Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 ( 169 ) 170 >>
-
Елга буена сәяхәт 16.06.2016

Бүген көн кояшлы. Иртәнге зарядканы ясап,ашханәдә тәмле итеп ашап алгач, балалар елга буена сәяхәткә бардылар. Су чәчрәтеп уйнадылар,балык-бакаларны күзәттеләр. Иң тәмлесе- тау битләрендә беренче җиләктән авыз иттеләр.
Төштән соң саф һавада хәрәкәтле уеннар күңелләребезгә хуш килде.
-
"Шушма" лагеренда "Кино" көне 15.06.2016

Бакчада матур гына эшләп кергәннән соң, тәмле итеп ашагач Россия киносы елы уңаеннан балалар белән “Каникулы строгого режима” исемле кино карадык.
-
Лагерьда "Балыкчы көне" 14.06.2016

Көн иртәдән кояшлы,балаларны табигать кочагына дәшеп тора иде.Иртәнге гимнастика ясап, тәннәребезне язып алгач, иртәнге тәмле ашлар ашап алдык.Бүген безнең лагерьда "Балыкчы көне" иде. Балалар өйләреннән бу көнгә зур әзерлекләр белән килделәр. Кармаклар, җимнәр алып без Шушма су буена "Балыкчы көне" үткәрергә киттек. Биредә "Иң күп балык тотучы", "Иң оста балык чиерттерүче", "Иң оста җим ашатучы" дип исемләнгән номинацияләрдә бәйгеләр үткәреп,көннең "Иң оста балыкчысын" билгеләдек. Ул Ровнейко Ильназ булды.
-
«Мой город. Мой талант» 14.06.2016

В рамках реализации государственной программы «Стратегическое управление талантами в Республике Татарстан на 2015-2020 годы» с 18 мая по 16 июня 2016 года проходит передвижная выставка «Мой город. Мой талант»,которая направлена на представление возможностей и ресурсов для развития интеллектуально-творческого потенциала талантливой молодежи Республики Татарстан.
14 июня 2016 года прошла выставка в г. Арске на базе Арского педагогического колледжа с привлечением в качестве участников школьников с 12-18 лет и активных граждан до 35 лет. И наши дети отдыхающие в лагере побывали в этой выставке. Они были очень рады.
-
"Шушма" лагереның 13 нче көне 13.06.2016

Бүген дә иртәнге зарядкадан соң бакчада җиң сызганып эшкә тотындык: җир казу, йомшарту, кәбестә төбенә өю,су сибү, чүп утау − барысы да безнең өстә. Кем әйтмешли, кырмыскалар кебек тырыштык. "Җәйге көн ел туйдыра" диләр бит, ел әйләнәсе буена үзебез үстергән яшелчәләр, җиләк-җимешлөр өстәлебездә тора.
Төшке аштан соң балалар белән "Нәрсә?Кайда?Кайчан?" уенын уйнадык.Укучылырга бу уен бик ошады.
- 12 июнь - Россия көне 12.06.2016 12 июнь - Россия көне. Ул һәр елның 12 июнендә үткәрелә торган рәсми дәүләт бәйрәме.Баштарак бу бәйрәм Бәйсезлек көне дип аталса,соңрак исемен гадиләштереп Россия көненә үзгәртәләр."Күбәләкләр" лагерында бу бәйрәмне ел саен бәйрәм итәбез.Россия турында викторина үткәреп, балалар үзләренең белемнәрен искә төшерделәр. Аннан соң асфальтка рәсем ясап, бәйрәмебез тагын да ямьләнеп китте
-
"Шушма"лагереның 11 көне
11.06.2016
Бүген балалар белән мәктәпнең спорт мәйданчыгын чистартык.Озынлыкка сикерү урыннарын,йөгерү юлларын тәртипкә китердек.Ял вакытларында "Көйне таны", почмак алыш кебек уеннарны уйнадык.
- Нәни экологлар көне 11.06.2016 Бүген лагерьда нәни экологлар көне. Иртән балаларга табигатьне саклау,сулыкларны чиста тоту турында әңгәмә үткәрелде.Презентация карап,сорауларга җавап бирделәр. Әңгәмәдән соң,чишмәгә сәяхәт кылдык. Төшке аштан соң, күреп кайткан чишмәбезнең рәсемнәрен ясадык.Рәсем конкурсы оештырдык.
-
"Шушма" лагереның 10 көне Шахмат һәм шашка буенча турнир 10.06.2016

Бүгенге көнебез дә бик файдал үтте. Матур гына эшләп кергәннән соң тәмле ашлар ашагач балалар белән шахмат һәм шашка буенча турнир үткәреп алдык.Бу турнир балаларга бик ошады.
- Сәламәт тәндә - сәламәт акыл!" 10.06.2016 Бүген лагерьда - Сәламәтлек көне.Иртәнге гимнастика күңелле көй астында үтте. "Сәламәтлек иленә сәяхәт " дип исемләнгән чара үткәрелде,презентация каралды.Балалар сәлаәтлекне сакларга кирәклегенә төшенделәр. . Көннең икенче яртысында "Юлда булсаң - бул өлгер,юл кагыйдәсен нык бел!" дигән темага конкурс узды.Балалар юл кагыйдәләрен искә төшерделәр,белемнәрен ныгыттылар.
















