Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 ( 168 ) 169 170 >>
-
Мәктәп бакчасында җәйге эшләр тулы көченә бара 02.07.2016

Мәктәп бакчасында җәйге эшләр тулы көченә бара. Балалар чүп утыйлар, су сибәләр.
-
Укучылар мәктәп яны тәҗрибә бакчасында 30.06.2016

Мәктәп бакчасында җәйге эшләр дәвам итә. Балалар су сибәләр, чүп утыйлар, матур-матур чәчәкләр үстерәләр.
-
Китап илендә кунакта 20.06.2016

Бүген балалар авыл китапханәсендә булдылар.
Китапханәче балаларга китапларның урнашу тәртибен аңлатты, аннан Тукай иҗаты буенча төзелгән викторина уздырды.Балалар һәрбер сорауга тиз һәм тулы җавапларын бирделәр.Соңыннан Тукайның Кисекбаш әсәренә төшерелгән мультфильм карадылар.
-
"Самостоятельные дети" акциясе 20.06.2016

Бүген "Самостоятельные дети " проекты кысаларында һәм актив сәламәт рәвеше пропагандалау максатыннан проектта катнашучылар флешмоб үткәрде. "Самостоятельные дети " проекты членнары укучыларны да җәлеп итеп позитив музыка астында рәхәтләнеп биеделәр, күңел ачтылар, көн буена җитәрлек көч һәм энергия тупладылар.
-
Сау бул, лагерь
20.06.2016
Бүген лагеребызның соңгы көне.Матур гына бакчада эшләп кергәннән соң, барлык уен бүлмәләрен җыештыргач, укучыларыбыз үзләренең истәлекле көннәрен дәфтәр битләренә төшерделәр һәм сау буллашып өйләренә таралыштылар
-
Әкияттә кунакта 18.06.2016

Бүген иртәдән яңгыр яуды.Ләкин балалар барысы да лагерьга килделәр. Балалар бүген әкиятләргә композицияләр эшләделәр. Куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылганнан соң, 5 төркемгә бүленеп, пластилиннан әкият геройлары әвәләделәр.Аларны бик матур итеп урнаштырып,күргәзмә оештырдык.Урыннар билгеләдек.
Көннең икенче яртысында, урамда төрле-төрле уеннар уйнадылар. Көнебез бик күңелле үтте.
-
"Шушма" лагереның 17нче көне 17.06.2016

Лагерь тәмамланырга санаулы көннәр генә калды.“Шушма” балалар сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балалар вакытларын бик күңелле һәм кирәкле итеп уздырдылар. Балалар лагерьда ял да итәләр, хезмәт белән дә чыныгып үсәләр. Алар мәктәп бакчасында үзләренең практикаларын эшлиләр. Лагерьда ял белән хезмәт аралаштырып барыла. Вакытлары бушка үтми. Балалар үзләре дә бик шат.
Көннең икенче яртысында укучылар белән баскетбол уйнадык.
-
Лагерь "Шушма" 17.06.2016

Иртәгә лагерыбызның ахыргы көне булганлыктан лагерьгә йөрүче балалар белән табигать кочагына ял итәргә бардык.Анда төрле уеннар уйнадык,тәмле итеп чәйләр эчтек,барлык балаларга да бик күңелле булды.Балалар шат күңел белән өйләренә таралаштылар.
-
Лагерьда җәйге аҗаган 17.06.2016 Бүген лагерь иртәдән шаулап торды. Балалар пират, индеец, солдат киемнәреннән үткәреләчәк чарага зур әзерлек белән килделәр. 4 төркемгә бүленеп һәрберсе үзенә исем, девиз сайлады һәм төрле станцияләр буйлап биремнәр үтәделәр, үзләренә очколар җыйнадылар. Уенның икенче өлешендә төркемнәр карта буенча хәзинә эзләделәр. Уен ахырында төп җиңүче билгеләнде.Сандык тулы күчтәнәч белән сыйландылар.

-
Г.Тукай музеена сәяхәт 16.06.2016

Бүген лагерь укучылары Тукай Кырлай музеена экскурсиягә бардылар. Музейның проекты 1976 нчы елда Бакый Урманче тарафыннан эшләнә һәм 1979 нчы елда сафка баса. Аның стеналары, сынчы ясаган җиһазлар Бакый аганың кул җылысын әле дә саклый кебек. Чөнки аның кулы тимәгән бер җир дә юк музейда. Әдәби китаплардан алган мәгълүматлардан тыш, Тукай абыебызның тормышы, мәхәббәт тарихы, иҗаты белән таныштык. Ул тоткан китаплар, үзе язган язмалар, газеталар, ул йөргән сукмаклар һәм ул яшәгән нигезне күрдек. Экскурсовод аңа багышлап ясалган рәсемнәр, картиналарны иҗат итүчеләр турында да сөйләде. Иң сокландырганы булып, Сәгъди абзый утырткан горур нарат агачы һәм бакча башында урнашкан чишмә булды. Теләгән кеше чишмә суын да авыз итте. Безгә, килгән кунакларга, аңлаешлы булсын өчен, Тукай торган нигезгә яңартып, бераз зурайтып, йорт салганнар (1986 нчы елда). Ихатада салам түбәле абзар, сиртмәле кое, баз, келәт тә урнашкан. Без үзебезне элеккеге чорга кайткан кебек хис иттек. Бу йортның янәшәсендә генә Әхмәтҗан бай йорты бар. Бай авылдан сөрелгәч, йорты китапханә, мәктәп булып та хезмәт иткән. Соңгы елларда музей карамагына тапшырылган, монда экспонатлар җыю әле дә дәвам итә. Бу йортларның эчендәге күренештән, җиһазлардан, кием-салымнардан, савыт-сабалардан кешеләрнең нинди шартларда яшәүләрен күреп шаккаттык. Икесендә ике төрле тормыш, төрле яшәү шартлары булуын күрдек. Безгә сәяхәт бик ошады. Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак ди бит. Сәяхәттән алган тәэсирләр күңелләребездә озак сакланыр әле.
















