Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | S3.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
"Бу дөнья күп телле"
10.03.2021
Туган еллар һәм халыклар бердәмлеге елы" кысаларында мәктәбебез ктапханәсендә һәрдаим китап күргәзмәләре эшләп килә. Укучылар төрле телләрдә язылып бастырылган китаплар һәм алаврның авторлары белән таныша алдылар. -
"Бәйрәм концерты"
05.03.2021
Урамда яз җилләре исә. Яз битләребезгә дә, хисләребезгә дә үзенең җылысын өрә. Яз үзенең сихри көчләре белән кешеләр күңеленә үк үтеп керә: җан, рухка ниндидер көтелмәгән куаныч иңәр төсле, бәхет-шатлыкка юл ачылыр сыман… Бүгенге бәйрәм концерты да нәкъ шушы рухта узды. Бүгенге бәйрәм рухы өчен Икенче сыйныф укучыларына һәм аларның сыйныф җитәкчеләренә (Гиниятова Г.Т., Зайнуллина Р.Ф., Хакимова Ю.И.) зур рәхмәтебезне белдерәбез! -
"Әниләр бәйрәме" 04.03.2021 Бүген уртанчылар төркемендә әниләр бәйрәме үткәрелде.Балалар төрле биюләр биеделәр,матур итеп шигырьләр сөйләделәр.Без дә кадерле әбиләребезне , әниләребезне якынлашып килүче 8 нче март - халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз!

-
"БЕЗ БЕРГӘ"
04.03.2021
"Без бергә" республика халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабы узды. 2 нче А сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Гиниятова Г.Т.) "Вокал" номинациясендә һәм 3 нче В сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Галәветдинова Г.И.) гамәли сәнгать күргәзмәсен тәкъдим итте. -
"ЙОЛДЫЗЛЫК _ 2021"
03.03.2021
Бүген Арча мәдәният йортында "Йолдызлык 2021" фестиваленең гала-концертында 3 нче "А" сыйныф укучысы Гаптелбаров Ранель дә катнашты. Алга таба да уңышлар телибез! -
"ЮИД мы молоды"
02.03.2021
Отряд ЮИД нашей школы присоединяется ко Всероссийскому челленджу "ЮИД мы молоды".6 марта, на высокой ноте,
С огромным опытом побед,
ЮИД - отряды при народе -
Отпразднует свой день!
-
Татар орнаментлары 01.03.2021 Уртанчылар төркеменә йөрүче балалар татар орнаментлары белән таныштылар."Түбәтәй"аппликациясе буенча коллектив эш башкардылар.

-
"Күп укыган, күп белгән"
01.03.2021
Мәктәбебез укучылары балалар өчен чыга торган газета-журналларны көтеп алалар. Аларның һәр санын күзәтеп баралар, матур мәкаләләрен, әкиятләрен укып баралар. Балалар өчен үткәрелә торган төрле бәйгеләр белән танышалар. -
"Туган телләрнең салават күпере"
01.03.2021
4 нче сыйныф укучысы Гарипов Мурат Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган "Туган телләрнең салават күпере" интернет-акциясендә катнашты һәм сертификат белән бүләкләнде. -
"Казан арты - минем туган ягым!"
27.02.2021
Бүген мәктәбебездә яшь язучы, якташ язучы, Татарстан язучылар берлегенең әгъзасы Феоктистова Олеся Михайловна белән очрашу кичәсе узды. Бик җылы, иҗади һәм күңелләрдә калырлык кичә булды. Укучылар язучының тормыш юлы, иҗаты һәм дөнья күргән китаплары белән таныштылар. Олеся Михайловна укучылар белән җанлы әңгәмә оештырды, ничек иҗат итә башлавын сөйләп узды, әле беркая да басылмаган, яңа гына язылган әкиятләре белән уртаклашты. Укучыларда әдәбиятка һәм иҗатка карата зур кызыксынып уята алды. Вакыт табып очрашуга килүегез өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез!










