Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарст/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422033, РТ, Арский район, д. Шурабаш, ул. Чавайна, д. 2 А/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Шурабаш авылы, Чавайн урамы, 2а йорт |
Телефон: | +7(843)-669-22-50 |
E-Mail: | Shurabash2019@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шурабашская ООШ" |
Руководитель: | Ибрагимова Радина Гаптелахатовна |
Год основания учреждения: | 1987 |
У нас учатся: | 52 / Бездә укыйлар 52 укучы |
У нас учат: | 18 / Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарст/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
21 нче көн 21.06.2019
Лагерьның соңгы көне якынлашты. Бүген 22 июнь көненә багышланган чаралар узды.Лагерь ябылышы укучылар әзерләгән концерт номерлары белән тәмамланды.Укучыларга хәвеф-хәтәрсез, күңелле яллар телибез.Лагерьда эшләүче барлык вожатыйларга, пешекчеләребезгә, техник хезмәткәрләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез.Алга таба да бердәм булып эшләргә
-
20 нче көн 20.06.2019
Кызыксынучаннар көне. Бүген лагеребыз нәкъ тә шул девиз астында эшләде. Кызыксынучаннар көне беркем битараф калдырмады. Укучыларыбыз уеннарда бик теләп катнаштылар, сорауларга бик тиз җаваплар таптылар.
-
19 нчы көн 19.06.2019
Кояшлы көн укучыларыбызга күтәренке кәеф бүләк итте, чөнки безнең көнебез экскурсиядән башланды.Туган ягыбыз табигатенә иде сәяхәтебез.Табигатькә сокланып, матурлыгы белән хозурланып кайтты балалар.
-
18 нче көн 18.06.2019
Укучыларыбыз Шурабаш китапханәсенә сәяхәт иттеләр. Сәяхәтебез укучыларның күңелләренә бик хуш килде.Китапханәче Зөлфия апалары кызыклы китаплар белән таныштырды, әңгәмә үткәрде.
-
17 нче көн 17.06.2019
-
16 нчы көн 16.06.2019
Бүгенге көн укучылар өчен тыгыз һәм файдалы көн булды. Авыл мәдәният йортына, авыл буенча экскурсия оештырылды. Чаралардан беркем дә читтә калмады. Көн уңышлы үтте.
-
15 нче көн 15.06.2019
Көнебез иртәнге гимнастикадан башланды. “Джунгли чакыра“ уены табигать фәне турындагы сорауларны үз эченә алган иде.Укучыларыбыз әлеге уенда бик теләп катнаштылар, сорауларга бик тиз җаваплар таптылар.
-
ОГЭ география 14.06.2019
Сегодня учащиеся 9 - го класса сдавали ОГЭ по географии. Желаем им удачи.
-
14 нче көн 14.06.2019
Укучыларыбыз өчен тагын бер көн артта калды. Укучыларыбыз рәхәтләнеп ял иттеләр,уеннар уйнадылар. Көннең икенче яртысында укучылар бәйрәм концерты оештырдылар.Бик матур, эчтәлекле һәм тәрбияви чара булды.
-
13 нче көн 13.06.2019
Лагерьда балаларның ялын күңелле һәм файдалы үткәрү максатыннан план нигезендә кызыклы чаралар үткәрелә. Төрле хәрәкәтле уеннарда, спорт ярышларында, иҗади бәйгеләрдә, табигатькә һәм оешмаларга экскурсияләрдә, проект эшләрендә балалар теләп катнаша. Лагерьның бүгенге көне дә күңелле истәлекләргә бай булып, сизелми дә үтеп китте.