Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | S3.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Инглиз теленнән ачык дәресләр
22.04.2021
Туган телләр атналыгы уңаеннан 2 нче А һәм 3 нче А сыйныфларында Хисматуллина Зилә Хисмәтулла кызы һәм Фазылҗанова Айгөл Камил кызы инглиз теленнән ачык дәрес уздырдылар. -
"Җәяүле сәяхәт"
21.04.2021
Туган телләр атналыгы уңаеннан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйруллина Айгөл Рәдиф кызы ! Б һәм 1 В сыйныф укучылары өчен Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буйлап "Җәяүле сәяхәт" дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрде. -
Туган телләр атналыгын башлыйбыз
20.04.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, Габдулла Тукайның 135 еллыгы уңаеннан 20 нче апрельдән 27 нче апрельгә кадәр "Туган телләр атналыгы" игълан ителде. Атналыкның максаты: - Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү;
- Туган телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү;
- Туган телнең матурлыгын күрә, тоя белергә өйрәтү.
-
"Субботник - ЭкоВесна - 2021"
17.04.2021
Субботник – это, в первую очередь, праздник - праздник чистоты, порядка и хорошего настроения. Отложив на время привычные обязанности, коллектив вышел на улицу и привели в порядок прилегающую территорию. Работа на свежем воздухе доставила всем массу радости и удовольствия. Субботник прошёл весело и плодотворно. -
Уртанчылар төркемендә ачык ишекләр көне 16.04.2021 Бүген уртанчылар төркемендә ачык ишекләр көне үткәрелде.Балаларның балалар бакчасында ниләр белән шөгыльләнгәнен карарга әти-әниләр комитетыннан да вәкилләр дә килгән иде.Тәрбиячеләр сөйләм үстерү , музыка һәм рәсем шөгыльләре күрсәттеләр.

-
"Татар халык җырлары"
15.04.2021
"Татар халык җырлары - милләтебезнең моңлы хәзинәсе" районкүләм җыр бәйгесендә 2 А сфйныф укучылары (сыйныф җит. Гыйниятова Г.Т.) "Яшь авазлар" номинациясендә җиңү яуладылар. Котлыйбыз! -
ЭКОВЕСНА - 2021
15.04.2021
Сегодня наша школа приняла активное участие в проведении районного экологического мероприятия в рамках республиканской акции "ЭкоВесна-2021" -
"Татар халык йолалары һәм бәйрәмнәре"
14.04.2021
Бөек татар халкын, бай тархихын,
Гасырлардан килгән мирасын,
Калдырасы иде яшь буынга,
Һәрбер кеше барлап соклансын!
Гореф- гадәтләрне, җыр- биюне,
Сабан туен, Җыен, Нәүрүзен,
Белсен иде җирдә һәрбер бала
Әнисеннән алган үз телен!
Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Моның өчен һәр бала үз гаиләсенең, туган җиренең тарихын белергә, шуның аша халыкка якынаерга тиеш. Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен, кешеләрнең яшәү рәвешләрен, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтылган. Тормыш–көнкүрештә билгеле бер йолалар үтәү, гореф-гадәтләрне тоту һәм бәйрәмнәр үткәрү барлык милләтләргә дә хас. Ул әлеге милләт мәдәниятенең мөһим бер өлеше булып исәпләнә. Гореф-гадәтләр борын-борыннан халык тарафыннан үтәлеп килә торган бәйрәмнәрне, йолаларны үз эченә ала. Билгеле бер йолаларның үтәлеп килүе җәмгыятьне дә тотрыклы итә, алардан башка халык тулы кыйммәтле тормыш белән яши алмый.
Кыскасы, безнең максатыбыз туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдыру, бөек милләт булып яшәвебезне дәвам итү. Шушы максат белән 1 нче В сыйныф җитәкчесе Чугунова Әлфия Хәким кызы "Татар халкының бәйрәмнәре һәм йолалары" дигән темага сыйныф сәгате уздырды. -
Зурлар төркемендә ачык ишекләр көне 14.04.2021

Бүген балалар бакчасының зурлар төркемендә ачык ишекләр көне уздырылды.Кунакка ата-аналар комитеты вәкилләре килде.Тәрбиячеләр тарафыннан математика буенча "Математика иленә сәяхәт" ,әйләнә - тирәдән "Кояш,су һәм һава - безнең иң якын дуслар" темаларына шөгыльләр күрсәтелде.Режим моментында балалар "Чума үрдәк,чума каз" , " Түбәтәй" кебек татар халык уеннары уйнадылар.Соңыннан балалар әкият геройлары булып ," Әни була бер генә" исемле театраль күренеш күрсәттеләр.
-
"ӘЛИФБА " муззенда
14.04.2021
Озынайтылган көн группасы укучылары Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә урнашкан "Әлифба" музенда кунакта булдылар. Музей җитәкчесе Дамир Таҗиев кечкенә яшьтәге укучылар өчен бик аңлаешлы һәм кызыклы итеп музей тарихы һәм музейдагы экспонатлар белән таныштырды. " - Әйе, музейның даны еракларга таралган, – диде Әлифба музее җитәкчесе Дамир Таҗиев. – Безгә дип махсус атап килүчеләр дә бар. Безнең музей – Әлифбалар тарихы гына түгел ул, ә ата-бабаларыбызның ничек итеп гыйлем үрләрен яулаулары турында да".










