Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 159 ( 160 ) >>
-
Тәҗрибә уртаклашабыз 23.11.2016

Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында бүген дә төрле кызыклы һәм файдалы чаралар уздырылды. 2 сыйныфта Зайнагова Л.Р. математикадан ачык дәрес күрсәтте. Укучылар практик эшләр аша күппочмак периметрын табарга өйрәнде. ФГОС таләпләренә туры китереп, укучыларның яшь һәм психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән бу дәрес бик матур һәм нәтиҗәле булды. 1 сыйныфта Тазетдинова Г.Р. тарафыннан уздырылган математика дәресе дә һәркемдә уңай фикерләр калдырды. Мавыктыргыч уеннар аша укучылар теманы яхшы үзләштерде. 4 сыйныфта (укытучы - Сөнгатуллина Ф.М.) уздырылган сыйныф сәгате дә беркемне дә битараф калдырмады. "Гаиләле булу - бәхет" дип аталган әлеге чарада укучылар әти-әни кадерен белергә өйрәнделәр, үрнәк гаилә төзү серләренә төшенделәр. Көн ахырында Шекә башлангыч мәктәбе укытучылары катнашында методик берләшмә утырышы уздырылды. Тәҗрибә уртаклашу һәркемгә файдалы булды.
-
22 ноября – День словарей и энциклопедий 22.11.2016 Новый праздник – День словарей и энциклопедий отмечается в нашей стране в день рождения В.И. Даля. По призыву его инициаторов (Общество любителей русской словесности, музей В.И.Даля) 22 ноября во всех учебных заведениях, библиотеках, музеях, культурных центрах, книжных магазинах проводится «День словарей». Словарь – это целый мир, расположенный в алфавитном порядке. Здесь мысли и радости, труды, горести наших предков и наши собственные. Подумайте, что все собранные вместе слова – дело плоти, крови и души Родины и человечества. Анатоль Франс

-
Атналык дәвам итә 22.11.2016

Башлангыч сыйныфлар атналыгы дәвам итә. 2 класста Зайнагова Л.Р. "Туган телем - иркә гөлем" темасына ачык класс сәгате уздырды. Дәресләрдән соң Шавалиева Г.Ф. "Әкият юлыннан..." дип исемләнгән класстан тыш чарага чакырды. Кино елы уңаеннан укучылар "Хатико - самый верный друг" дип исемләнгән фильм карадылар."Исәнме, кыш" дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе үз эшен дәвам итте. Бүгенге чаралар укучыларның күңелендә озак сакланыр.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы 21.11.2016

Бүген мәктәбебездә башлангыч сыйныфлар атналыгы башланды. 3 класста әйләнә-тирә дөнья фәненнән ачык дәрес уздырылды. Укытучы Лилия Мөдәрисовна дәресне ФГОС таләпләренә туры китереп, укучыларны кызыксындыра алырлык тәҗрибәләр белән бик оста итеп алып барды. Тәнәфесләрдә күңелле кроссвордлар, ребуслар чишкән укучылар дәресләрдән соң "Джунгли чакыра " уенында катнашты. Ике командага бүленеп рәхәтләнеп уйнадылар, белемнәрен арттырдылар.
-
Выставка "Робототехника"
17.11.2016
Сегодня учащиеся нашей школы выступили на выставке "Робототехника" в Республиканском семинаре по информатизации образования.
- Әниләр көненә әзерләнәбез 17.11.2016
-
II Халыкара фәнни-практик конференция 14.11.2016

Арча педагогика көллияте бинасы — Казан арты милли кадрлар әзерләү II Халыкара фәнни-практик конференция кунакларын кабул итте.Бүгенге конференциягә 250дән артык кеше катнашырга теләк белдергән, 180 кеше катнашты. Безнең мәктәп укытучылары да бу конференциядә катнашып уңышлы гына чыгыш ясап кайттылар.
-
1 класста проект 14.11.2016

Беренче класс укучылары технология фәненнән "Көзге уңыш" проекты эшләде. Җиләк-җимеш, яшелчәләрне тәрбияләп үстерү, аларның файдасы турында мәгълүмат бирелде. Укучылар төркемнәрдә ярдәмләшеп иҗат белән шөгыльләнде.
-
ГТО ның кышкы һәм язгы сессияләре
10.11.2016
Бүген 11 класс укучылары ГТОның кышкы һәм язгы (чаңгыдан кала) сессияләрен тапшырып кайттылар.
-
Игътибар, юлларда сак булыйк!" 10.11.2016

Һава торышының бернинди закончалыкларга буйсынмый, еллар буе килгән стереотипларны җимереп, ноябрь башында ук кыш килүе күпләребезне кышкы киемгә күчәргә мәҗбүр итте. Ләкин юлларның бик тайгак булуы җәяүлеләрдә травмаларның артуына китерә. Шулай ук елга-күл өсләрендәге боз катламы укучыларны үзенә чакырып тора. Әле боз катламының бик юка икәнлеген искәртеп, юлларда йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен тагын бер кабат искә төшереп,бүген классларда тәрбия сәгатьләре узды.
















