Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | S3.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Мәктәп театр коллективлары бәйгесендә катнаштык 14.02.2025

13 февраль көнне хәрби – патриотик тематикага багышланган «Ватанны саклаучыларга багышлана» дип аталган мәктәп театр коллективлары арасында бәйге үтте. Аның максаты - балаларның һәм яшүсмерләрнең иҗади сәләтләрен үстерү, яшь буынга патриотик тәрбия бирүне ныгыту.Безнең мәктәпнең «Бөреләр» театр коллективы Муса Җәлил әсәрләре буенча куелган «Сугыш кайтавазы» спектаклен күрсәтте. Геройлар ролендә 4Б сыйныфы укучылары-Аблиева Гүзәл, Бариев Рәсим, Гайфуллина Азалия, Гатауллина Ралина, Гыйльмуллина Залина, Журамуратова Табассум, Журамуродова Фарзона, Журамуратов Иброхимжон, Закирова Алина, Мөхәммәтҗанов Ринат, Хәйруллина Ралина, Хәлиуллина Азалия, Хәйруллина Адилә, Юнысова Илина. Театр түгәрәге җитәкчесе Шакирова Рузалия Тәлгать кызы.
-
Бөек шагыйрьгә багышланган "түгәрәк өстәл" 14.02.2025

Халыкара туган тел көне айлыгының планы нигезендә, “Туган телем сагында” акциясе кысаларында, февраль аенда Муса Җәлил иҗатына багышланган сыйныфтан тыш чаралар, ачык дәресләр циклы үткәрелә. 14 нче февральне 3нче В сыйныфында Муса Җәлил иҗаты буенча түгәрәк өстәл узды. Укучылар үзләре туплап килгән мәгълүматлар белән сыйныфташларын таныштырдылар. М.Җәлил музейлары турында чыгыш ясадылар, видеолар карадылар. Әлеге чара М.Җәлилнең ижади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү максатыннан чыгып оештырылды.
-
Готовимся в школу 14.02.2025

Школа и детский сад – два смежных звена в системе образования. Наша школа является начальной школой и детским садом, как бы два в одном, что дает возможность для активной работы по преемственности. Цель нашей работы по преемственности – подготовить ребенка – дошкольника к успешному восприятию школьной программы, развить у него словесно-логическое мышление, воображение, дать стимул к познанию окружающего мира, обеспечить условия, направленные на сохранение здоровья, эмоционального благополучия и на развитие индивидуальности каждого ребенка. Для того, чтобы повысить мотивацию детей дошкольной группы к обучению в школе, в течение года регулярно устраиваем экскурсии: на территорию школы, в школьную библиотеку, спортивный зал, в школьный музей и обязательно в будущий класс.
Вот и сегодня ребята из подготовительной группы детского сада побывали на занятии в школе. С ними занимательный урок провела Зарипова Гульназ Наилевна. Ребята всегда с удовольствием посещают нашу школу. Такая совместная работа учителей и воспитателей дает возможность перехода из детского сада в начальную школу безболезненным и успешным. -
Герой шагыйрь-Муса Җәлил 12.02.2025

Герой - шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 119 ел. Ул татар шигърияте түрендә иң якты янган йолдызларның иң зурысы. Аның иҗат җимешләре һәм андагы рухи яктылык − безнең горурлыгыбыз. Халыкара туган тел көне айлыгының планы нигезендә, “Туган телем сагында” акциясе кысаларында, 13нче февральне 2 нче Б сыйныфында “Муса Җәлил - потриот шагыйрь” темасына уку дәресе уздырылды. Татар теле укытучысы балаларга шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, батырлыгы турында сөйләде. Аның китапларыннан тупланган күргәзмә белән таныштырды. Шагыйрьнең шигырьләре буенча куелган мультфильм карадылар. Дәреснең максаты: М. Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты белән танышу, укучыларда патриотик хис тәрбияләү.
-
Арча йолдызлары-2025 11.02.2025

11 февральдә Арча балалар сәнгать мәктәбенең концертлар залында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына багышланган «Арча йолдызлары – 2025» эстрада сәнгате конкурс - фестиваленең ярымфиналы узды. Безнең мәктәптән «Нам нужен мир» һәм «Туган илем» җырлары белән «Хыял» вокаль ансамбле уңышлы чыгыш ясады. Талантлар йолдызлыгы-ул бәйрәм, аралашу шатлыгы,яңа иҗади уңышлар! Ул катнашучыларга зур тәҗрибә һәм үзләрен профессиональ сәхнәдә күрсәтү мөмкинлеге бирә.
-
Китап күргәзмәсе 10.02.2025

Халыкара туган тел көне алдыннан мәктәп китапханәсендә «Әдәби кунак бүлмәсе» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә төрле татар авторларының шигырьләре, әкиятләре һәм хикәяләре тәкъдим ителде. Китапханәче балаларны Г.Тукай, М. Җәлил, Р. Миңнуллин, Х. Халиков, А. Алишның халык әкиятләре, татар халык җырлары җыентыклары, энциклопедияләр, сүзлекләр һәм башка бик күп шигырьләр җыентыклары белән таныштырды. Чара барышында укучылар күргәзмәдә тәкъдим ителгән шагыйрьләрнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Балалар фикеренчә, татар язучыларының әсәрләре бай татар теленең җанлылыгы һәм гүзәллеге белән ләззәтләнергә мөмкинлек бирә. Бу әсәрләр ихласлык, намуслылык, рухилык, гуманлылык, иҗекнең сәнгатьлелеге, шулай ук авторларының йомшак юморы белән аерылып тора.
-
День российской науки 08.02.2025

8 февраля ежегодно отмечается День российской науки, который был учрежден Указом президента Российской Федерации от 7 июня 1999 года. Наука – это сила, дающая прогресс, движение, развитие во всех сферах жизни: медицина, образование, экономика, производство. Достижения ученых выводят человечество на новый уровень жизни, повышая ее качество. И в нашей школе прошли мероприятия, приуроченные ко Дню российской науки, где ребята познакомились с историей этого знаменательного дня, узнали, как российская наука развивалась на протяжении веков, и услышали о выдающихся ученых, чьи открытия изменили мир. А также ребята попробовали себя в роли ученых и с интересом провели несколько экспериментов. Было весело и познавательно!
-
Татарстан Республикасы гербы көне 07.02.2025

Бүген Татарстан Республикасы гербы көне. Татарстан гербын раслау көне-республикабызның рәсми рәвештә билгеләнгән истәлекле көннәренең берсе, ул 1992 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Югары Советы карары белән теркәлгән. Герб Татарстанның көчле, тарихи һәм мәдәни аңлатмаларын берләштерә. Татарстан гербында республика флагының барлык төсләре — ак, яшел, кызыл — күрсәтелгән, бу халыкның һәм тарихның дәвамчанлыгын аңлата. Бүген безнең мәктәптә Республикабыз гербын кабул итү көненә багышланган "Герб — Татарстан дәүләтчелеге символы" темасына тәрбия сәгате үткәрелде. Балалар гербтагы символиканың мәгънәсе, аның тарихы белән таныштылар, Татарстан Республикасы символларын кабатладылар. Балалар татар флагы төсләренең әһәмияте, ни өчен ТР гербында нәкъ менә Янтыгында түгәрәк калкан һәм уң алгы тәпие күтәрелгән канатлы барс сурәтләнгәнлеге турында белделәр. Шулай ук Татарстан Республикасы гимны турында да сөйләштеләр.
-
Халыкара туган телләр айлыгы башланды 06.02.2025

Һәр халыкның – үз тарихы, үз гореф-гадәтләре, үз теле. Һәркемгә туган телен саклау, аны киләчәк буынга исән-имин җиткерү максаты мөһим булырга тиеш. Безнең мәктәптә Халыкара туган телләр көненә багышланган айлык башланып китте. Бүген беренче сыйныф укучылары өчен “ Дөньяда иң матур тел – ул минем туган телем!” исемле чара уздырылды. Бу чарага күп еллар безнең мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты укыткан ветеран-укытучы Миңнемуллина Наилә Динуловна чакырылды. Ул укучыларны үзенең шигырьләре тупланган китап җыентыклары белән таныштырды. Шигырьләрен рус һәм татар телендә укып күрсәтте, балаларның сорауларына җаваплар бирде.
-
Открытие Года защитника Отечества 04.02.2025

Указом Президента Российской Федерации от 16.01.2025 № 28 "О проведении в Российской Федерации Года защитника Отечества", в целях сохранения исторической памяти, в ознаменование 80-летия Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 годов, в благодарность ветеранам и признавая подвиг участников специальной военной операции, 2025 год объявлен Годом защитника Отечества.
Сегодня в нашей школе прошло официальное открытие Года защитника Отечества. На мероприятии присутствовали методист Управления образования исполнительного комитета Арского муниципального района и руководитель местного отделения "Молодая гвардия" Алия Ильсуровна Файзрахманова, руководитель Арской районной общественной организации воинов-афганцев и других участников локальных воин "Боевое братство" Сергей Лимусович Багаутдинов, председатель Совета ветеранов Арского муниципального района Рамзия Шариповна Хамидуллина. Главными героями мероприятия были мама и бабушка Иванова Ильнура Алексеевича, который геройски погиб в зоне СВО. Ильнур был выпускником нашей школы. Очень много теплых слов прозвучало в адрес героя. Ильнур всегда будет в нашей памяти!
Историей жизни своего супруга, который в данный момент служит в зоне СВО, поделилась воспитатель нашего детского сада Хакимова Равиля Равилевна. Равиля Равилевна со слезами на глазах рассказывала о большом желании своего мужа служить в зоне СВО и защищать свою Отчизну от врага.
Ученица 4 класса Шамеева Самина - победительница конкурса II Республиканских Яруллинских педагогических чтений, посвященный 80-летию Победы в ВОВ, с гордостью рассказала о своем прадедушке. Шамеев Шавкат Залялович -ветеран Великой Отечественной войны, замечательный педагог, который свою жизнь посвятил родному Арску.
Выступления учащихся и педагогов создали теплую душевную атмосферу. В зале присутствовали наши уважаемые ветераны школы, родители и учащиеся.
Сегодняшнее мероприятие никого не оставило равнодушным, у многих наших зрителей на глазах были слезы. Основным лейтмотивом этого мероприятия является выражение глубокой признательности тем, кто защищал и продолжает защищать суверенитет и безопасность нашей Родины.










