Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарст/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422033, РТ, Арский район, д. Шурабаш, ул. Чавайна, д. 2 А/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Шурабаш авылы, Чавайн урамы, 2а йорт |
Телефон: | +7(843)-669-22-50 |
E-Mail: | Shurabash2019@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шурабашская ООШ" |
Руководитель: | Ибрагимова Радина Гаптелахатовна |
Год основания учреждения: | 1987 |
У нас учатся: | 52 / Бездә укыйлар 52 укучы |
У нас учат: | 18 / Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарст/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
12 нче көн
12.06.2019
Бүген лагерьда 12 июнь - Россия көне буларак билгеләп үтелде. Шул уңайдан күп кенә чаралар уздырылды. Иртәбезне Россия гимны белән башлап җибәрдек. Әңгәмәләр уздырдык, “Туган илем – Россия» интеллектуаль уен уйнадык,туган җиребезгә багышлап рәсемнәр ясадык.
-
11 нче көн
11.06.2019
Көнебез үсемлекләр дөньясына багышланган иде. Балалар дару үсемлекләре, аларның файдалы һәм зыянлы яклары белән таныштылар. Агулы үсемлекләр турында да белемнәрен ныгыттылар. Рәсем конкурсында, "Табышмаклар кичәсе"ндә актив катнаштылар. Көннең икенче яртысында саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
ОГЭ биология
11.06.2019
Учащиеся 9 - го класса сегодня сдают ОГЭ по биологии. Желаем им удачи.
-
10 нчы көн
10.06.2019
Шурабаш китапханәсе хезмәткәре Хәйретдинова З.Р. «Дуслык» сәламәтләндерү лагерендә ял итүче балалар өчен «Сәламәтлегеңне сакламасаң – яңаны сатып ала алмассың» танып белү әңгәмәсе уздырды. Әңгәмә балаларның күңеленә хуш килде.
-
9 нчы көн
09.06.2019
Күңелле лагерь тормышы дәвам итә. Бүген укучылар “ Чиксез галәм ” дигән кичәдә катнаштылар, презентация карадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, үзләренең белемнәрен тикшерделәр. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнап сәламәтлекләрен ныгыттылар. Көн сизелмичә дә үтеп китте.
-
8 нче көн
08.06.2019
Җәйге лагерь - укучыларның күңелле ял итү вакыты. Аны дөрес һәм файдалы итеп оештыру өчен укытучылар бар тырышлыкларын куеп эшлиләр. Укучылар өчен "Әкиятләр илендә күңелле стартлар" дигән чара үткәрелде. Аның максаты балаларның әкиятләр белән кызыксынуларын арттыру, шәхси гигиена таләпләрен искә төшерү, спорт - сәламәтлек нигезе булуын аңлату иде. Бәйге барышында әкиятләрнең эчтәлеге искә төшерелде, табышмакларга җаваплар табылды һәм балалар әкият персонажлары булып көч сынаштылар. Бәйге балаларга бик ошады.
-
7 нче көн
07.06.2019
Саф һавада "Җитезрәк, көчлерәк, биегрәк " дип исемләнгән спорт уеннары булды. Балалар төрле спорт төрләрендә үзләренең көчләрен сынадылар. Уен бик матур һәм күтәренке кәеф белән үрелеп барды. Уен ахырында җиңүче командаларга мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр бирелде. Укучыларга велосипед белән йөрү, су буенда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен тагы бер кат искә төшерделәр. Балалар үзләре теләгән сорауларга җаваплар алдылар.
-
6 нчы көн
06.06.2019
Бүген лагерьның алтынчы көне.Укучылар өчен тыгыз һәм файдалы көн булды.Иртәнге аштан соң кызыклы конкурслар булып узды.Бәйге тәмамлангач җиңүчеләребез ачыкланды. Конкурстан соң авылыбызның матур табигатенә сәяхәт иттек. Чаралардан беркем дә читтә калмады.Көн уңышлы үтте.
-
ОГЭ математика
06.06.2019
Сегодня учащиеся 9 - го класса сдают ОГЭ по математике. Желаем им удачи.
-
5 нче көн
05.06.2019