Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район, село Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д. 5а |
| Телефон: | +7(843)-669-31-27 |
| E-Mail: | dsshushma.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шушмабашский детский сад" |
| Руководитель: | Халиуллина Гульназ Шайхулловна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 21 ребенка |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Зурлар төркемендә музыка шөгыле. 21.09.2016 Бакчабызның музыка җитәкчесе Ләйсән Ахатовна балаларга музыка әсәренең жанр төрләрен (марш, бию, җыр) аера белергә өйрәтә, музыкаль хәтерләрен камилләштерү өстендә эшли. Җыр күнекмәләрен формалаштыру,җырларны музыка уен коралларына кушылып яисә мөстәкыйль рәвештә ялгыз башкара алу сәләтен үстерүгә басым ясый, җыр белән кызыксынуларын, җырлау теләкләрен камилләштерә.

-
Рольле-сюжетлы уеннар. 20.09.2016 Сюжетлы уен баладан теге яки бу эшнең реаль, кулга тотарлык продуктын таләп итми. Бала тормышта кулга чын медицина әйберләре тотмаса да, табиб булып уйнаганда, ("Шифаһанәдә") уенчык приборлар белән эш итә. Уен аша төрле ситуацияләрдә бала үзен ничек тотар, кайсы яктан күрсәтер икәнен ачык күреп була. Төрле предметлар, уен атрибутларын кулланып уйналган бу уеннарда балаларның үзара аралашу дәрәҗәсе, сүзлек байлыгы һәм диалогта бәйләнешле сөйләме үсә, үз-үзләрен тоту күнекмәләре формалаша.Уен вакытында баланың акыл үсешендә генә түгел, ә шәхес буларак формалашуында да алга китеш күренә. Уендагы төрле рольләргә кереп, бала, реаль тормыштагы кешеләрнең эш- гамәлләрен кабатлый, алар арасындагы мөнәсәбәтләрне, эмоцияләрне һәм кичерешләрне уенга күчерә. Уенга карата педагогик тәэсир итүнең максаты – балаларда уйный белү күнекмәләрен формалаштыру, сюжетның эчтәлеген аңлату һәм аралашу культурасын булдыру.

-
УМК буенча дидактик уеннар. 19.09.2016 Дидактик уеннар - балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе.

-
Биергә өйрәнәбез. 16.09.2016

Балалар гел хәрәкәттә, шул хәрәкәтләр аркылы алар әкренләп бию дөньясына килеп керәләр.Бию ул үз чиратында балаларга көйне тыңларга, хәрәкәтләрне дөрес ясарга, иптәшеңне тоярга,үзеңдә биюгә булган сәләтеңне чынга ашырырга ярдәм итә.Безнең балалар бакчасында балалар бию белән бик теләп шөгельләнәләр.Музыка җитәкчеләре Ләйсән Абдуллина булышлыгы нигезендә бик күп төрле халык биюләрен өйрәнәләр.Балалар һәрбер кичәләрдә әти-әниләренә,килгән кунакларга төрле биюләр башкаралар.
-
Нәниләргә тормыш иминлеге нигезләре турында. 15.09.2016 Кечкенә бала һәркөнне тормышына янаган куркыныч күренешләр белән очраша. Мондый очракларда бала тиешле чишелеш таба алмыйча югалып калырга мөмкин.Балалар бакчаларында куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыруны эзлеклекле рәвештә педагогик процессның формалары белән тәңгәлләштереп алып барабыз. Сөйләм үстерү, бала һәм әйләнә- тирә дөнья, экологик тәрбия, нәфасәти тәрбия биргәндә, ягъни рәсем, әвәләү, кисеп ябыштыру шөгыльләрендә без балаларыбызга тормыш иминлеге нигезләрен дә өйрәтәбез. Транспорт төрләрен өйрәтүне ныгытканда предмет яки уенчыкның нинди материалдан эшләнүен, аларның сыйфатлары һәм үзенчәлекләре буенча тасвирлап сөйләргә, ә һава турында сөйләгәндә, тын юлларының функциясе турында һәм үзеңнең организмын сәламәтләндерү методлары турында искә төшерәбез.

-
Матур әдәбият белән кызыксынабыз 14.09.2016 Матур әдәбият кешеләрне һәрчак яхшыга гына өнди, акыллы, тапкыр булырга киңәш бирә, авыр вакытта югалып калмаска, нык ихтыярлы, батыр йөрәкле булырга өйрәтә. Балаларга телебезнең матурлыгын, байлыгын аңларга, аны сиземләргә,үзләрендә күркәм сыйфатлар булдырырга, тел хәзинәсен тирәнтен аңларга, кеше өчен газиз булган туган җиргә, туган телебезгә мәхәббәт, әти-әниләргә, өлкәннәргә карата хөрмәт-итәгать тәрбияләргә, үзләрендә хезмәт сөю, тыйнаклык,шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар булдырырга ярдәм итәр дип ышанасы килә.

-
Уйный-уйный өйрәнәбез. 13.09.2016 Зурлар төркеме балалары математика шөгыле вакытында цифрлар,геометрик фигуралар белән танышуны дәвам итәләр.

-
Саф һавада хәрәкәтле уеннар. 09.09.2016 Саф һавада үткәрелгән уеннар мәктәпкәчә яшьтәге балаларның физик яктан тәрбияләүдә әһәмиятле чараларның берсе. Хәрәкәтле уен вакытында сәламәтләндерү, тәрбияви, белем бирү бурычлары үтәлә. Балаларның төрле хәрәкәтләре һәм эшчәнлеге белән тәрбияченең дөрес җитәкчелек итүе аларның йөрәк-кан тамырлары, сулыш системасы эшчәнлегенә уңай тәэсир ясый, хәрәкәт итү аппаратларын ныгыта, матдәләр алмашын, аппетитны яхшырта, сәламәт йокыга булышлык итә. Саф һавада үткәрелгән уеннарда балаларның төп хәрәкәт эшчәнлеге: йөгерү, сикерү, үрмәләү, ыргыту кебек күнекмәләр камилләшә. Балаларда физик сыйфатлар: җитезлек, тизлек, көчлелек, түземлек тәрбияләнә.

-
Триз алымы белән күмәк эш. 08.09.2016

-
Мөстәкыйль эшчәнлек. 07.09.2016










