Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
Год основания учреждения: | 2003 |
У нас учатся: | 33 |
У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Туризм ярышлары
23.12.2020
Бүген Укучылар сараенда туризм буенча ярышлар булып узды. Ярышта Арча районы белем бирү учреждениеләреннән укучылар катнашты. Ярыш яшь үзенчәлекләре буенча өч төркемгә бүленеп үткәрелде. Анда командалар төрле бәйгеләрдә көчләрен сынаштылар. Безнең мәктәбебездән 7 укучы катнашты. Барлык катнашучыларга да уңышлар телибез!
-
Яңа елга әзерлек
22.12.2020
Бүгенге көндә мәктәбебездә Яңа елга әзерлек дәвам итә. Укучыларыбыз Яңа елга багышлап бик матур рәсемнәр һәм кул эшләнмәләре ясап алып килделәр. Һәрбер кул эшләнмәсе үзенчәлекле, үзенә җәлеп итеп тора. Алга таба да укучыларыбызга иҗади уңышлар телибез.
-
Җыелышлар дәвам итә..
21.12.2020
Мәктәбебездә 2 нче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышлары дәвам итә. 6 нчы сыйныфта җыелыш барлык кагыйдәләргә туры килеп үткәрелде. Укучыларның фәннәр буенча өлгерешләре һәм тәртипләре каралды. Яңа ел бәйрәмнәре һәм кышкы каникул вакытындагы куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерелде.
-
Бөтенрәсәй "Новогодние Окна" акциясе
18.12.2020
18 декабрьдә Бөтенрәсәй "Новогодние Окна" акциясе башланып китте. Безнең мәктәп тә бик теләп катнашты. Әлеге акция онлайн-флешмоб форматында, тәрәзәләрне рәсемнәр, төрле язулар, мишуралар белән бизәү рәвешендә үткәрелә. Максаты: гаиләнең яңа ел традицияләрен саклап калу һәм трансляцияләү, традицион гаилә кыйммәтләрен ныгыту.
-
Ата-аналар җыелышы
17.12.2020
Икенче чирек тәмамланырга да күп калмады. Бүген мәктәбебезнең 8 нче һәм башлангыч сыйныф укучыларының чираттагы ата-аналар җыелышы санитар-эпидемиологик таләпләрне күздә тотып үткәрелде. Җыелышта 2 нче чиреккә йомгак ясалды, ирешкән уңышлар һәм кимчелекле яклар, тәртип һәм уку мәсьәләсе каралды.
-
"Минем яраткан әнием" рәсем конкурсы
16.12.2020
Ана —
Бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга;
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда...29 ноябрь - әниләр көне уңаеннан районыбызда "Минем яраткан әнием" рәсем конкурсы үткәрелде. Әлеге конкурста мәктәбебез укучылары бик яратып катнаштылар һәм призлы урыннарга лаек булдылар. 6 класс укучысы Гарипов Ә. "Мы с мамой кулинары" номинациясендә I дәрәҗәдәге, 5 класс укучысы Шәвәлиев И. "Портрет мамы" номинациясендә III дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнделәр. Укучыларыбызга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.
-
Мәгариф хезмәткәрләре арасында спартакиада дәвам итә
15.12.2020
Арча МР мәгариф учреждениеләренең башлангыч профсоюз оешмалары арасында, Урта Курса төп мәктәбендә, өстәл теннисы һәм бадминтон буенча зона ярышлары булып узды. Әлеге чарада мәктәбебез данын яклаган хезмәттәшләребез: Набиуллин Р.Р., Шәймәрданова А.Р., Баймуратова Р.Ш. һәм Хисматуллин И.И. ка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, финал ярышларында уңышлар телибез.
-
Батырлардан үрнәк алып яшик!
11.12.2020
Артем Айдинов Казанның сугышчан комсомол дружинасы әгъзасы булган. 1965 нче елның 6 нчы декабрендә җинаятьчеләр белән бәрелештә аның гомере өзелгән. Бүгенге тәрбия сәгате яшь, кыю, куркуны белмәгән Артем Айдинов батырлыгына багышланды.
-
Мөхәммәт Мәһдиевны искә алу кичәсе
10.12.2020
9 нчы декабрь көнне Казан арты музеенда язучы Мөхәммәт Мәһдиевны искә алу кичәсе булды. Бу чарада Мөхәммәт Мәһдиевның кызы Гәүһәр Хәсәнова һәм якташыбыз Вакыйф Нуриев та катнашты. Кичә "Без 41 нче ел балалары" повесте белән үрелеп барды. Кичәдә безнең мәктәбебезнең туган (татар) теле укытучысы Нәгыймова Р. Р. да катнашты.
-
9 декабрь - Ватан Геройлары көне
09.12.2020
9 декабрьдә илебездә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле көн уңаеннан мәктәбебездә сыйныф сәгатьләре үткәрелде, геройларга багышланган фильмнар күрсәтелде. Илебез геройлары тарафыннан эшләнгән батырлыклар турында әңгәмәләр үткәрелде. Шулай ук бу истәлекле көн уңаеннан укучылар рәсемнәр ясадылар.