Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарст/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422033, РТ, Арский район, д. Шурабаш, ул. Чавайна, д. 2 А/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Шурабаш авылы, Чавайн урамы, 2а йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-22-50 |
| E-Mail: | ssh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шурабашская ООШ" |
| Руководитель: | Ибрагимова Радина Гаптелахатовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 38 / Бездә укыйлар 38 укучы |
| У нас учат: | 17 / Бездә укыталар 17 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарст/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 ( 184 ) 185 186 187 188 189 190 >>
-
Ягез әле, егетләр! 22.02.2017

Бүген мәктәптә 23 февралҗ - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 5-7 класс егетләре арасында "Егет булсаң, шундый бул!" девизы астында "Ягез әле, егетләр!" ярышы узды. Әлеге ярышта "Спецназ" һәм "Молния" командалары тапкырлыкта, җитезлектә, осталыкта үзләренең көчләрен сынадылар. Нәтиҗәдә "Молния" командасы җиңү яулады. Ике команданың һәрбер укучысына грамота һәм бүләкләр тапшырылды. Молодцы!
-
"Аҗаган" уены 22.02.2017

22 нче февраль көнне хәрби-патриотик айлык кысаларында башлангыч класс укучылары арасында "Аҗаган" уены оештырылды. Укучылар 2 командага бүленеп, төрле ярышларда үзара көч сынаштылар. Уен бик күңелле һәм оешкан төстә узды. Һәркем әлеге чарадан канәгать калды.
-
Туган телем, рәхмәт сиңа!
22.02.2017
Мәктәбебезнең китапханәчесе Гараева Р.М. 5 класс укучылары белән Халыкара туган тел көненә карата “Җыр булырлык сүзләр биргән , Туган телем, рәхмәт сиңа!” дигән кичә үткәрде.
Ямьсез сүзләр бер үк әйтә күрмә,
Бозма , дустым, ана телеңне.
Бар җиһанны ярат, табигатьне
Һәм дә ярат туган илеңне.
-
Туган тел 22.02.2017

22 нче февраль көнне, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафина Алсу Мөхтәровна 6нчы сыйныф укучылары арасында туган тел көненә багышланган шигырь конкурсы уздырды. Чарада укучылар төрле шагыйрьләрнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Конкурста урыннар да билгеләнде.Габдрахманова Илзирә Э. Мөэминованың “Туган телем”шигырен , Гарипова Миләүшә Р.Вәлиеваның “Туган тел” шигырен сөйләп беренче урынга лаек дип табылдылар.Гайнуллина Гөлфинә Р.Вәлиеваның “И,газиз туган телем” шигырен, Шигапова Гөлнур Х.Туфанның “Туган тел” шигырен, Хасбиуллина Ландыш Р.Миңнуллинның “Туган тел” шигырен сөйләп икенче урын алдылар. Кавиев Алмаз һәм Файзуллин Булат бу конкурста өченче урынга лаек булдылар.Конкурста катнашкан укучыларга, аны әзерләүче татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафина Алсу Мөхтәровнага бик зур рәхмәт, эшләрендә һәм укуларында зур уңышлар телибез.
-
Всероссийский заповедный урок 21.02.2017

21 февраля в рамках акции «Всероссийский заповедный урок» в школе учитель географии провела заповедный урок. На уроке была использована презентация с сайта о заповедниках, проведена викторина.
-
“Туган телем-иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем” 21.02.2017

Бүген, 21 нче февраль көнне, 8 нче сыйныф укучылары туган тел көненә багышланган “Туган телем-иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем” дип исемләнгән кичә үткәрделәр. Туган тел турында бик матур шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды. Кичәдә катнашкан укучыларга, аны әзерләүче татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафина Алсу Мөхтәровнага бик зур рәхмәт, эшләрендә һәм укуларында зур уңышлар телибез.
Туган телем-татар теле,
Телләрнең иң гүзәле.
Туган телем-иркә гөлем.
Милләтнең син бизәге.
-
Минем әти армиядә 20.02.2017

Ватаннны саклаучылар көне уңаеннан 4 класс укучылары әтиләре турында "Минем әти армиядә" дигән исем астында презентация эшләделәр. Барлык укучылар да үзләренең әтиләре турында горурланып сөйләделәр. Аларга булган ярату хисләре балаларның күзләрендә чагыла иде.
-
Пробный ОГЭ 20.02.2017

Сегодня учащиеся 9 - го класса писали пробный ОГЭ по информатике и обществознанию
-
Ватанны саклаучылар көне 20.02.2017

Яңа Сәрдә башлангыч мәктәбенең 1 нче класс укучылары Ватанны саклаучылар көненә карата рәсемнәр ясадылар,әтиләрен бәйрәм белән котларга бүләк әзерләделәр
-
Әкият иленә сәяхәт 18.02.2017

4 класс укучылары литературное чтение дәресендә Сельма Лагерлёфның "Чудесные путешествия Нильса с дикими утками" әкиятен укыдылар. Ә дәрестән тыш эшчәнлектә аның мультфильмын карадылар, нәтиҗәләр ясадылар.











