Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | S3.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
Котлыйбыз! 21.02.2025

Арча муниципаль районы мәгариф идарәсе планы нигезендә, 21 нче февраль –Халыкара туган тел көне уңаеннан , 6нчы урта гомуми белем мәктәбе базасында «Тел- күңел көзгесе» шигырь укучылар бәйгесе уздырылды. Мәктәбебезнең 2А сыйныф укучысы Назмиев Рафаил шушы бәйгедә уңышлы чыгыш ясап, 3 урынга лаек булды.Җитәкчесе -Сабирова А.Ф. Котлыйбыз, тагын да зур уңышларга ирешергә телибез!
-
21 февраль – Халыкара туган тел көне 21.02.2025

Халыкара туган телләр көненә багышланган айлык планы нигезендә, Сабирҗанова А.Ф. 3 нче сыйныфлар өчен “Туган телем – Тукай теле” исемле дәрес-викторина үткәрде. Бу дәрестә укучылар Россия күпмилләтле ил булуына инандылар. Укучылар төрле милләтләрнең киемнәрен киеп, шул милләтләр турында әзерләгән чыгышларын күрсәттеләр. Мәктәптә күп төрле милләт балалары укысалар да, алар татар телен яратып өйрәнәләр. Үзләренең белемнәрен төрле биремнәр үтәгәндә күрсәттеләр. Уен-дәреснең максаты укучыларда туган телгә, татар теленә, әдәбиятны тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту; белемнәрен тирәнәйтү, иҗади сәләтләрен үстерү; милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү, халкыбызның бай, рухи мирасын барлауга ихтыяҗ тудыру булды.
-
Әдәбият-серле дөнья 20.02.2025

Халыкара туган телләр көне айлыгы, “Туган телем сагында” акциясе кысаларында “Әдәби кунак бүлмәсе” исемле түгәрәк өстәл уздырылды. Бу чарага махсус ветеран - укытучы, шагыйрә Миңнемуллина Наилә Динулловна һәм мәктәпнең иҗат белән кызыксынучы укучылары чакырылды.
“Иҗат ул – күңел рәхәтлеге. Ә менә сезнең иҗат юлыгыз ничек башланып китте?”- соравына җавап бирү белән башланды әңгәмә. Остаз укытучы шигырь иҗат итү үзенчәлекләре, серләре турында сөйләде, үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мондый чаралар уздыру балаларга милли төбәкнең үзенчәлекләрен аңлатырга, туган җирең, аның кешеләре, тарихы белән горурланырга өйрәтә. -
"О героях Отечества" -- конкурс чтецов 19.02.2025

В рамках Года защитника Отечества и рамках месячника военно-патриотического воспитания, в нашей школе прошёл конкурс чтецов "О героях Отечества". Ребята с гордостью прочитали стихи о мужестве, доблести и славе защитников Родины, о настоящих мужчинах и о простых мальчишках – защитниках своей страны. Конкурсанты проявили умение чувствовать красоту и выразительность поэзии, умение владеть интонацией, жестами и мимикой передать свое отношение к содержанию стихотворения. Конкурс прошел в теплой творческой атмосфере. Зрителям понравились эмоциональность исполнения и артистичность юных чтецов. Проведение такого конкурса воспитывает чувство любви и гордости к историческому прошлому своей Родины, развивает личность каждого ученика и его индивидуальные способности.
-
Якташ язучыларыбыз турында әңгәмә 18.02.2025

Халыкара туган тел көне айлыгының планы нигезендә , 18 нче февральдә 4 нче Б сыйныфы укучылары өчен “Татарстан язучылары” исемле, Г.Тукай, Г. Ахунов, М. Мәһдиев, Ш. Мәрҗәнинең истәлегенә багышланган, әңгәмә узды. Укучылар якташ язучыларның тормыш юллары, иҗатлары белән таныштылар. Аларның китапларыннан тупланган почмак булдырылды, Г.Тукайның әсәрләре буенча ясалган рәсем күргәзмәсе оештырылды. Әлеге чараларның максаты якташ язучыларның иҗатын тирәнтен өйрәнү һәм пропагандалау, укучыларда халкыбызның тарихы, мәдәнияте, милли үзенчәлекләренә карата кызыксыну тудыру, балаларда әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү иде.
-
Туган телне яхшы бел! 17.02.2025

Туган тел! Бу сүз һәркем өчен кадерле, газиз. Чөнки тел- тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Шуның өчен дә туган телне кадерләп саклау, үстерү – һәр кешенең изге бурычы. Туган тел көне уңаеннан безнең балалар бакчасында «Түбәтәйне бизә!», «Әкиятне бел!» исемле дидактик уеннар уйналды. Габдулла Тукай әсәрләре буенча мультфильмнар каралды. Герой шагыйрь М.Җәлилнең туган көне уңаеннан балалар шагыйрьнең иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен тыңладылар, фикер алыштылар. Шулай ук кечкенәләр үз телләрендә шигырьләрне дә бик теләп өйрәнәләр. Киләчәктә балаларыбыз үз телләрендә саф, матур итеп сөйли белсеннәр, әдәбиятны яратып, илебезнең батыр уллары белән кызыксынып, горурланып үссеннәр иде.
-
День рождение Мусы Джалиля 15.02.2025

Советскому поэту из Татарстана Мусе Джалилю 15 февраля исполняется 119 лет со дня рождения.
В школьной библиотеке организована книжная выставка «Муса Җәлил -талантлы шәхес һәм герой шагыйрь», посвященная жизни и творчеству поэта-героя. Выставка призвана напомнить современному поколению о подвиге Мусы Джалиль. Школьный библиотекарь рассказала учащимся 2-4 классов о творческом пути, биографии и подвиге поэта-патриота во время Великой Отечественной войны.
Джалиль ушел из жизни слишком рано, но все же он успел сказать многое из того, что хотел, что подсказывало ему его неукротимое сердце. Нет, не затерялись его следы на дорогах большой войны. Он вернулся на родину. Мужество и талант как бы переплелись и слились в едином стремлении отдать все народу, Отчизне. -
Памятная дата 15.02.2025

Начиная с 2011 года в России 15 февраля отмечается важная памятная дата — День памяти о россиянах, исполнявших служебный долг за пределами Отечества. Он утвержден Федеральным законом № 320-ФЗ «О внесении изменений в статью 1.1 Федерального закона «О Днях воинской славы и памятных датах России», подписанным Президентом РФ 29 ноября 2010 года. Ранее дата неофициально отмечалась как День воина-интернационалиста. Сегодня в нашей школе состоялась торжественная линейка, посвященная Дню памяти о россиянах, исполнявших служебный долг за пределами Отечества и 36-ой годовщине вывода советских войск из Республики Афганистан. Мы почтили память всех, кто с честью и достоинством выполнял свой долг, защищая честь нашей страны. Линейка началась с исполнения гимна Российской Федерации. Минутой молчания мы почтили светлую память всех погибших. В рамках церемонии ученики 3 классов рассказали стихи, вокальный ансамбль «Хыял» исполнил песню «Нам нужен мир». Вечная память всем, кто погиб, исполняя свой служебный долг!
-
Бүген бөек шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне 15.02.2025

Бүген, 15 февральдә, герой - шагыйрь Муса Җәлилнең (1906-1944) тууына 119 ел була. Шул уңайдан безнең мәктәптә Муса Җәлилне искә алу чаралары уздырылды. Ул татар халкының бөек шагыйре, Советлар Союзы Герое. Халыкара туган тел көне айлыгының планы нигезендә, “Туган телем сагында” акциясе кысаларында, 15нче февральдә 2 нче А сыйныфында “Муса Җәлил – талантлы шәхес һәм герой шагыйрь” темасына уку дәресе уздырылды. Татар теле укытучысы балаларга шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, батырлыгы турында сөйләде. Аның китапларыннан тупланган күргәзмә белән таныштырды. Укучылар үзләре әзерләп килгән шигырьләрен яттан сөйләделәр. Әлеге дәресне уздыруның максатлары булып, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру, аның туган илгә тугрылык хисе белән сугарылган шигырьләренең тарихи әһәмиятен ачыклау һәм укучыларда туган илне ярату, патриотизм хисләре тәрбияләү иде.
-
Мәктәп театр коллективлары бәйгесендә катнаштык 14.02.2025

13 февраль көнне хәрби – патриотик тематикага багышланган «Ватанны саклаучыларга багышлана» дип аталган мәктәп театр коллективлары арасында бәйге үтте. Аның максаты - балаларның һәм яшүсмерләрнең иҗади сәләтләрен үстерү, яшь буынга патриотик тәрбия бирүне ныгыту.Безнең мәктәпнең «Бөреләр» театр коллективы Муса Җәлил әсәрләре буенча куелган «Сугыш кайтавазы» спектаклен күрсәтте. Геройлар ролендә 4Б сыйныфы укучылары-Аблиева Гүзәл, Бариев Рәсим, Гайфуллина Азалия, Гатауллина Ралина, Гыйльмуллина Залина, Журамуратова Табассум, Журамуродова Фарзона, Журамуратов Иброхимжон, Закирова Алина, Мөхәммәтҗанов Ринат, Хәйруллина Ралина, Хәлиуллина Азалия, Хәйруллина Адилә, Юнысова Илина. Театр түгәрәге җитәкчесе Шакирова Рузалия Тәлгать кызы.










