Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район, село Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д. 5а |
| Телефон: | +7(843)-669-31-27 |
| E-Mail: | dsshushma.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шушмабашский детский сад" |
| Руководитель: | Халиуллина Гульназ Шайхулловна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 21 ребенка |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
Янгыннан сак булыйк! 06.12.2016

Икенче кечкенәләр төркеме балалары белән янгын куркынычсызлыгы темасына әңгәмә уздырылды. "Янгыннан сак бул!" дигән темага презентацияне дә балалар бик кызыксынып карадылар.
-
Илһам чишмәсе. 05.12.2016 Арчаның 3 нче мәктәбендә «Илһам чишмәсе» китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Китапка Арчада һәм район авылларындагы мәктәп укытучыларының һәм балалар бакчасы тәрбиячеләренең иҗат җимешләре — шигырьләре тупланган. Бу кичәдә безнең тәрбиячеләребез Нигъмәтҗанова С.Р., Локманова Г.Х. катнаштылар. Иҗади уңышларыгыз белән чын күңелдән котлыйбыз сезне!

-
Китаплар белән танышу. 02.12.2016

Балаларның тирә-юньгә карашын тирәнәйтү, китаптан куллану кагыйдәләрен ныгыту; китапларны дәваларга өйрәтү; сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү; китапка карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү.
-
Уртанчылар төркемендә эзлэнү эшчәнлеге. 01.12.2016

Балаларда сизү органнарының үсеше интенсив рәвештә бара. Кечкенә яшьтәге баланың барлык яклап камил үсешен сенсор үсеш тәшкил итә. Әйләнә - тирәдәге чын барлыкны тулы кабул итүгә юнәлдерелгә сенсорика буенча эшчәнлекләр дөньяны танып белүнең нигезе булып торалар. Балада акыл, физик, эстетик тәрбиянең алга китеше иң беренче чиратта сенсорик тәрбиянең үсешенә бәйле: ул ни дәрәҗәдә күрә, ишетә һәм сизә. Сенсорик тәрбиянең әһәмияте шунда: - интелектуаль үсешнең нигезе булып тора; - тышкы дөнья нәтиҗәсендә алган хаотик күзаллавын җиңеләйтә; - күзәтү сәләтен арттыра; - чын тормышка әзерли; - эстетик сиземләвенә позитив тәэсир итә; - күзаллау үсешенең нигезе булып тора; - игътибарлылыкны арттыра; - өйрәнү эшчәнлегенең яңа алымнарыннан кулланырга мөмкинлек бирә; - сенсор эталоннарны үзләштерүгә ярдәм итә; - эшчәнлек алымнарын үзләштерүне тәэмин итә; - баланың сүзлек байлыгын арттыра; - күреп, ишетеп, образлы истә калдыру үсешенә йогынты ясый.
-
Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү эшчәнлеге. 30.11.2016

Бурычлар:балаларны әсәр белән таныштыру,хикәяне тыңларга,эчтәлеген аңларга шартлар тудыру.Тәрбияче ярдәме белән төгәл эчтәлекне бирергә өйрәтү. Максатлар: 1)белем бирү максаты:әсәр эчтәлеген сөйләүдә тулылык hәм төгәллеккә ирешү; 2)үсеш максаты:әсәр эчтәлеген бәйләнешле,автор стилистикасын саклапсөйли белү күнекмәләрен үстерү; 3)тәрбияви максат:табигатькә,кош-кортларга сакчыл караш уяту.Иптәшеңне тыңлап,аның җавабын тулыландыру теләге булдыру.
-
Саф һавада кышкы уеннар. 29.11.2016

Максат: Балаларның сәламәтлекләрен ныгыту. Физкультурага уңай караш формалаштыруны дәвам итү. Уеннар барышында шөгыльләрдә алган белем һәм күнекмәләрне куллану. Балаларның хәрәкәт активлыкларын үстерү. Балаларда иҗади активлык, үзара ярдәмләшү, бердәмлек, дуслык хисләре тәрбияләү.
-
Юл йөрү кагыйдәсен яхшы бел!
28.11.2016
Балаларны кечкенәдән үк юлда йөрү куркынычсызлыгына өйрәтү мөһим.Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны,юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый. Үз алдыбызга түбәндәге максатларны куйдык: -Балаларны юлда һәм урамда хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү. -Юлйөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен күтәреп балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычын киметү. -Юлда, урамда, җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру, әдәплелек күнекмәләре булдыру. -Балаларныңсөйләмен, сүзлек запасын юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы яңа сүзләр, терминнар белән баету. -Юл хәрәкәтендә катнашучылар буларак балаларның тирә-юнь турында гомүми мәгълүматлыгын булдыру. -Юл йөрү кагыйдәләрен үзләштергәндә баланы тыңлаучы гына түгел, ә күзәтүче, нәтиҗә ясаучы итеп катнаштыру.
-
Бездэ буген -Энилэр бәйрәме.
25.11.2016
Буген бакчабызда Энилэр бэйрэме булып узды. Балаларыбыз энилэрен бэйрэм белэн котладылар.Үзләренең һөнәрләрен күрсәтеп,үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.Энилэр сабыйлары куйган бәйрәмнән бик канәгать булып кайтып киттеләр.
- Инструкция по авторизации через ЕСИА на Портале государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан 24.11.2016
-
Балалар бакчасында музей педагогикасы.
23.11.2016
Музей педагогикасы ул - тарихи истәлекләрне,материаль һәм рухи культура байлыкларын саклау,өйрәнү һәм җиткерә торган фәнни-тикшеренү өлкәсе. Балалар бакчасында музей педагогикасы ул – балаларда чынбарлыкның кыйммәтен аңлап бәяли торган мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән тәрбия,белем бирү эшчәнлеге. Музей тирәлегендә бала һәм олы кешенең үзара аралашуы, балаларның эзләнү, иҗат итү һәм тәрбия-белем бирү эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итә. Шул максаттан чыгып, безнең балалар бакчасында татар халкынын гореф-гадәтләрен өйрәнү музее эшләп килә.Максат -Балаларны туган ягыбыз тарихы үткәне,гореф-гадәтләре,йола-бәйрәмнәре белән таныштыру. Балаларда туган илгә,туган телгә мәхәббәт,әдәплелек, инсафлылык, кешелеклелек һәм башка әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.









