Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская средняя общеобразовательная школа №6» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, г. Арск, ул. 90 лет ТАССР, д. 42 |
| Телефон: | +7(843)-663-33-30 |
| E-Mail: | S6.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "АСОШ №6" |
| Руководитель: | Закирова Фильсина Фаргатовна |
| Год основания учреждения: | 2017 |
| У нас учатся: | 863 обучающихся, из них иностранных граждан 0 \ Бездә укыйлар: 863 укучы |
| У нас учат: | 51 педагогических работников \ Бездә укыталар: 51 педагогик хезмәткәр |
Мероприятия
Страницы: << 221 222 223 224 225 ( 226 ) 227 228 229 230 >>
-
Класс җитәкчеләренең методик берләшмә җыелышы 11.01.2018

Көн тәртибендә түбәндәгеләр каралды:
- профилактика эшчәнлеген гамәлдәге программалар буенча алып бару. Ата-аналар өчен тәкъдим ителгән психоактив матдәләрне куллануны кисәтүгә корылган "Уңышка юл" программасы буенча эшнең барышы (тәрбия әшләре буенча директор урынбасары Муллагалиева Г.Н. чыгышы);
- беренче яртыеллыкта укучы портфолиосын тулыландыру буенча башкарылган эшчәнлек нәтиҗәләре (класс җитәкчеләренең отчеты);
- мәктәпнең "Ел класс җитәкчесе" конкурсы нигезләмәсе белән танышу (тәрбия әшләре буенча директор урынбасары Муллагалиева Г.Н. чыгышы);
- икенче яртыеллыкка тәрбия эшенә контроль планы белән танышу.
-
Помоги птицам зимой 10.01.2018

Сегодня участники волонтёрской группы 7 А класса провели беседу "Помоги птицам зимой!" среди учеников 1-5 классов. Ребята с интересом слушали о том, что птицы нуждаются в помощи человека. Каждый может сделать кормушку и не дать погибнуть нашим пернатым друзьям. Среди учащихся объявлен конкурс на лучшую фотографию "Моя кормушка". Победители будут награждены грамотами и подарками.
-
Җиңү паркында кышкы бәйрәм 05.01.2018

Арча шәһәренең җиңү паркында 5нче гыйнвар көнне бик күп кеше җыйналды - монда "Зимние забавы" исемле бәйрәм узды. Безнең 6нчы номерлы мәктәп коллективы да бу чараларда актив катнашты.
-
Стадионда ял иттеләр 05.01.2018

5нче гыйнвар Арчада уздырылган бәйрәмнәргә бай булды. Җиңү паркында да, үзәк стадионда да кышкы уеннар һәм ярышлар уздырылды. Безнең 6нчы номерлы мәктәп укучылары һәм укытучылары район уздырган барлык чараларда да актив катнаштылар.
-
Безнең укучылар Кыш бабай резиденциясендә булдылар 05.01.2018

5нче гыйнвар көнне автобуска төялеп безнең 6нчы мәктәп укучылары Кыш бабайның резиденциясенә юл тоттылар. Балаларны Кыш бабай һәм Кар кызы каршы алдылар, алар белән төрле кызыклы чаралар уздырдылар. Мондый бәйрәмгә оештырып алып барганнары өчен балалар үзләренең класс җитәкчеләренә Гөлнар Ахкамовна белән Гөлзирә Вазиховнага рәхмәтлеләр.
-
Стадионында чаңгы ярышлары узды 05.01.2018

5нче гыйнвар көнне Арча шәһәре стадионында чаңгыда узышу буенча эстафета ярышлары булып узды. Ярышлар кызлар командалары һәм егетләр командалары арасында узды. Эстафетада Арчаның 6нчы номерлы мәктәп командасы да катнашты.
-
Оренбург өлкәсе татарлары бездә кунакта 04.01.2018

Оренбург өлкәсе Татар Каргалысы авылыннан безнең район белән танышырга мәктәп укучылары һәм укытучылардан торган делегация килде. Кунаклар Арчада төзелгән яңа 6нчы номерлы мәктәптә булдылар. Яңа заман таләпләренә туры китереп төзелгән мәктәпне күреп таң калдылар.
-
Оренбургтан кунаклар яңа мәктәпкә агыла 04.01.2018

Оренбург өлкәсе Татар Каргалысы авылыннан укучылар һәм укытучылардан торган делегация килеп китүгә күп тә узмады, безнең 6нчы номерлы мәктәп ишекләрен киң итеп ачып шул ук җирлектән килгән җитәкчеләр һәм эшмәкәрләр килеп керделәр. Алар районыбызның эшмәкәрләре һәм авыл җирлекләренең эшчәнлеге белән танышып йөргәннәр. Көн азагында безнең яңа заман таләпләре белән төзелгән мәктәпне дә карап чыгарга уйлаганнар. Мәктәп диреторы Мухамадияров Р.Д. аларны яңа бина белән таныштырды.
-
Баскетбол ярышлары. 04.01.2018

4нче гыйнварда «Арча» спорт комплексында 2006—2009 елгы малайлар арасында баскетбол буенча ачык турнир булды. Ярышларда Арчаның 6нчы мәктәбе командасы да катнаштып 3нче урынны яулады. Катнашучыларның барычсына да «Арча» спорт комплексының медальләре һәм грамоталары белән бүләкләнделәр.
-
"Яңа ел тамашасы" спектакле 03.01.2018

Бүген, 3 нче гыйнвар көнне, Арча мәдәният йортында балалар өчен “Яңа ел тамашасы” исемле спектакль күрсәтелде. Спектакльне Арча педагогия көллияте студентлары куйды. Әлеге чарада безнең мәктәптән 3-4 нче класс укучылары һәм ата-аналары катнашты. Балаларга бик ошады, алар канәгать калды.













