МБДОУ «Старотурналинский детский сад Арского муниципального района РТ»/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Иске төрнәле балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422019, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Старые Турнали, ул. Комсомольская, д.68 |
| Телефон: | 8(84366) 51-6-57 |
| E-Mail: | dssturnali.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Старотурналинский детский сад" |
| Руководитель: | Евсеева Эльвира Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 11 воспитанников/ 11 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 педагог/ 1 педагогик хезмәткәр |
Милли тәрбия бирүдә халык -авыз иҗатының роле
Опубликовано: 14.02.2022Без балалар бакчаларында милли тәрбия бирүне халык авыз иҗатыннан, фольклорыннан башка күз алдынада китереп булмыйдип уйлыйбыз. Милли тәрбия, туган тел чыганагы булган фольклор әсәрләрен өйрәнү балаларның тел байлыгын, фикерләү сәләтен үстерә. Балаларны әйләнә- тирә белән, табигать һәм табигать күренешләре белән таныштыруда, эстетик, физик һәм хезмәт тәрбиясе бирүдә халык авыз иҗатының роле әйтеп бетергесез. Татар халык авыз иҗаты үз эченә күп төрле жанрларны ала: әкият, табышмак, мәкаль һәм әйтем .Татар халкы әкиятләргә бай халык. Әкиятләр кешенең гүзәллеген, сафлыгын, хыялларын чагылдыра. Аларда белем алу, һөнәр өйрәнү, дуслык, батырлык, үзара ярдәмләшү кебек күркәм сыйфатлар турында сөйләнә. Әкиятләр балаларда матурлыкка, изге эшләргә соклану, усаллыкка, явызлыкка нәфрәтләнү, шулай ук яклаучысызларны, ятимнәрне кызгану, кайгырту кебек хисләр тәрбияли. Татар халык авыз иҗатында шактый киң урын алган, тормышта нык таралган һәм хәзерге көндә дә еш кулланыла торган жанр – ул мәкальләр һәм әйтемнәр. Милләтебезнең тормыш тәҗрибәсе, дөньяга карашы, тирән акылы, әхлак нормалары мәкальләрдә тулы чагыла. Матур һәм тирән мәгънәле итеп әйтелгән мәкальләрне балалар да яратып кабул итәләр, исләрендә калдыралар һәм үзләре дә кулланалар. Табышмак – табигать дөньясындагы, халыкның тормыш- көнкүрешендәге барлык җанлы һәм җансыз әйберләрне, күренешләрне, исемен атамыйча, читләтеп сүрәтләүгә корылган, я булмаса, шаян сорау рәвешендә төзелгән, күп очракта шигъри формага салынган кечкенә кү- ләмле халык авыз иҗаты әсәре. Балалар бакчасында табышмакларга зур игътибар бирәбез. Аларны теләсә кайсы шөгыльдә урынлы файдаланабыз. Табышмаклар балаларга өстәмә мәгълүмат бирә, тормышны танып белергә, зирәк, тапкыр булырга өйрәтә, игътибарлылык, күзәтүчәнлек сыйфатлары тәрбияли, эзлекле һәм образлы фикерләү сәләтен үстерә, тел байлыгын арттыра. Халык авыз иҗатын тагы да тирәнтен өйрәнү максатыннан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче Рәзинә апалары белән авыл китапханәсенә юл тоттылар. Китапханә ишеген ачып керү белән, аларны китапханәче Илвира апа елмаеп каршы алды алды. Балаларны халык авыз иҗатына багышланган китап күргәзмәсе , яңа кайткан китаплар белән таныштырды.
К списку новостей












