Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422033, РТ, Арский район, д. Шурабаш, ул. Чавайна, д. 2 А/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Шурабаш авылы, Чавайн урамы, 2а йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-22-50 |
| E-Mail: | ssh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шурабашская ООШ" |
| Руководитель: | Ибрагимова Радина Гаптелахатовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 38 / Бездә укыйлар 38 укучы |
| У нас учат: | 17 / Бездә укыталар 17 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 261 ) 262 263 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
Ярминкә - 2014 22.10.2014

22 нче октябрь көнне мәктәптә гөрләп көзге ярминкәләр узды.
-
Хыяллар диңгезендә 20.10.2014

Мәктәптә башлангыч класс укучылары арасында яшелчәләрдән ясалган композицияләр конкурсы узды. Укучылар зур кызыксыну белән теләп катнаштылар. Төрле номинацияләрдә урыннар билгеләнде; грамоталар, бүләкләр тапшырылды.
-
Туган ягыбызга кыш килде 18.10.2014

Төренде дөнья акка-
Кыш килде туган якка.
Башланды суык көннәр,
Көннәрдән озын төннәр
-
"Көз кунакка килгән, сары күлмәген кигән" 17.10.2014

Мәктәбебездә башлангыч класслар өчен "Көз кунакка килгән, сары күлмәген кигән" темасына рәсем конкурсы узды. Укучылар бик теләп катнаштылар.
-
15 октябрь - Хәтер көне 15.10.2014

Татарның хәтере бар. Башыннан кичкәннәре күңеленә уеп язылган, һәм ул күңел язуларын беркем дә сызып, бетереп ташлый алмас! И, гыйбрәтле язмышка дучар булган халкым, зинһар киләчәгеңне сакла!
Хәтер көнендә татар теле һәм тарих укытучысы Гараева Рания Мухарлямовна 8 нче класс укучылары белән ачык класс сәгате үткәрде. Кичәдә презентация дә күрсәтелде, ул бик эчтәлекле булды
-
Туган көнең белән! 06.10.2014

Хезмәттәшебез Абдуллина Фәрдия Харисовнаны чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз.
Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз.Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез. -
Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле укытучылар! 05.10.2014

Хөрмәтле укытучылар!
Сез - иң кадерле, үрнәк алырлык кешеләр. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет- нәсихәтегез бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Үзегезгә дә укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз - аяз, туасы көннәрегез кояшлы, төннәрегез тыныч, сәламәтлегегез нык булсын.
-
Котлыйбыз! 03.10.2014

Хезмәттәшебез Антипова Олеся Игоревнаны туган көне белән котлыйбыз!
Сине чын күңелебездән туган көнең белән тәбриклибез. Туачак таңнарың, киләчәк көннәрең кояш кебек якты, нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Бәхетең шомырт чәчәгедәй ак булсын. Һаман да шулай ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Кояш нурының җылысын, таң җилләренең иң назлысын, эшеңдә зурдан-зур уңышлар телибез..
-
Өлкәннәр кәне 01.10.2014

Хөрмәтле өлкәннәребез ! Сезне чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сезгә тазалык, тынычлык, сәламәтлек телибез.
Картаям дип һич тә кайгырмагыз
Өлкәннәрдә - акыл, сабырлык.
Киңәш, ярдәм кирәк чаклар була.
Әле дә сез бар үрнәк алырлык
-
Котлыйбыз! 29.09.2014

29 сентябрь көнне Арча шәһәре стадионында мәгариф профсоюз членнары арасында "Көзге кросс" үткәрелде. Мәктәбебезнең математика укытучысы Абдуллина Фәрдия бу ярышта 1 нче урынны алды. Аны зур җиңүе белән котлыйбыз. Киләчәк тормышында зур уңышлар, нык сәламәтлек телибез.











