Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район, село Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д. 5а |
| Телефон: | +7(843)-669-31-27 |
| E-Mail: | dsshushma.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шушмабашский детский сад" |
| Руководитель: | Халиуллина Гульназ Шайхулловна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 21 ребенка |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
Зурлар төркемендә Сөмбелә бәйрәме! 06.10.2016 Бәйрәмебезнең максаты-Туган җиребезгә, туган телебезгә мәхәббәт, игенче хезмәтенә, икмәккә хөрмәт, халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияләү, белемнәрне шигырьләр, җырлар, табышмаклар, мәкальләр аша ныгыту. Балаларда күңел күтәренкелеге булдыру.

-
Кечкенәләр төркемендә Көз бәйрәме. 05.10.2016 Ни арада җәй үтте, Матур көз килеп җитте. Шатлык тулы бу бәйрәмне Балар күптән көтте. Рәхим итегез, көзге бәйрәмгә Яфраклар тотып Бер биик әйдә.

-
Гөлләр тәрбиялибез. 04.10.2016 Максат: Балаларны бүлмә гөлләре, алар үсү өчен кирәкле шартлар белән таныштыру. Табигать почмагындагы үсемлекләргә игътибарлылык тәрбияләү, өлкәннәр булышлыгы белән су сибәргә, яфракларындагы тузаннарын сөртәргә өйрәтү. Үз өсләренә йөкләнгән эшне башкарып чыгарга өйрәтү. Бүлмә гөлләренең тере икәнлекләрен күзаллау. Гөлләр үстерүгә карата кызыксыну уяту.

-
Кечкенәләр төркемендә сюжетлы-рольле уен. 03.10.2016 Бала дөрес итеп сөйләшкәндә генә, әдәби тел нормаларын сөйләмдә кулланганда һәм сөйләмендә эзлеклелек булганда гына аның зиһене, логик фикерләү сәләте, игътибары, танып белү эшчәнлеге үсә. Баланың бөтен тормышы уен. Уенда бала тирә- юнь турында, җәмгыятьнең законнары, кешеләрнең үзара аралашу матурлыгы турында мәгълүмат алып кына калмый, ә бу дөньяда яшәргә, үзенең мөгамәләләрен төзергә өйрәнә. Ә бу баланың игътибарлы, яхшы хәтерле, дөрес, матур, әйбәт сөйләшә белүен таләп итә.

-
Экологик почмак. 29.09.2016

Экология дөньякүләм әһәмятле, мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге белән бүген бөтен кеше алдына килеп басты. Бүгенге кәндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Чөнки сулаган һавабыз, эчәр суыбыз пычрак, үстергән җиләк-җимешләребез төрле авырулар китереп чыгара башлады. Табигать , бөтен тереклек зур куркыныч астында. Куе кара урманнар, яшел болыннар,тирән сулы елгалар кая китте? Бу сораулар һәркемне уйландыра. Менә шуның өчен бөтен көчебезне табигатьне саклауга, экологик хәлне яхшыртуга юнәлдерергә тиешбез.Табигатьнең киләчәге, бөтенлеге кеше кулында. Экология проблемасының үзебез яши торган җирдә тирәлектә дә чагылуы без- тәрбиячеләрдә борчылу тудыра һәм төрле педагогик эшчәнлеккә этәрә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга аеруча кызыксынучанлык хас. Алар бигрәк тә аны урап алган мөһит , тирәлек, табигатькә игътибар итәләр.Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу- балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Шуның өчен балалар бакчасында тирә-якны өйрәнү, табигатькә сакчыл караш, экологик тәрбия зур урын алып тора.
-
Гаилә темасына кул эшләреннән күргәзмә . 28.09.2016

Гаилә темасына әти-әниләр белән берлектә эшләнгән кул эшләреннән күргәзмә оештырдык.
-
Тәрбиячеләр көне белән! 27.09.2016

-
Саф һавада күзәтүләр. 26.09.2016 Сезонлы үзгәрүләрне күзәтү Максат: ел фасылларының үзгәрүе турында төшенчә булдыру, һәр сезонның үзенчәлеге турында күзаллау.

-
Орлык җыябыз. 23.09.2016 Тәрбиянең кайсы гына өлкәсен алып карасаң да, ул хезмәт белән тыгыз бәйләнгән. Белем алу, үзеңдә әхлак нормалары булдыру, ихтыяр көче тәрбияләү – болар барсы да кешенең тырыш хезмәт тәрбиясе. Хезмәт баланың күңеленә кече яшьтән үк үтеп керсә, шул эшләрне башкаруыннан тәм тапса, ул аңарда тырышлык һәм кызыксынучанлык омтылышын үстерсә, авырлыклар алдында баш имәсә, боларга өстәп кеше яшәеше өчен кирәкле матди байлыклар булдыру теләге тудырса, әнә шул вакытта ныклы тәрбия нигезе була инде ул – хезмәт! Хезмәт матурлыгын барлыкка китерү – тәрбиянең тулы бер өлкәсе ул.

-
Интерактив җиһазлар белән үстерелешле уеннар. 22.09.2016 Уен- акыл чыганагы. Баланың зиһенен, игътибарлылыгын, дикькатен һәм хәтерен ныгытуга юнәлдерелгән уеннар аркылы акыл тәрбиясе алып барыла. Уен барышында балаларның иҗади уйлау мөмкинлекләре, зирәклекләре үсә. Парлап, төркемләп уйнаганда, ярыш характеры булган уеннарда балаларның уй йөртүләре, тиз арада төрле ситуацияләрдән чыга белү осталыклары арта. Шуңа күрә дә гаиләдә һәм балалар бакчаларында уенны оештыруга җитди якын килергә, балаларның шәхси мөмкинлекләрен, яшь үзенчәлекләрен, уен алдындагы халәтләрен истән чыгармаска кирәк.










