Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422033, РТ, Арский район, д. Шурабаш, ул. Чавайна, д. 2 А/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Шурабаш авылы, Чавайн урамы, 2а йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-22-50 |
| E-Mail: | ssh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шурабашская ООШ" |
| Руководитель: | Ибрагимова Радина Гаптелахатовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 38 / Бездә укыйлар 38 укучы |
| У нас учат: | 17 / Бездә укыталар 17 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 ( 185 ) 186 187 188 189 190 >>
-
Бердәм милли кием көне! 26.04.2017

Тукай туган көне уңаеннан укучылар милли киемнән килделәр.Һәр класста бик актив катнашты.
-
Татар теленнән БРТ 26.04.2017

24 нче апрель көнне 9 нчы сыйныф укучылары татар теленнән БРТ тапшырдылыр. Нәтиҗәләр барыбызны да сөендерерлек булыр дигән ышанычта калабыз,чыгарылыш сыйныф укучыларына уңышлар телибез.
-
Инспектор Нигъматуллин Мансур Камбилович белән очрашу 25.04.2017

25 нче апрель көнне мәктәпләр белән эшләүче инспектор Нигъматуллин Мансур Камбилович укучылар һәм укытучылар коллективы белән очрашты. Ул районыбыздагы яшүсмерләр белән эшнең торышы турында сөйләде. Мансур Камбилович үз чыгышында интернет челтәрендәге укучылар өчен куркыныч булган уеннар булуын, даими күзәтергә кирәклеген җиткерде.
Кичке уннан соң балалар өйдә булырга тиешлеген ассызыклады. Куркынычсызлык кагыйдәләрен һәрдаим истә тотарга, бигрәк тә язгы чорда сулык һәм бозлыкларда үз-үзеңне дөрес тотуны искәртергә кирәклеген белдерде. Профилактик чаралар бердәм, даими булса гына нәтиҗәле булуына басым ясады. Укучылар алдында бик эчтәлекле чыгыш ясады. Укучыларның, яшь категориясеннән чыгып, сөйләшүләрне өч төркемдә үткәрде (башлангыч, урта, югары класслар). Очрашу барышында җинаять кылу, милекне бозу, мәктәп Уставын үтәмәү,әдәпсез сүзләр куллану кебек административ хокук бозулар өчен җаваплылык аңлатылды. Юл кагыйдәләре искә төшерелде.Укучылар үзләрен борчыган сорауларга җавап алдылар.
-
ВПР-2017 25.04.2017

-
Бүген 4 класс укучылары математикадан,5 класс укучылары тарихтан ВПР эшләделәр.
-
-
Өмәдә. 25.04.2017

Укучылар мәктәп терреториясен җыештыру эшләре башкардылар.
-
“Г.Тукай – безнең йөрәкләрдә” 25.04.2017

25 нче апрель көнне Арчада күренекле татар халык шагыйре Габдула Тукайга багышланган “Г.Тукай – безнең йөрәкләрдә” исемле шигырь уку, шагыйрь сүзләренә язылган җырларны башкару буенча районкүләм бәйгесе узды. Бәйгедә 6 сыйныф укучысы Хасбиуллина Ландыш (укытучысы Сафина А.М.) уңышлы гына чыгыш ясады. Аңа укуында, киләчәк тормышында зур уңышлар телибез.
-
Поздравляем! 22.04.2017

В этом году был организован Республиканский фестиваль-конкурс детского народного творчества "Без бергә". Наш ансамбль "Шишор" (руководитель Антипова О.И.) на районном этапе в номинации "Хореография" ( средняя группа) заняла 1 место, а в номинации "Театр мод" - 3 место. 26 апреля они будут выступать в Кукморе. Желаем удачи!
-
Поздравляем! 21.04.2017

В апреле был объявлен II Всероссийский конкурс авторского творчества "Человек доброй воли". В муниципальном этапе педагог-организатор Идиятуллина Р.Т. заняла 1 место в номинации "Драматургия" . Поздравляем и желаем успехов.
-
ВПР - 2017 20.04.2017

-
4 класс укучылары рус теленнән ВПРның икенче өлешен эшләделәр.5 класс укучылары математикадан ВПР эшләделәр.
-
-
Солтан Шигапов белән очрашу 20.04.2017

Бүген мәктәптә җырчы, педагог, халык музыка уен коралларында башкаручы Шигапов Солтан Фидаис улы белән очрашу булды. Ул "Халык музыкасы - халкым язмышының чагылышы" дип аталган концерт программасы алып килгән. Укучылар зур кызыксыну белән төрле уен кораллары белән таныштылар, халык җырларын тыңладылар. Үзләре дә "артист" рольләрен башкардылар.











