Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская средняя общеобразовательная школа №6» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, г. Арск, ул. 90 лет ТАССР, д. 42 |
| Телефон: | +7(843)-663-33-30 |
| E-Mail: | S6.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "АСОШ №6" |
| Руководитель: | Закирова Фильсина Фаргатовна |
| Год основания учреждения: | 2017 |
| У нас учатся: | 863 обучающихся, из них иностранных граждан 0 \ Бездә укыйлар: 863 укучы |
| У нас учат: | 51 педагогических работников \ Бездә укыталар: 51 педагогик хезмәткәр |
Мероприятия
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 ( 227 ) 228 229 230 >>
-
Өстәл теннисы буенча 3нче урын 03.01.2018

Арча муниципаль районында өстәл теннисы буенча уздырылган ярышларда Арчаның 6нчы номерлы урта мәктәбе призлы 3нче урынны яулады.
Команда составы:
Муратов Д., Муратова Л., Гильмутдинов И., Мустафин Д., Гарипов И., Хидиятуллин А.
Тренер - Хидиятуллин Ф.Ф. -
Казан каласында кино карап кайттылар 02.01.2018

Кышкы каникулда 6Б класс укучылары, Казан каласына барып, Николай Куликов сценариясе буенча режиссер Антон Мегердичев тарафыннан төшерелгән "Югарыга хәрәкәт" ("Движение вверх") исемле кино карадылар. Татарстан каласына сәяхәт "Батут үзәге" белән тәмамланды. Укучыларга мондый бәйрәмне класс җитәкчесе Сабирова Гөлнар Ахкамовна ясады.
-
"Акчарлак" лагерының ябылышы 30.12.2017

Лагерь әкренләп ахырына якынлашты.Мәктәп яны лагерына балалар бик яратып йөрделәр.Бу көннәрдә укучылар өчен Яңа ел лотореясы үткәрелде.Отрядта төрле өстәл уеннары,рәсем конкурсы оештырылды,лагерьны ябуга багышланган линейкадан соң флешмоб балаларның күңеленә хуш килде.Укучылар лагерьда үткән һәрбер көнен сагынып искә алдылар.Иптәшләре белән саубуллаштылар.
-
"Сәләтле киләчәк" лагерының ябылышы 30.12.2017

Бүген 30 декабрь көнне "Сәләтле киләчәк" лагерының ябылышы булды.Лагерь укучылары флешмоб,әкияттән күренеш куйдылар. Укучылар дипломнар һәм Кыш Бабай күчтәнәчләре алдылар. Лагерь ябылышына мәгариф идарәсе җитәкчесе Алмаз Ринат улы Ибрагимов һәм Зөлфия Риф кызы Калимуллина да чакырулы иде. Алар укучыларга киләчәктә уңышлар теләп Яңа ел бәйрәме белән котладылар.
-
Встреча с руководителем программы "Университет талантов" 30.12.2017

30 декабря в лагере «Сәләтле киләчәк» прошла встреча учеников с руководителем Программы индивидуальной продюсерской поддержки «Университет Талантов» Ахметовой Аделей Маратовной.
-
Лагерьның бишенче көне 29.12.2017

Бүген, 29 декабрь көнне, Арчаның 6нчы номерлы мәктәбендә татар теленнән район олимпиадасында җиңгән укучылар өчен укулар булды. Бу укуларда Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы катнашты. Ул балаларга республика олимпиадасында очрарга мөмкин булган кайбер катлаулы биремнәрне аңлатты.
-
Олимпиадага әзерлек буенча укулар 29.12.2017

Мәктәбебездә эшләп килүче "Сәләтле киләчәк" лагеренда төрле фәннәр буенча укучыларны олимпиадаларга әзерләү буенча эш алып барыла.Тарих укытучысы Г.В. тарих һәм җәмгыять белеме буенча сәләтле укучылар белән төрле эчтәлектәге укулар үткәрде.
-
Талантлар университеты 29.12.2017

Бүген безнең мәктәптә Бөтенроссия Талантлар Университеты конференциясе үтте. Семинарга Арча районыннан укытучылар чакырылды.
-
"Акчарлак" лагерының бишенче көне 29.12.2017

Мәктәп яны лагеры көн саен кызыклы,мавыктыргыч уеннар,конкурслар,викториналар белән үрелеп бара.Бүген дә балалар көннәрен бик күңелле итеп уздырдылар.”Җиңү паркына”барып рәхәтләнеп күңел ачтык.Көнебез файдалы һәм күңелле үтте.
-
Четвертый день лагеря 28.12.2017

4 день лагеря. Ребята посетили занятия по подготовке к олимпиадам республиканского этапа. После занятий тренер из Университета Талантов Ситдикова З.А. провела информационно технологическую игру QR.













