмгыятьтәге кешеләр аермасы,яки Социаль катламнар нәрсә ул?” дип исемләнгән иншалар бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә 5-8 сыйныф укучылары катнашты. Җиңүчеләрбилгеләнде. Барысына да алга таба иҗади уңышлар телибез!











